Логотип Идель
Эксклюзив

«Ул качарга өлгермәде»: Өмә вакытында яшен сугып үтергән

Күк күкрәде, яңгыр сибәли башлады, бөтен кеше качарга урын эзләде. Ул качарга өлгермәде. Гәүдәсен тапкан чакта ул исән булмаган инде...

«Яшен сукты… Тикшерү бара. Кичә план буенча өмә иде. Күк күкрәде, яңгыр сибәли башлады, бөтен кеше качарга урын эзләде. Ул качарга өлгермәде. Гәүдәсен тапкан чакта ул исән булмаган инде», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Владимир өлкәсенең Гусь-Хрустальный шәһәрендә 60 яшьлек хатынны яшен сугып үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Шәһәр хакимияте мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

«23 апрельдә бәхетсезлек очрагы аркасында Новская Ольга Борисовна һәлак булды. Ул Гусь-Хрустальный шәһәренең "Бердәм заказчы хезмәте" муниципаль казна оешмасында капиталь төзелеш буенча баш белгеч булып эшли иде», диелә шәһәр администрациясе хәбәрендә.

чыганак: Интертат

фото: pixabay.com

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев