Логотип Идель
Эксклюзив

Әйдәгез, кызлар, көрәшкә!

Әллә, чыннан да, көрәш карап кайтыргамы инде?

Көрәшче егетләрнең батырлыгына сокланмаган кызлар юктыр ул, булсалар да, бик сирәктер. Матбугат конференциясендә дә "Әйдәгез, кызлар, көрәшкә!" - дип чакырулары да юкка түгелдер. Әллә, чыннан да, көрәш карап кайтыргамы инде?

11-13 февраль көннәрендә Минзәләдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе 58 нче тапкыр уздырыла.

"Ни өчен Минзәләдә?" - дигән сорауга җавап болай яңгырады:

- Минзәлә ул барлык кешегә дә билгеле шәһәр. Әлеге турнирның бездә уздырылуы бик зур дәрәҗә, ярышларның бездә билгеләнүе дә очраклы түгелдер. Мәгълүм булганча, Минзәлә шәһәре Муса Җәлил белән бик тыгыз бәйләнгән. 41 елда Муса Җәлил Минзәләгә килә, хәрби сәяси курслар уза, анда 56 көн була. 1 гыйнвар көнне сугышка Минзәлә шәһәреннән китә. Бүгенге көндә көллият шагырйьнең исемен йөртә, шулай ук бездә аның бюсты да ачылды. Ә көрәшкә килгәндә, Минзәлә көрәшчеләргә бик бай, дип сөйләде Минзәлә районының башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев.

"Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин көрәшчеләргә биреләчәк махсус приз һәм яңалыклар белән таныштырды:

- Аллаһка шөкер, федерация ярдәме белән, быел җиңгән егетләргә приз фонды зурайтылды. Үз редакциябездә киңәшләштек тә, федерация тарафыннан хуплау кабул итеп, узган ел вафат булган Ильяс Галимов истәлегенә махсус бүләк бирергә булдык. Ул финалда иң яхшы көрәшкән бер егеткә биреләчәк. Суммасы кечкенә түгел, әмма әлегә әйтмим, диде Илнар Хөснуллин.

Матбугат конференциясендә бик күп кызларның күңелен яулаган батыр егет Булат Мусин да бар иде. Ул әлеге турнирны иң "престижный" турнирларның берсе дип саный:

- Ачык турнир булгач, монда башка регион көрәшчеләре дә килә, шуңа күрә көч саны күп булачак. Көндәшлек тә көчле буласы билгеле. Анда көрәшүе җиңел түгел, ди батыр.

Әлеге турнир соңгы елларда Казаннан читтә уздырыла. Бу да ярышның төп үзенчәлекләреннән берсенә әверелде. Көрәш бәйгесе спорт чарасы гына түгел, бу спорт төрен сөючеләрнең очрашу урынына да әверелә. Оештыручылар да ярышка әзерләнгәндә шул үзенчәлекне исәпкә алырга тырыша икән. Ә оештыручыларга килгәндә, алар: Татарстанның Спорт министрлыгы, Көрәш федерациясе, Минзәлә районы хакимияте, "Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев