"Якыннарыгыз киңәшләренә колак салыгыз!" - йолдызнамә
Якыннарыгыз белән аралашканда игътибарлы булыгыз: көтелмәгән җирдән тавыш кубарга мөмкин.
Кучкар (21.03 – 20.04)
Бу атнада дәрәҗәлерәк вазыйфага күтәрелү, эшләрегездә кеше көнләштерерлек уңышларга ирешү, әйбәт кенә табыш алу мөмкинлеге гаять зур.
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Кызганыч, планлаштырылган акча кесәгезгә керми калачак. Аның каравы тормышның калган өлкәләрендә уңыш елмаячак. Якыннарыгыз белән аралашканда игътибарлы булыгыз: көтелмәгән җирдән тавыш кубарга мөмкин. Якыннарыгыз киңәшләренә колак салыгыз!
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Шуннан соң тынычланып калырсыз һәм инде рәхәтләнеп яңа планнар белән янып йөри башларсыз. Атна ахырында шәп кенә керем булыр. Ә ялгызлар парларын табар. Сезне сюрпризларга бай атна көтә!
Кысла (22.06 – 22.07)
Җитәкчелек тарафыннан сезгә бик үк күңелле булмаган йөкләмә бирергә мөмкиннәр. Хәер, сез теләсә нинди биремне бик шәп башкарырсыз. Якшәмбе көнне гаилә проблемалары турында ачыктан-ачык фикер алышу булырга мөмкин.
Арыслан (23.07 – 23.08)
Ниһаять, эшләр эшләнгән, мәсьәләләр чишелгән! Шулай икән, бу чорны дөнья мәшәкатьләре белән баш катырмыйча гына, үзегезгә ничек җайлы, шулай уздырыгыз. Атна ахырында күңелегезне рәхәт кенә кытыклап алырдай яңалыклар ишетерсез.
Кыз (24.08 – 22.09)
Эчке сиземләвегез ярдәм итмәс төсле. Шуңа бәхәсле мәсьәләләр буенча тормыш тәҗрибәсе туплаган, күп белүче кешеләр белән киңәшләшегез. Күчемсез милеккә кагылышлы шәп кенә хәбәрләр ишетерсез. Кемнәрнедер сәяхәткә чыгу мөмкинлеге сөендерер.
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Хәтәр генә «давыл» булып алганнан соң, гаиләгездә, ниһаять, моңарчы күрелмәгән татулык-тынычлык урнашачак. Бу эшегездә дә уңай яктан чагылыш табачак. Апрельнең соңгы көннәрендә аеруча шәп бер уңышка ирешеп, кемнәрнеңдер борыннарына чиертәчәксез.
Чаян (24.10 – 22.11)
Бу атнада тырышып-тырмашып үз фикерегезне якларга туры килер. Бер генә түгел, берничә тапкыр. Ныграк торыгыз, тирәгездәгеләр тәнкыйтен ишетмәмешкә, күрмәмешкә тырышыгыз. Шулай икән, үзегезнекен раслый алуга шик юк.
Укчы (23.11 – 21.12)
Үзегездә таулар күчерердәй көч сизәчәксез. Форсаттан файдаланып, барлык мөһим мәсьәләләрне хәл итеп куярга тырышачаксыз. Моңа ирешәчәксез дә! Ләкин сәламәтлек турында да онытмагыз: медицина тикшеренүләре узу өчен уңайлы чор.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
28 апрельдән 2 майга кадәрге чорда үзегезне бик әйбәт сюрприз көтә. Нәтиҗәсе күбрәк булсын өчен бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышыгыз. Яңа үрләр яулау өчен көч тупларга кирәк.
Сукояр (21.01 – 19.02)
Кая барырга белмичә, юл чатында аптырап калырсыз. Калсагыз калырсыз, әмма кызу баштан бернинди карарга килмәгез. Акча чыгымыннан алып хисләрне белдерүгә кадәр – һәр нәрсәдә урталыкны тотыгыз. Эштә дә чиктән тыш төгәл, пөхтә булыгыз. Карьера үсеше турында уйларга кирәк.
Балык (20.02 – 20.03)
Артык килограммнар, күзгә күренеп, бик тиз генә юкка чыгачак. Сәбәбе булса да, төшенкелеккә бирешмәгез. Бик тиздән барысы да үз көенә кайтып, тынычланып яши башлаячаксыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев