Логотип Идель
Эксклюзив

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстанга килде

Корпус заманача югары технологияле медицина җайланмалары, шул исәптән ясалма сулыш алдыру аппаратлары, компьютер томографиясе һ.б. белән җиһазландырылган.

Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинның республикага сәфәре Казанда – Татарстанның йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын төзү мәйданчыгы белән танышудан башланды.

фото: Салават Камалетдинов

Аның белән бергә объектны төзү барышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин тикшерде.

15 мең квадрат метр мәйданлы, дүрт катлы хастаханәне август аенда ачарга планлаштыралар, хәзер биредә тәмамлау эшләре бара. Билгеле булганча, әлеге хастаханә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кысаларында апрель ахырыннан төзелә башланды. Төзелеш 2,2 гектар күләмендәге мәйданда алып барыла. Корпус заманача югары технологияле медицина җайланмалары, шул исәптән ясалма сулыш алдыру аппаратлары, компьютер томографиясе һ.б. белән җиһазландырылган.

Михаил Мишустин проектны тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм аларның югары профессиональ булуларын билгеләп үтте.

"Пандемия безнең йомшак урыннарыбызны күрсәтте. Ул мондый объектны 100 көн эчендә төзергә мөмкинлек бирде. Мин моны ил өчен үрнәк итеп санарга кирәк дип уйлыйм", - диде Мишустин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев