Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Эксклюзив

ТАБИБЛАРНЫҢ АВЫРУЛАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ВАКЫТЫ ЧИКЛӘНДЕ

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларны кабул итүнең максималь вакытын билгеләде.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларны кабул итүнең максималь вакытын билгеләде. Боерык 9 ноябрьдә үз көченә керде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Документ алты белгечлек буенча табибларның эшен регламентлый. Аның нигезендә, табиб-фтизиатр пациентны - 35, йогышлы авырулар табибы һәм гематолог — 20, пульмонолог яки хирург — 26, онколог 23 минут карарга тиеш.

Реклама

Профилактик визитлар өчен кабул итү вакыты (фтизиатрларда – 10-20, калган белгечләрдә 30-40 процентка) кими. Шул ук вакытта, документлар тутыру өчен табиблар үзләренең 35-39 процент вакытын сарыф итә ала.

Әлеге саннар йөкләнешне һәм табибларның хезмәтен оештыруда башка кагыйдәләрне исәпләү өчен нигез булырга тиеш. Аларны арттырган өчен штрафка тарту каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев