#ТӨЯТЕРГӘКИТТЕК - бәйге!
115нче сезон ачылыр алдыннан Камал театры #ТӨЯТЕРГӘКИТТЕК дигән бәйге игълан итә. Бәйгенең төп бүләге – ВИП-абонемент – 115нче сезонның һәр премьерасына 2 кешелек чакыру билеты.
115нче сезон ачылыр алдыннан Камал театры #ТӨЯТЕРГӘКИТТЕК дигән бәйге игълан итә.
фото: театрның рәсми сайтыннан
Бәйгедә катнашу шартлары:
1. Камал театрына ничек барып җитүегез турында видео төшерергә. Җәмәгать транспортында барасызмы, шәхси машинагыздамы, катамаран яки велосипедтамы — сезнең фантазиядән тора. Креатив вариантларга өстенлек бирелә. Видео «Төятергә киттек» дигән сүзләрдән башланып, театр ишек төбендә тәмамланырга тиеш.
2.Видеоны #төятергәкиттек #виптамашачы #камал_115_сезон #камалтеатрыняратам хэштэглары белән үзегезнең Инстаграм яки ВКонтакте сәхифәгезгә урнаштырырга. Аккаунт ачык булырга тиеш.
3. @kamalteatr аккаунтын билгеләргә.
4. Әлеге яңалыкны ВКонтактеда үз диварыгызга яки Инстаграмда скриншот ясап сториска куярга.
Бәйгене үткәрү этаплары:
- 24 июль – 7 август — видеолар кабул ителә;
- 8-9 август – жюри тарафыннан иң яхшы 10 эш сайланып алына;
- 10-19 август – театрның ВКонтакте төркемендә иң яхшы видео өчен тавыш бирү оештырыла;
- 20 август – җиңүче игълан ителә.
- 21 август — яңа 115нче сезон ачылышында җиңүчене котлап, бүләкләр тапшырыла.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев