"Уйламаган көнем юк": НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВАНЫҢ АВТОГРАФ-СЕССИЯСЕ
Без исә "Татмедиада ачылган "Әдәби кафе"да язучы белән күрешеп, "Уйламаган көнем юк" китабы белән таныштык һәм күңелле генә сөйләшеп утырдык.
Сез Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен яратып укыйсыздыр, ә авторның китапларын автограф белән алырга хыялланган идегезме? Без исә "Татмедиада ачылган "Әдәби кафе"да язучы белән күрешеп, "Уйламаган көнем юк" китабы белән таныштык һәм күңелле генә сөйләшеп утырдык.
Яңа чыккан "Уйламаган көнем юк" китабына ихтыяҗ зур, төрле төбәкләрдән алалар икән. Бу хакта автор үзе дә әйтеп үтте:
- Китапны чыгару проектына алынуны мин зур батырлык дип саныйм. Аны бөтен яктан уйлап тормышка ашыру — зур эш. Китапларны төрле төбәкләргә алып китәләр, сораучылар бик күп, — дип сөйләде Нәбирә Гыйматдинова.
Автограф-сессияне «Казан утлары» журналы оештырды. "Уйламаган көнем юк" китабының мөхәррире Ландыш Әбүдәрова сүзләренчә, бүген китапны сатып алу өчен Әтнәдән, Сарманнан килүчеләр булган. Алар кырыгар китап алып киткәннәр. Чувашиядән дә заказлар килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев