Логотип Идель
Эксклюзив

Тәрәзәдән сикергән кыз: “Мин әле исән мени?”

16 февральдә Мәскәүнең Марьино районындагы Братиславская урамында фаҗига булган.

16 февральдә Мәскәүнең Марьино районындагы Братиславская урамында фаҗига булган.

14 яшьлек кыз күп катлы йорт тәрәзәсеннән сикергән һәм парковкада торган машина түбәсенә очып төшкән. Автомобиль хуҗасы коткаручыларны чакырткан. Мәскәү авиация үзәгенең дежур санитар вертолёт экипажы үсмерне дәваханәгә илткән.

LIFE SHOT Telegram-каналы мәгълүматлары буенча, югарыдан очып төшкәч, автомобиль хуҗасыннан: “Мин әле исән мени?” – дип сораган.

Биектән егылып төшүенә карамастан, табиблар килеп җиткәнче һушын югалтмаган кызны автомобиль хуҗасы тынычландырып торган.

Күп катлы йортта яшәүче бер ир сөйләвенчә, нәкъ вакыйга алдыннан ул шушы кыз белән бергә лифтта менгән. Ул 13 катта чыккан һәм фатирына кергән. Күп тә үтми ул чыккан һәм подъезддагы тәрәзә төбендә эзләр күргән.

Өмет

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев