"Әйдә, ШаЯРТ": төп призга кемнәр лаек булды?
Өч сәгать дәверендә берсеннән-берсе көчле командалар 1 урын һәм төп приз – 100 000 сум акча өчен көрәште.
Тамаша тәмамлангач, катнашучыларның озак вакыт сәхнәдән китми, бер-берсен котлаулары, юатулары "Әйдә, шаяРТ"ның тату бер гаилә булуын күрсәтә иде...
фото: инстаграм
23 июнь көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасының финалы узды. Ярым финал нәтиҗәләре буенча финалга: “Тукай”, “Понаехали”, “Керәшеннәр”, “Зәй әбисе” командалары сайланып алынган иде. Өч сәгать дәверендә берсеннән-берсе көчле командалар 1 урын һәм төп приз – 100 000 сум акча өчен көрәште.
“Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасы - заманча телевизион формат, яңа юмористик шоу. Быел исә ул 27 нче тапкыр үткәрелә. Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР КВН оештыра.
Финалга чакырылган жюри әгъзалары Башкортстанның һәм Татарстанның халык һәм Рәсәйнең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, татарча рэпер Шәкүр, танылган юморист, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров, “Тәртип” радиосы башкарма продюсеры, алып баручы Айваз Садыйров һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов иде.
Фестиваль күңелле рухта башланып китте. Тамашачы һәр чыккан команданы дәррәү алкышлар белән сәламләде. Катнашучылар финал һәм соңгы уен булуын яхшы тоемлады бугай, чөнки кичә барышында бер генә команданы да аерып алып, “Монысы әйбәт уйнады, болары начар” - дип әйтеп булмады. Һәр чыгышлары берсенән-берсе кызык һәм үзенчәлекле иде.
Уен 4 өлештән торды. Беренчесе – сәламләү: һәрбер команда алдан әзерләнгән җыр-бию һәм мәзәкләре белән чыгыш ясады, ә инде жюри әгъзалары чыгышларны елмайган яки моңсу смайл белән бәяләде.
"Каушыйсыз, дулкынланасыз, анысы була торган хәл. Бүген финалда уйныйсыз. Залда утыручылар да сизә торгандыр, безгә жюриларга бигрәк тә сизелә. Егетләр, кызлар, "Булдырам" дип артык тырышып җибәрмәгез, каушамагыз уеннан ләзәт табып уйнагыз. Бу соңгы уен!" - дип киңәш бирде Айваз Садыйров.
Икенче өлеш – сорау-җавап бәйгесе иде. Шартлары бик гади - жюри әгъзалары соравына кызык итеп җавап бирергә генә кирәк. Соңыннан шулай ук смайллар ярдәмендә балл куела. Һәр сорауга тулы һәм кызыклы җавапларны тыңлагач, шуны ассызыклап әйтергә кирәк, командалар барысы да заманча һәм актуаль булган проблемалар яки вакыйгалар турында шаяртты.
Мәсәлән Рәсәй җыелма футбол командасы җиңелүе, коронавирус, мәҗбүри вакцина кадату һәм Ольга Бузованың туры эфирда чыгыш ясавы.
Андыйларга: "Молодцы, 4:1 шәп булды! Бик актуаль", - дип елмайган смайл күрсәтте Шәкүр. Ә Данир Сабировка "Без көрәшеннәр!", дигән җавап ошады, шуңа күрә ул "Афәрин!" дип уңай смайл күрсәтте .
Өченче өлеш – "музыкаль клип" дип атала иде. Командаларның төп максаты – танылган җырга кызык, матур, сыйфатлы клип тәкъдим итү. Клиплар үзенчәлекле, җырлар төрле репертуардан сайланган, темалары да бер-берсенә ошамаган иде. Иң истә калган һәм җюрилардан 5 елмайган смайл алган команда "Зәй әбисе" булды. Командада өлкән яшьтәге апалар булуга карамастан, алар яшьләрчә клип төшереп бар кешене шаккатырды.
"Командалар барыгыз да молодцы! Бик күп көч куйгансыз, эшләгәнсез - барысы да күренә. Тулаем алганда, фестиваль бик яхшы булды. Чыгышларыгыз да бик "текә", сыйфатлы. Афәрин!", дип үз бәясен бирде Илшат Әминов.
Соңгы бәйге – музыкаль финалда командалар алдан әзерләнгән музыкаль номерларын тәкъдим итте. Шунысы шаккатыргыч: командалар үзләренә тагын да көч һәм дәрт өстәү өчен танылган артистларны чакырган иделәр. Көрәшеннәр барлык командаларны артта калдырып өч танылган артист белән номер күрсәтте. Һәр артистның бер-бер артлы чыгып шаяртуы, җырлавы күпләр дә соклану уятты. "Зәй әбисе" командасы үзләре генә чыгыш ясады.
"Без чакырылган йолдызларсыз да булдыра алабыз!", дип аңлаттылар алар.
Ничек кенә булмасын, жюрилар йолдызларны түгел, ә номерның кызыклыгын бәяләде.
"Миңа сүз әйтүе иң җиңеле. Чөнки акыллы кешеләрнең фикерләрен тыңлап утырдым да, хә үземнекен әйтәм (көлә). Барыгыз да тырышкан, барыгыз да җиңүгә лаек. Ләкин җиңүче берәү генә булачак. Зинһар, аңлый күрегез. Мин үзем өчен бер команданы күңелемә салып куйдым. Чөнки мин аларның киләчәген күрәм. Башкалар үпкәләмәсен. Борчылмагыз, сез финалда һәм бу үзе - зур җиңү!" диде Салават Фәтхетдинов.
Ул, чын мәгънәсендә, финалның "йолдызы" иде. Аның турында шаярту, төрттерүләрсез чыгышлар булмады да ахры.
1нче урын – «Көрәшеннәр»
2нче урын – «Тукай»
3нче урын – «Зәй әбисе»
4нче урын – «Понаехали»
Күпме вакыт бергә иңне-иңгә куеп уйнаган командалар арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашуы, аларның бер-берсенә хөрмәт белән караулары һәм сәхнә артында һәрдаим көндәш командага ярдәм итеп торулары горурлык һәм соклану хисләре уята. Тамаша тәмамлангач, катнашучыларның озак вакыт сәхнәдән китми, бер-берсен котлаулары, юатулары "Әйдә, шаяРТ"ның тату бер гаилә булуын күрсәтә иде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев