Сабый дүрт аякланып кына үрмәли: нәни кыз песиләр белән яшәгән...
Алар барысы бергә чүп-чар тулган бүлмәдә торган яшәгән...
Мәскәү өлкәсендә песиләр белән бер өйдә яшәүче нәни кыз баланы тапканнар. Сабый ябыгып беткән булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
«Талдом шәһәренең Салтыков-Щедрин урамындагы йортта яшәүче сабыйны песиләр тәрбияләгән. Алар барысы бергә чүп-чар тулган бүлмәдә торган», диелә бу хәбәрдә.
Полиция хезмәткәрләре урамда шикле ир-атны күрә һәм аны эзәрлекләгән вакытта, ябыгып беткән балага тап була.
Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Татьяна Петрова сүзләренчә, сабыйга карап торышка 3-4 яшь. Чынлыкта бу балага алты яшь икәне ачыкланган. Бала аякларында йөрми һәм сөйләшә белми, ул дүрт аякланып кына үрмәли. Кызчык «кис-кис» дип дәшкәч кенә игътибар итә. Бала унтугыз песи белән бергә үскән.
Бала табылган көнне патруль инспекторлары урамда шикле пенсионер ир-атны очрата. Ләкин карт ир-ат хокук саклаучылардан кача. Ул өенә тәрәзә аша кереп китә. Полиция хезмәткәрләре эчкә кергәч, чүп-чар тулган бүлмәләр һәм коридорны күреп ала. Шулар арасында песиләр һәм бала була.
Баланы хастаханәгә илтәләр. Аның «опекуны» — Мәскәүдә яшәүче 65 яшьлек ир-ат хәзер күрсәтмә бирә.
чыганак: Интертат
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев