Логотип Идель
Эксклюзив

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиянең лауреатлары игълан ителде

Конкурс кысаларында Әдәби мәктәп оештырылды. Аның эше май аена кадәр дәвам итәчәк.

28 февраль көнне Татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиянең лауреатлары игълан ителде. Быел бәйгегә 32 язучыдан чәчмә әсәр һәм 11 тәрҗемәчедән Шәриф Камалның «Ата» хикәясен инглиз, төрек, алман телләренә тәрҗемәләре кабул ителде. Конкурс кысаларында Әдәби мәктәп оештырылды. Аның эше май аена кадәр дәвам итәчәк.

«Шәриф абый янында һәрвакыт яшьләр йөргән һәм без шушы традицияне дәвам итү белән бик шатбыз», — дип ассызыклады катнашучыларны сәламләвендә Китап йорты директоры Айдар Шәйхин.

«Бу залда яшь язучыларны күрү белән горурланам. Сезнең белән милли әдәбият яшиячәк, үсәчәк. Әлеге премияне булдыру дөрестән дә бик мөһим, чөнки безнең әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебезнең киләчәге яшь язучылар кулында», — диде Мәдәният  министры урынбасары Дамир Натфуллин. 

«Сәнгати тәрҗемә» номинациясе лауреатларыМарат Гыйльметдинов һәм Ралия Зәйнуллинаны котлау өчен сүз КФУның халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Элмира Хәбибуллинага бирелде.

Бәйгенең «Проза» номинациясендә Гөлназ Әхмәдиева һәм Светлана Мөхәмәдиева җиңү яулады. Аларны халык шагыйре, конкурсның жюри рәисе Разил Вәлиев игълан итте. Ул яшь каләмдәшләренә «әсәрдә хикмәт һәм кеше күңеленә үтеп керерлек гыйбрәт булырга тиеш» дигән киңәш бирде.

Габдулла Кариев театрының  махсус бүләгенә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 3 курс студенты Ильяс Хаҗиев лаек булды. Лауреатлар Татар китабы йорты истәлекләр китабы битләрендә Шәриф Камал каләме белән «эз»ләрен калдырды.

Гүзәл Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев