Логотип Идель
Эксклюзив

Укытучы ире хатынының укучысын кыйнаган

Укытучының ирен 240 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр.

Башкортстанның Бакалы районында яшәүче 51 яшьлек ир-атка суд хөкем карары чыгарган. Бу ир-атны җиденче сыйныфта укучы малайның сәламәтлегенә зыян китерүдә гаепләгәннәр. «Башинформ» шул хакта хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, Иске Корос авылында мәктәптә укытучы булып эшләүче хатын иренә зарлана. Ул җиденче сыйныфта укучы малайның дәрестә тик утырмавын, укытучыга комачаулавын сөйли.

«Былтыр октябрь аенда ир-ат үсмерне урамда очрата һәм аның борынына суга. Шулай итеп ул балигъ булмаган баланың сәламәтлегенә җиңелчә зыян китерә. Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен таныды», — дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Укытучының ирен 240 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр. Ул ун көн эчендә хөкем карарын шикаять итә ала, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев