Логотип Идель
Эксклюзив

"ТАЯН АЛЛАҺКА" - 2022

Конкурсның быелгы өстенлекле темасы – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы.

Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә уздырыла торган “Таян Аллаһка” исемле әдәби конкурс старт алды. Конкурсның максаты – Россиядә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү.

Каләм тибрәтүче милләттәшләр арасындагы бәйге өч этапта үтәчәк:

1-нче этап – әсәрләрне кабул итү (2022 елның 1нче февраленнән 30нчы апреленә кадәр)
2-нче этап – жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1нче май – 30нчы июнь)
3-нче этап – җиңүчеләрне билгеләү (2022 елның сентябре).

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт – иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары.

Конкурсның быелгы өстенлекле темасы – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Шартлар:

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта кабул ителә: tatarkonkurs@mail.ru. Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә алалар, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

Белешмә:

2010 елдан алып үткәрелә торган “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде. Бәйгегә йомгакны «XI Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе кысаларында ясау ниятләнә.

Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев