Логотип Идель
Эксклюзив

«Татарга гына тәти булып калырга димәгән, мәхәббәтнең икенче ягын да күрсәтергә кирәк»

“Мәдинә” – татар театрында шашкын дәртнең фаҗигага китерүенә багышланган беренче спектакль.

“Мәдинә” – татар театрында шашкын дәртнең фаҗигага китерүенә багышланган беренче спектакль. 

Илгиз Зәйниевнең “Мәдинә” фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берсен яраталар, әмма байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килә. Ләкин алга таба ни булыр...

Мәдинә ролен Муса Җәлил премиясе лауреаты Резедә Сәләхова башкара. Аның фикеренчә, спектакль әхлакый кыйммәтләргә багышланган һәм тәрбияви көчкә ия. 


“Мәдинә язмышы кешеләрне гөнаһтан тыелырга чакыра һәм алар өчен җавап тотарга туры киләсен күрсәтә. “Мәдинә” спектакле героиняның фахишлеге турында түгел, ә әхлак турында”, — дип саный артистка.

Спектакльдә тавыш күтәрү, сугышу сәхнәләре һәм җенси мөнәсәбәтләргә ишарә булганлыктан, яшь чикләве 18+ дип бирелә. Шунысы үзенчәлекле – пьеса ак шигырь белән язылган. Бу әсәрдә автор тамашачыга драматург буларак кына түгел, шагыйрь буларак та ачыла.

Татар сәхнәсенә хас булмаган темага алынуын режиссёр Илгиз Зәйниев «Татарга гына тәти булып калырга димәгән, мәхәббәтнең икенче ягын да күрсәтергә кирәк», – дип аңлата.

Спектакльнең композиторы — Эльмир Низамов. Рәссам — Геннадий Скоморохов. Ут куючы рәссам — Илшат Сәяхов. Хореограф — Марсель Нуриев.

Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакленең премьерасы 7-8 һәм 20 апрельдә куелачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев