Логотип Идель
Эксклюзив

ТӨРЕК ЖУРНАЛЫНДА АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ ТУРЫНДА ЯЗМА ЧЫКТЫ

Төрек журналында татарның классик әдибе Аяз Гыйләҗев турында әтрафлы язма чыкты. Күренекле язучының 95 еллыгы уңаеннан әзерләнгән мәкалене  филолог, тәрҗемәче Роза Корбан әзерләде. 

Төрек журналында татарның классик әдибе Аяз Гыйләҗев турында әтрафлы язма чыкты. Күренекле язучының 95 еллыгы уңаеннан әзерләнгән мәкалене  филолог, тәрҗемәче Роза Корбан әзерләде. 

Төркиядә нәшер ителә торган “Төрки дөнья тарих мәдәният журналы”   журналының 2023 елның гыйнвар санында төрки дөнья тарихы, мәдәнияты һәм күренекле шәхесләр турында язмалар урын ала. "Идел-Урал зыялылары" рубрикасында урнаштырылган татар язучысы турындагы язмасында Роза Корбан Аяз Гыйләҗев феномын барлый. Аның тормыш юлы, иҗаты турында бәян итә. 

- Төрек укучысы Аяз Гыйләҗевне үзенчәлекле әсәрләре аша яхшы белә. Танылган тәрҗемәче Фатих Котлу аның шактый әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итте. Үз мәкаләмдә язучының әсәрләренә бәя бирдергә омтылдым. “Җомга көн кич белән” әсәренә күбрәк тукталдым. Шәхсән Гыйләҗев минем дә бик хөрмәт иткән әдипләребезнең берсе, - ди мәкалә авторы Роза Корбан. 

Мәкаләдә шулай ук, Аяз Гыйләҗевнең улы Искәндәр әфәнденең дә фикерләре урнаштырылган.

"Тарих барысын да үз урынына куячак, һәр гамәлгә, һәр кешегә үз бәясен бирәчәк. Татар халкы, татар теле, татар мәдәнияты яшәсә, Аяз Гыйләҗев, һичшиксез, аның хәтерендә, шәхсән аның өчен генә билгеләнгән, уникаль бер урын алып торачак", -ди.  

Искәндәр Гыйләҗев әтисе турында җылы истәлекләре белән уртаклаша, шулай ук, галим буларак та әтисе иҗатына бәя бирә.

"Чын, җитди, мәгънәле әдәби әсәрләр иҗат итү өчен язучыга табигый сәләт кенә җитми икән. Язучы өстәвенә максималь ирекле булырга да тиеш. Аяз Гыйләҗевнең сәләте чын мәгънәдә кодрәтле, көчле! Аның каләме астыннан чыккан әсәрләр - ХХ йөз татар әдәбиятының горурлыгы, бизәге. Сәләтле кеше буларак ул гомере буе максималь иреклеккә омтылды, ләкин барыбер ирешә алмады. Минемчә, аның язучы язмышының төп каршылыгы да, төп фаҗигасе дә шул", - дип яза Искәндәр Гыйләҗев.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев