Яшен сукканнан соң, ир аңына килә һәм хатынының янып яткан гәүдәсен күрә...
Башкортстанда ир белән хатынны урманда йөргәндә яшен суккан.
Башкортстанда ир белән хатынны урманда йөргәндә яшен суккан. Хатын урында ук һәлак булган, ире исә кырыйга атылып киткән һәм ул аңын югалткан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Фаҗига 27 июнь көнне Аургазы районында була. «Башкортстан» телеканалы белешмәсе буенча, алар урманда түгел, кырда булган. Ир белән хатын себерке җыярга килгән.
Яшен сукканнан соң, аңына килгән ир-ат хатынының янып яткан гәүдәсен күреп ала. Ул ашыгыч ярдәм чакыра, тик хатынны коткара алмыйлар. Тагын бер версия буенча, ир белән хатын күл буенда ял иткән.
Шулай итеп Стәрлетамакта яшәүче 53 яшьлек хатын һәлак булган. Стәрлетамак районы буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев