Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Эксклюзив

Тәмле аш рецепты

Мондый җиңел һәм шул ук вакытта туклыклы ризык бик тиз әзерләнә һәм гаиләләрдә иң яраткан ризыкларының берсе булып тора.

Язын хуш исле һәм җиңел ризыклар киңәш ителә. Шуңа күрә без сезгә яшелчә-үләннәрдән торган шулпа рецептын тәкъдим итәбез. Мондый җиңел һәм шул ук вакытта туклыклы ризык бик тиз әзерләнә һәм гаиләләрдә иң яраткан ризыкларының берсе булып тора.

  • 1 л су
  • 2 бәрәңге
  • кузгалак
  • 1 пучок (бәйләм) кычыткан
  • 2 йомырка
  • 50 гр ак май
  • Тоз, борыч
  • Каймак, яшел суган, укроп (теләк буенча)

Әзерләү:

Кайнап торган суга кечкенә шакмакларга киселгән бәрәңгене салырга. Кузгалак белән кычытканны кайнар су белән яхшы юарга, 3-5 минутка суда калдырып торырга. Аннары соң турап, бәрәңге янына башта кычыткан, 2-3 минуттан соң кузгалакны өстәп, кайнатырга.

Реклама

Йомыркаларны аерым савытта болгатып, шулпага салырга. Шулай ук пешкән йомырканы турап салырга мөмкин.

Шулпага тоз, борыч салырга һәм бәрәңге әзер булганга кадәр пешерергә.

Тәмле булсын!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев