Телефоннан сөйләшергә ярамый торган урыннар (хатка җавап)
Чынлап та, кәрәзле телефоннан күп сөйләшүчеләрнең гадәти телефоннан файдаланган кешегә караганда акрынрак һәм начаррак фикер йөртүе ачыкланган. Кәрәзле телефоннан аралашканда түбәндәге берничә саклану чарасын үтәргә кирәк.
"Идел", архив

1. Дачада һәм машинада күчерелмәле антеннадан файдаланырга тырышыгыз. Тагын шуны белеп торыгыз: автомобиль корпусы микродулкыннарны кире кайтара. Димәк, кешегә аларның тәэсир итү дәрәҗәсе арта.
2. Телефонны баш очына куеп йокларга киңәш ителми. Кызганыч, кешеләр аны еш кына уяткыч сәгать сыйфатында куллана һәм ятакка якын гына куя. Кеше йоклаган чакта да баш миенең гаммаритмнары ешлыгында нурланыш бара.
3. Эпилепсия белән авыручыларга телефоннан файдаланырга киңәш ителми, чөнки нурланыш нәтиҗәсендә өянәк башланырга мөмкин.
4. Микродулкынлы мич янына басып, яки электр техникасы белән шыплап тутырылган бүлмәдә кәрәзле телефоннан сөйләшергә ярамый.
5. Әгәр сез нинди дә булса хроник авырулардан интексәгез, шуны исегездә тотыгыз: кәрәзле телефон нурланышы авыруның тагын да көчәеп китүенә сәбәпче булырга мөмкин.
Чулпан Нурмиева, табибә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев