Логотип Идель
Эксклюзив

Сәгать турында 10 кызыклы факт

Дөньяда чәчәк сәгате дә бар. Ул төрле төрдәге чәчәкләр утыртылган клумбалардан гыйбарәт.

Кешеләр беренче сәгатьләрне элек-электән үк ясаганнар (аларның сәгать механизмнарының бүгенгеләре белән уртак яклары юк). Вакытны үлчәү идеясе ниндидер дәрәҗәдә абстракт булуга карамастан, кешеләр үзләре “секунд”, “сәгать” һәм “минут”ларны кулланалар. Аларны төгәл үлчәү өчен исә төрле конструкцияле сәгатьләр уйлап табалар.

Сәгать турында 10 кызыклы факт

1. Беренче кварц сәгатьләрен 1969нчы елда Япониянең «Seiko» бренды чыгара. 
2. Дөньядагы беренче будильник XVIII гасыр ахырында ук тәкъдим ителә. Ләкин ул бары тик иртәнге дүрттә генә шалтыраган, башка вакытны сайларга мөмкинлек булмый. 
3. Дөньяда чәчәк сәгате дә бар. Ул төрле төрдәге чәчәкләр утыртылган клумбалардан гыйбарәт. Алар үзләренең биологик ритмнарына буйсынып, билгеле бер вакытта ачылалар һәм ябылалар. 
4. Манара сәгатен ремонтлау мастеры- бик сирәк һәм югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрләрнең берсе булып тора. 
5. Ни өчен сәгать теле нәкъ менә сулдан уңга таба әйләнә дип уйласагыз, бу борынгы заманнарда ук сурәтләнгән кояш сәгатьләрендәге күләгәнең шул юнәлештә хәрәкәт итүе аркасында. 
6. Беренче светодиодлы сәгатьләр узган гасырның 70нче елларында уйлап табыла. 
7. Җирдәге ун сәгатьнең алтысы Япониядә җитештерелә.
8. Хәзерге заман кешеләре смартфоннарда һәм башка җайланмаларда вакытны карарга күнеккәнгә күрә, кул сәгатьләре бары тик аксессуарга әйләнеп кала.
9. Безнең эрага кадәр 1500 елда ук борынгы мисырлыларга кояш сәгате билгеле була. 
10. Бер секунд 60 миллисекундка түгел, ә 1000гә бүленә. 

Чыганак: СТО ФАКТОВ сайты

Алинә Маликова әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев