Логотип Идель
Эксклюзив

XI Республикакүләм ифтарда 11 мең кеше катнашачак

Авыз ачучылар өчен ризык махсус экологик чиста, бамбуктан эшләнгән савытлар тәкъдим ителәчәк. Менюга пылау, кипкән җиләк-җимешләр, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр кертелгән.

Быел республикакүләм ифтар  15 апрелендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырыла. Авыз ачучылар өчен ризык махсус экологик чиста, бамбуктан эшләнгән савытлар тәкъдим ителәчәк. Дини зур чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы оештыра.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, XI республикакүләм ифтар 11 мең кешене кабул итәргә җыена. Авыз ачу мәҗлесенә Татарстанның төрле районнарыннан, шул исәптән мохтаҗлар һәм физик мөмкинлеге чикле кешеләр килүе көтелә. 

Республикакүләм ифтар да катнашучылар өчен “Дәрвиш” моноспектакле күрсәтеләчәк. Аны Буа дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкарачак. Спектакль – ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында яшәгән һәм Буа шәһәрендә имам булып эшләгән күренекле татар дин галиме Нургали хәзрәт Хәсәновның биографиясенә нигезләнгзн.  Моннан тыш, ифтарда катнашучылар өчен концерт залында татар-мөселман традицияләрен чагылдыручы 3D- графикадагы видео-программа тәкъдим ителә. Биредә шулай ук, мөселман товарлары маркеты да эшләп торачак.

ХI Республикакүләм ифтарга билетлар алырга теләүчеләр мәчетләргә яки Татарстан мөхтәсибәтләренә, шулай ук Нәзарәткә мөрәҗәгать итә ала. Билетлар узган елдагыча, электрон рәвештә таратыла. 

18.49да кояш баю белән Республикакүләм  ифтарда катнашучылар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп җәмәгать белән ахшам намазын укыячак.
Дини мәҗлескә кунакларны каршы алу, җәмәгать белщн намаз укуны оештыру, ризык тарату һәм өстәлләрне җыештыруда ярдәм итү өчен 16 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк 600 волонтер хезмәт күрсәтәчәк.

Авыз ачучылар өчен ризык махсус экологик чиста, бамбуктан эшләнгән савытлар тәкъдим ителәчәк. Менюга пылау, кипкән җиләк-җимешләр, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр кертелгән. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларда салыначак, аларга теләгән кеше, авыз ачу тәмамлангач, гаиләләренә күчтәнәчләр салып алып китә алачак, ди оештыручылар.

Ифтар көнне “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгенә бару өчен шәһәр яны поездлары махсус бушлай рейс ярдәмендә тормышка ашырыла. “Казан-Пасс”- “Казан халыкара аэропорты” 15.45, 17.18 дә китә. Кайтканда “Казан халыкара аэропорты” – “Казан Пасс” 20:30, 21.30 да булачак. Бәйрәмгә шәхси машиналарда да килергә мөмкинлек бар. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев