Логотип Идель
Эксклюзив

Сарымсак укларын маринадлау рецептлары

Сарымсак укларын өзәр вакыт җитте. Уңган хуҗабикәләр сарымсак укларын маринадлый яки шул килеш кенә туңдыргычка куя. Иттарткыч аша чыгарып тоз һәм сыекмай белән болгатып куючылар да бар.

Сарымсак укларын өзәр вакыт җитте. Уңган хуҗабикәләр сарымсак укларын маринадлый яки шул килеш кенә туңдыргычка куя. Иттарткыч аша чыгарып тоз һәм сыекмай белән болгатып куючылар да бар.

Без бүген сезгә берничә маринадлау ысулын тәкъдим итәбез.

1 ысул өчен: 200 грамм сарымсак угы, 400 мл су, 3 данә хуш исле түгәрәк борыч, 3 данә канәфер, 1 бал кашыгы тоз, бал кашыгы очы белән шикәр комы, 1,5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Сарымсак укларын 4-5 см итеп кисәргә, кәстрүлгә салырга, тоз һәм тәмләткечләр өстәргә, кайнап чыккан су салырга һәм 10 минут сүрән утта кайнатырга. Кәстрүлне уттан алгач аш серкәсе салырга. Сарымсак укларын стерильләштерелгән банкага тутырырга һәм маринад салып, капкач белән ябып куярга. Салкын урында сакларга.

2 ысул өчен: 800 грамм сарымсак угы, 30 грамм тоз, 40 грамм шикәр комы, 0,5 аш кашыгы лимон кислотасы, 4-5 данә хуш исле түгәрәк борыч, 2-3 штук канәфер, горчица орлыклары , 4-5 данә түгәрәк кара борыч.

Кәстрүлгә бер литр суга тәмләткечләрне салырга, утка куярга һәм кайнатып чыгарырга. Сарымсак укларын юарга һәм 4-5 см озынлыкта турарга. Стерильләштерелгән банкаларга берничә бөртек горчица салырга һәм тыгыз итеп сарымсак укларын тутырырга. Маринад кайнап чыгуга уттан алырга, лимон кислотасы салырга һәм банкаларга салып чыгарга. 10 минуттан маринадны кире кәстрүлгә салырга һәм кабат кайнатып чыгарырга. Аннары банкаларга салырга һәм капкач белән каплап куярга. Банкаларның астын өскә әйләндереп куярга, суынгач салкын урынга сакларга куярга.

3 ысул өчен: 700 грамм сарымсак угы, 600 мл су, 60 мл уксус, 20 гр. тоз, 20 гр. шикәр комы, 10 шт. кара борыч, 4 лавр яфрагы.

Маринад әзерләү: суга тоз, шикәр комы, лавр яфрагы кара борыч салып кайнатып чыгарырга. Сарымсак укларын юарга һәм 4-5 см озынлыкта кисеп турарга. Аннан банкага тутырылган уклар өстенә әзер маринадны агызырга. Уксус салып, ябарга. Суынгач салкын урынга сакларга куярга

Маринадланган сарымсак угын бәрәңге боламыгы, карабодай, токмач белән ашарга була.

Илүзә Ибәтуллина әзерләде

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев