Яңа сулыш белән яңа сезонга!
1 октябрьдән “Болгар радиосы” яңа форматта эшли башлый. Яңа тапшырулар, яңа сәхифәләр, яңа йөзләр...
- 1 октябрьдән “Болгар радиосы” яңа форматта эшли башлый. Яңа тапшырулар, яңа сәхифәләр, яңа йөзләр. Без яшәрәбез! - дип хәбәр итә "Болгар" радиосы.
Бик күп еллар дәвамында “Болгар радиосы” үзенең алтын хәзинәсен – алтын хитларын туплады. Алар сандыгында ретродан алып, заман җырларына кадәр олы җыентык сакланган. Легендар җырчыларыбызны онытмыйча, шул ук вакытта яшь җырчыларны күреп, үсешләрендә ярдәм итү максатында эшлиләр.
- Сизгәнсездер, соңгы арада “Болгар радиосы”нда яңадан-яңа тавышлар яңгырый. Ул да булса “Иртәнге чәй”нең яңа алып баручысы – Йосыпов Илнар һәм июль аенда яшен булып килеп кергән “ВәтШәәп Шоу” егетләре: Илшат Вакказов, Газинур Фәйзуллин һәм Нияз Рахман. Кыска вакыт эчендә аларның тавышлары халык күңелендә үз урынын табып өлгерде.
Октябрь башыннан 91,5 FM дулкынында яңа сәхифәләр барлыкка килә. Айгөл Хәйруллина “Сүзлек” сәхифәсендә сирәк кулланыла торган татар сүзләрен өйрәтсә, “Рәхәт сәяхәт”тә Татарстанның бай тарихлы, истәлекле урыннарын радиотыңлаучыларга сәяхәтче күзлегеннән җиткерәчәк. Наилә Гыйбадуллина “Киңәшле эш” тапшыруында төрле темага экспертларның файдалы киңәшләре белән бүлешсә, “Кызлар көндәлеге”ндә ул хатын-кызларны кызыксындырган сорауларга җавап җиткерәчәк. Зөлфия Гыйлметдинова татар дөньясына үз өлешен керткән татарлар турында “Шәхесләргә шәрехләр”дә сөйләячәк. Шулай ук татар теле үсеше, милли сәясәт белән Фаил Гыймадов “Милли мөнбәр”дә таныштырачак. “Оныту мөмкин түгел”сәхифәсендә Шәмсия Җиһангирова музыкаль һәм әдәби әсәрләрнең тарихын ,ә Гөлназ Миньязова “Булган бит, ә!” тапшыруында татар халкының гореф-гадәтләрен барлаячак. Машина йөртүчеләр белән булган юлдагы хәлләр турында Дилбәр Фәизова “Тәгәрмәч”тә таныштырып барачак һәм “Мәзәкләр” сәхифәсен башлап тыңлаучыларыбызның кәефен күтәрәчәк.
Әлеге радиодулкында популяр спектакльләрдә яңгыраган җырларны "Театр тавышы" сәхифәсендә тыңлап булачак. Ә “Җәүһәрләр”дә ретро җырлар , 90-нчы, 2000-нче елларның алтын хитлары яңгыраячак.
Әлбәттә, моңа кадәр булган тапшыруларның кайберләре шулай ук эфирда калачак. Алар арасында “Сәхнәдәш”, “Иртәнге чәй”, “Кайнар хит”, “Авыл сулышы”, “Без тарихта эзлебез”, “Әдәби укулар”, ә инде “Тормыш әлифбасы”, “Нокта”, “Хак дин” тапшыруларын яңа FM форматында тәкъдим итәчәкләр. “Иртәнге чәй”ләр яңа сезонда иртәнге 06.00-10.00 сәг. кадәр эшләячәк, калган тапшыруларның да вакыты үзгәрә. “Сәхнәдәш” тә зәңгәр экраннарга кайта, аны ТНВ каналыннан карап булачак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев