Логотип Идель
Эксклюзив

ШӘП ЯҢАЛЫК: РОССИЯДӘГЕ ИҢ ЗУР КЫРМЫСКА ОЯСЫ - КУКМАРА РАЙОНЫНДА!

«Бу рекордны теркәп, туган Татарстаныбыз табигатенең бик бай икәнен күрсәтергә теләдем»

«Бу рекордны теркәп, туган Татарстаныбыз табигатенең бик бай икәнен күрсәтергә теләдем»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов Россия рекорды теркәде. Россиядәге иң зур кырмыска оясы Россиянең рекордлар китабына кертелде һәм шул хакта таныклык бирелде, дип яза ул "Татар-информ" сайтына.

Россиядәге иң зур кырмыска оясы Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы чыршы урманында урнашкан икән. Ояны журналист беренче тапкыр былтыр октябрь аенда тапкан. Аның биеклеге 220-235 см (ул авыш җирдә урнашкан), диаметры 440 см.

Дәлилләрне җыю озакка сузылды. Кырмыска оясы булган урында мобиль элемтә эшләмәү сәбәпле, экспертлар карап торганда ояның үлчәмнәрен алу мөмкин булмады, ди рекордны теркәүче. Шул сәбәпле, күпсанлы фото- һәм видеоматериаллар төшерелде. Россия Рекордлар Китабы таләбе буенча, ояның размерын үлчәү өчен, кырмыскаларга зыян китерелмәслек итеп, махсус корылма да төзелде, ди журналист.

«Бу рекордны теркәп, туган Татарстаныбыз табигатенең бик бай икәнен күрсәтергә теләдем. Билгеле, рекордны теркәсәм дә, мин ясаган әйбер түгел, мин мәгълүматны туплаучы гына. Мин безнең урманчыларыбызның урманнарны дөрес карап торуын һәм авыл халкының табигатькә сак каравын билгеләп үтәргә телим. Кукмарада яшәүчеләрне дә данлыйсым килде. Бу җирлек турында бар кеше дә белсен».

 

чыганак һәм фото: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев