Логотип Идель
Эксклюзив

Сабый клиник үлем кичергән...

Баланың температурасы күтәрелгән, ул йөткерә башлаган, тамагына нидер кысылган кебек булган...

Гыйнвар азагында яшь әти белән әни һәм аларның өч яшьлек улы Чаллыга Волгоградтан әбиләренә кунакка килә. Сабый клиник үлем кичергән. Әлеге вакыйга турында «Челнинские известия» хәбәр итте.

Баланың температурасы күтәрелгән, ул йөткерә башлаган, тамагына нидер кысылган кебек булган. Туганнары тиз арада ашыгыч ярдәм чакырткан.

«Бар да бик тиз һәм куркыныч булды. Баланың хәле киткәннән соң клиник үлемгә кадәр өч сәгать чамасы вакыт узгандыр», — ди әни кеше.

«Ул чакта балага бик авыр иде, ул көч-хәл белән сулыш ала, ятып кына тора. Сулышы кабына башлый. Без бар да яхшы булыр дип өметләндек. Фельдшер сатурацияне үлчәде, безне хастаханәгә алып киттеләр. Табиб хезмәттәшләренә шалтыратып, катлаулы пациентны алып килүен әйтте», — дип сөйли баланың анасы. Бу турыда «Волгоград Онлайн» хәбәр итте.

Диана исемле бу хатын сүзләренчә, табиблар бик тиз һәм оста эшли. Алар тыныч булып кала, баланы да, аның анасын да куркытмыйлар.

«Ашыгыч ярдәм машинасында, кислород битлеге киюгә карамастан, баланың күз карашы артка таба китә башлады. Ул минем алдымда утыра иде, сулыш алмый башлады, кулларымда килеш сүрелеп төште. Табиблар хастаханәгә шалтыратып, тизрәк реанимация әзерләргә кушып кычкырдылар. Баланың үпкәләр шешүен, моның аллергия түгел, ә инфекция булуын әйттеләр», — ди әни кеше.

Малайны ясалма комага керткәннәр. «Дүртенче тәүлектә улымны комадан чыгардылар, аның хәлен күзәтә башладылар. Роберт аңына килде, ләкин ул карашын туплый алмады, ул үзе белән ни булганын аңламаган кебек иде. Аның хәле көннән-көн начарланды. Улымның тәне тартыша башлады. Бер көнне аның каты өянәге булды, ул тешләрен шатырдатты, теше ватылып төште, иреннәрен тешләп бетерде. Бик куркыныч булды. Улымның тәне тораташтай катты», — дип сөйли анасы.

Хәзер табиблар баланы вакыт-вакыт комадан чыгаралар һәм кабат комага җибәрәләр. Яхшылап тикшеренү таләп ителә. Кама балалар медицина үзәге баш табибы урынбасары Наталья Наговицына сүзләренчә, баланы Волгоградка күчерүне әзерлиләр, диелә хәбәрдә.

интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев