Логотип Идель
Эксклюзив

«Уяныгыз, янгын» - укытучының өенә ут төрткәннәр

Укытучы булып эшләүче хатын яши торган өйгә ут төрткәннәр...

Тамара Кононова ишеккә шакыган тавышка уяна. «Уяныгыз, янгын», — дип кемдер кычкыра. Укытучы тиз генә киенә, документларын ала һәм урамга йөгереп чыга. 

22 мартта Улан-Удэ шәһәрендә укытучы булып эшләүче хатын яши торган өйгә ут төрткәннәр. Ул 47 ел буена мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта. Хәзер укучыларның әти-әниләре яраткан укытучыга ярдәм итү өчен акча җыя. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Ике катлы агач йортта янгын башлануын узып баручы кеше күреп алган. Ул автомобильдә бара. Янгын чыкканын күргәч, ир-ат коткаручыларга шалтырата, үзе подъездга керә һәм биредә яшәүчеләрне уята. Шулай итеп алты кеше янгыннан чыгып котыла ала.

Янгынны тиз арада сүндерәләр, ләкин иске йортка шактый зыян килә. Түбәсе тулысынча янып бетә, биш фатирда стеналар яраксызга әверелә. Янгын сүндерүчеләр икенче катта эшләгәндә, укытучы яши торган беренче каттагы фатирны су баса. Хәзер бу йортка күченеп тә, әйберләрне коткарып та булмый, барысына төтен исе сеңгән, әйберләр дымланып беткән.  

Янгын беренче катта кеше яши торган фатирда башланган. 

«Бөтен әйберем югалды. Кайчакта шунда барам. Борчылам да кире китәм. Мин бит бу йортта үстем һәм бөтен гомерем шунда узды. Фатирны әнигә эшеннән бирделәр, ул вакытта миңа алты яшь иде. Хәзер миңа 66 яшь», — ди Тамара Кононова.

Укытучы бу фатирда кызы белән яшәгән. Хәзер аларның икесен дә дуслары сыендырган. Кызы — авылда, Тамара Петровна үзе исә Улан-Удэ шәһәрендә дустында яши. Ул көн саен мәктәпкә эшкә йөри. Хәзер балаларның язгы каникулы, ләкин укытучылар барыбер мәктәпкә бара.

Укытучыга хезмәттәшләре, элеккеге укучылары ярдәм итә. 47 ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучысы булган Тамара Кононова хәреф танырга өйрәткән кешеләр, хәзерге укучыларының әти-әниләре укытучыга ярдәм кулы суза. 

Тамара Кононова үзе документлар җыя, дәүләт ярдәменә өметләнә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бурятия буенча идарәсе белешмәсе буенча, ике катлы агач йортка ут төрткәннәр, диелә бу хәбәрдә. 

Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев