Логотип Идель
Эксклюзив

Татар теле буенча Халыкара олимпиаданың гран-при ияләре билгеле

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.

22-25 апрель көннәрендә Казанда татар теле буенча X Халыкара олимпиада узды. Юбилей чарда Татарстаннан, Россиядән һәм чит илләрдән 8-11 сыйныф укучылары, чит ил студентлары катнашты.  

Олимпиаданың йомгаклау этабы ике турдан торды. Беренчесе - татар теле һәм әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча язма сынау. Икенчесе - телдән "ЮНЕСКО - мирас сагында"  дигән темага проектлар яклау. 

Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Төп бүләк — гран-прига өч кеше лаек булды. Чит ил катнашучылары арасында — Казахстаннан Азат Әхмәтҗанов, Россия төбәкләре буенча катнашучылар арасында — Башкортстаннан Ләйсән Галимова. Ә Татарстан буенча гран-прига Казан "Адымнар" полилингваль мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ихтыяр Кыямов лаек булды. Призерларга - 20 мең, беренче урын ияләренә - 25 мең, гран-при ияләренә 30 мең акчалата бүләк бирелде.


 
Бәйрәм чарасында татар җәмәгатьчелеге, җитәкчеләр, педагоглар һәм укучылар катнашты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев