Эксклюзив
ТАТАРСТАН МӨСЕЛМАННАРЫ БЫЕЛ ХАҖ КЫЛА АЛМАЯЧАК
Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да быел хаҗ кыла алмаячак.
Согуд Гарәбстаны хакимияте рәсми рәвештә белдергәнчә, санитар-эпидемиологик вәзгыять сәбәпле, чит ил хаҗилары өчен хаҗ кылу мөмкин булмаячак. Димәк, Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары да быел хаҗ кыла алмаячак.
Быел чикләнгән күләмдәге мөселманнарга - хәзерге вакытта Гарәп Әмирлекләре территориясендә яшәүчеләргә генә хаҗ кылу мөмкинлеге тудырыла.
Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы белән килешү төзегән татарстанлылар тулы күләмдә акчаларын кайтара яки аларны киләсе елның хаҗ сезонына күчерә алачак, дип яза «ДУМ РТ Хаҗ».
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев