Логотип Идель
Эксклюзив

ШАГЫЙРЬ БУЛЫП, КИТАБЫҢНЫ ТОТЫП, КАЙТСАҢ ИДЕ ТУГАН ЯГЫҢА!

Балык бистәсе районы Юлсубино авылында туган Равил Фәйзуллин инде алтмышынчы еллар уртасында ук, татар шигъриятендә мәйдан тоткан шагыйрь булып, Туган ягына кайта. Бу көннәрдә дә кайтты.

ШАГЫЙРЬ БУЛЫП, КИТАБЫҢНЫ ТОТЫП, КАЙТСАҢ ИДЕ ТУГАН ЯГЫҢА!

Авылдашыбыз шагыйрь, Татарстан Республикасының халык шагыйре, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Равил Фәйзуллинның мәктәптә укыганда ук язган шигырь юллары бу...

Балык бистәсе районы Юлсубино авылында туган Равил Габдрахман улы инде алтмышынчы еллар уртасында ук, татар шигъриятендә мәйдан тоткан шагыйрь булып, Туган ягына кайта. Бу көннәрдә дә кайтты. Республика җитәкчеләре, Татмедиа вәкилләре, Язучылар союзы әгъзалары, тагын бик күп, бик күп кунаклар белән кайтты. Сәбәбе - авылыбызда Равил Фәйзуллинга багышланган музей-салон ачылу. Зәвык белән эшләнгән, эчтәлекле музейны күпне күргән, чагыштырырга мөмкинлеге булган Казан кунаклары да кызыксынып карады, югары бәяләде. 

Мин инде Казан кунаклары арасында булсам да, Равил абыйның авылдашы, әлеге мәктәпнең (музей мәктәп бинасында урнашкан) күптәнге укучысы буларак, әлеге матур вакыйгага чын күңелдән сөенеп йөрдем. Гади татар авылында туып, гади татар мәктәбендә укып шундый зур дәрәҗәләргә ирешкән авылдашыбыз өчен куанып йөрдем. Куаныч хисләре белән горурлану, соклану хисләре дә беррәттән атлады. Равил абыйны якыннан белгән кеше буларак, бу көннәрдә аның максатчан, хәрәкәтчән, тынгысыз булуына әллә ничәнче кат шаккаттым бугай...

Өлкән яшьтә булуына да карамастан, һаман нидер оештыра, нидер эшли, үзе генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә тик тотмый – эшләттерә, селкетә...  

Әле 2019 елда үзенең 75 яшьлек юбилеен Казан Ратушасында «Гомер калейдоскобы» китабын тәкъдим итү кичәсе буларак оештырган булса, 2021 елда «Татмедиа»ның конференцияләр залында «Әхсән хатлары» китабы презентациясен уздырды. Чаралар бер көндә генә узып китсә дә, ул китапларга бихисап материаллар туплау, бастыруга әзерләү, яхшы сыйфатлы, эчтәлекле китап чыгару ай-һай күпме көч таләп иткәнен ул үзе генә белә. Әле шуның өстенә ел саен уза торган «Фәйзуллин йөзүләре»н, Татар дәүләт филармониясендә Айдар Фәйзрахманов белән берлектә оештырылган концертларны да өстәсәң, исең китәрлек... Әле моннан башка оештырган чаралары да, эшләре дә җитәрлек...

Югыйсә, башкалар кебек олпат шагыйрь булып мәктәпләрдә оештырган шигырь кичәләрендә, очрашуларда гына йөрисе бит! Юк шул, алай тыныч кына килеп утыру, 2-3 шигырь сөйләп кайтып китү Равил абыйча түгел. Ниндидер яңа форматта, башка юнәлештә эшләргә, үсәргә кирәк. Әйе, үсәргә! Бер караганда инде, үсәсе үселгән, дәрәҗәләрнең дә иң югарыларына да ирешелгән, әмма туктап калу, ял итү Фәйзуллинча түгел.

Ирексездән, 90 елларда мәчет бинасын кире кайтарырга, манарасын торгызырга ниятләп көн-төн район, Казан юлын таптаган, бертуктаусыз хатлар, мәкаләләр язган Габдрахман абый Фәйзуллин күз алдына килә... Равил абый да әтисенә охшаган: максат куя, ирешмичә туктамый, тынгысыз, булдыра, афәрин дип өстисең...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев