Логотип Идель
Эксклюзив

Суга батып үлүчеләр саны арта...

Эссе көннәр башлану белән республика сулыкларында батып үлүчеләр саны кинәт артты. 8 июльдә генә дә барлыгы дүрт ир-ат батып үлгән.

Эссе көннәр башлану белән республика сулыкларында батып үлүчеләр саны кинәт артты. 8 июльдә генә дә барлыгы дүрт ир-ат батып үлгән.

Беренче очрак - Чаллы шәһәрендә 20 яшьлек егет күпердән сикереп батып үлә. Яшьләр компаниясе шәһәрнең үзәк мәйданында пляжда ял итә һәм елгага җәяүлеләр күпереннән сикереп күңел ача. Әмма уеннан уймак чыга һәм егет судан чыга алмый. Аның гәүдәсен ярдан ерак түгел ярым метр тирәнлектә табып алалар.

Икенче очрак – Бөгелмә шәһәрендә. Өлкән яшьтәге ир-атлар компаниясе вакытны Хәким буасы ярында үткәрә. Шактый гына эчкән 38 яшьлек ир суга керә һәм бата башлый, һәлакәтнең шаһитлары дуслары ярдәмгә килә һәм аны ярга алып чыгалар. Ләкин ир-ат ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче вафат була.

Өченче ир-атны Казансу буйлап рейд вакытында табып алалар. Билгесез ир-атның гәүдәсе Миллениум күпере каршыннан ерак түгел калкып чыга. Әлегә полициягә ир-атның югалуы турында берәү дә белдермәгән.

Дүртенче очрак - урта яшьтәге ир-ат. Аның мәетен Казан янындагы Сумка елгасында табып алалар. Ярда батучының әйберләре табылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ир-атлар батып үлгән урыннар су коену тыелган!

Су коенганда берүк игътибарлы булыгыз: таныш булмаган һәм рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенмагыз! Анда көчле су асты агымы, әйләнмәләр, тирән урыннар, салкын чишмәләр булуы ихтимал. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев