Логотип Идель
Эксклюзив

СТУДЕНТЛАР ӨЧЕН: Имтиханга кергәндә укыла торган догалар

Студентлар, имтиханга әезрләнәсезме? Имтиханга кергәндә укыла торган доганы да ятлап куегыз әле...

Май-июнь айлары студентлар өчен "урак өсте" инде ул. Ике айда барлык студент та җиң сызганып, алган белемнәренә таянып, сессиягә әзерләнә. Без сезгә бераз ярдәм итәргә булдык. Имтиханга кергәндә укыла торган догаларны ятлап куегыз әле...

Муса г.с догасы

Бу аятне хәтерне көчәйтү һәм белемнәрне файдалы итү өчен укырга кушалар:

Транскрипциясе: “Рабби ишрәх ли садри вә йәссир ли әмри вәхлүл гүкдәтәм мил лисәни йәфкаһү каули” (Та Ха сүрәсе, 25-28)

Мәгънәсе: “Йә Раббым, күңелемне ач, кылачак эшемне җиңеләйт, телемдә булган төенне чиш (аңлату), минем әйткән сүземне тирән аңласыннар”. 

Аллаһтан хәерле гыйлем сорау өчен дога

Транскипциясе: «Рабби зидни гилмән» (Та Ха сүрәсе, 114)

Мәгънәсе: “Йә, Раббым гыйлемемне арттыр!” 

Хәтерне көчәйтү өчен дога

Һәркөнне фарыз намаздан соң кулыңны башыңа куеп, унбер тапкыр: “Йәә кауиййү” (Йә куәтле), дип әйтәсең. 

Аят әл-Күрси

Транскрипциясе: “Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм”.

Мәгънәсе: “Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә.Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы".  (“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев