Роспотребнадзор Чаллыда узган Niletto концертыннан соң тикшерү башлаган
Башкаручы үзенең Instagram битендә хәбәр иткәнчә, аның концертын Чаллыда 35 мең кеше караган.
Чаллыда шимбә көнне күп меңле тамашачы җыйган Niletto концертын оештыручылар Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү буенча территориаль бүлегенә чакырылган.
Башкаручы үзенең Instagram битендә хәбәр иткәнчә, аның концертын Чаллыда 35 мең кеше караган. Концерттан соң социаль челтәрләрдә урнаштырылган күпсанлы видеоларда күренгәнчә, концертта беркем дә социаль дистанцияне сакламаган, һәм беркем дә битлек кимәгән.
"Сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау өчен чараны оештыручылар Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлегенә чакырылган. Аларның гамәлләрендә административ хокук бозу булу-булмау турындагы мәсьәлә каралачак.
Шәһәр мэриясендә киңәшмә барышында Роспотребнадзоның территориаль бүлек башлыгы Илгизәр Бариев, оештыручылар социаль дистанцияне һәм башка санитар-эпидемиологик чараларны тәэмин итә алмаган очракта, мондый чаралар үткәрү ярамаганлыгын билгеләп үтте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ачык һавада чаралар үткәрү өчен турыдан-туры тыюлар булмавын әйтә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев