Логотип Идель
Эксклюзив

Йолдызлар ни сөйли?

11-17 апрель көннәренә йолдызлар фаразы

11-17 апрель көннәренә йолдызлар фаразы:

 Кучкар

Әлеге атна күршеләр, туганнар, танышлар, дуслар белән татулашу өчен бик яхшы вакыт. Иң мөһиме, инициатива шәхсән сездән чыкса, яхшы. Шулай ук бу уку, язышу, яңа танышулар өчен дә уңышлы атна. Шәһәр читенә пикникка чыгу тормышыгызга уңай йогынты ясаячак. Сездән яшерелгән ниндидер мәгълүмат үзегезгә кадәр барып җитәчәк. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә яраткан кешегез белән каршылык булырга мөмкин, әмма сезнең кайсыгыз да булса юл куярга әзер булуы икеле.

Үгезбозау

Үгезбозауларның атна башында беренче урында, мөгаен, финанс һәм матди сораулар торачак. Бу акча эшләү өчен дә, аларны тоту өчен дә яхшы көннәр. Матди кыйммәтләр сезгә бу чорда аеруча рәхәтлек китерәчәк. Шуңа күрә кибеттә әйберләр сатып алу да күңелле вакыйга булачак. Атна уртасында берни дә вәгъдә итмәгез: әлеге сүзне үтәү шактый кыен булачак. Атна ахырында, бигрәк тә ялларда, сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Күбрәк ял итегез һәм иртәрәк йокларга ятыгыз.

Игезәкләр

Атна башында Игезәкләрне искиткеч чор көтә. Дүшәмбе яки сишәмбе көнне матурлык салонына баруыгыз ихтимал. Атна уртасында сез очраклы рәвештә генә элек сезне романтик мөнәсәбәтләр бәйләгән кешене очрата аласыз. Әгәр дә сез ызгыштан яки аерылышудан соң элемтәне яңартырга теләсәгез, чәршәмбе яки пәнҗешәмбе шундый омтылыш ясарга мөмкин. Атна азагында балаларның үз-үзләрен тотышларын (әгәр алар сезнең бар икән) җентекләп күзәтегез.

Кысла

Шау-шудан һәм көндәлек ыгы-зыгыдан ял итү өчен уңайлы вакыт. Хәтта сезнең буш вакытыгыз аз булса, йокы алдыннан медитация сеансларын үткәреп карагыз. 
Атна уртасы мирасны рәсмиләштерүгә кагылышлы мәсәләләрне җайга салу өчен уңышсыз. Ялларда өй җыештыру, ремонт ясаудан читтә торыгыз.

Арыслан

Сез форумнарда, танышу сайтларында яисә социаль челтәрләрдә кызыклы аралашуга табарга мөмкинсез. Берникадәр вакыттан соң виртуаль аралашу реалҗ тормышка күчәргә мөмкин. Шәһәр буйлап автомобиль сәфәрләре өчен атна уңайсыз: бөкегә эләгү бик ихтимал. Атна азагында күршеләрегез һәм туганнарыгыз белән бәхәскә кермәгез.

Кыз

Атна башында Кызларның барысы да бик җиңел килеп чыгачак. Максат куюыгыз белән — сезнең теләкләр үтәлә башлаячак. Бу җәһәттән дүшәмбе һәм сишәмбе тылсымлы көннәр дип атарга мөмкин. Иң мөһиме — салмак, ашыкмыйча хәрәкәт итү. 

Үлчәү

Атна башы тантаналы чараларга: юбилейлар, никахлашу йолалары, банкетларга бай вакыт. Әгәр дә сез дүшәмбе яки сишәмбе көнне яраткан кешегез белән туристик сәяхәткә барсагыз, сәяхәт бик яхшы үтәчәк. Югары уку йортында укучылар укытучылар белән мөнәсәбәтләрен яхшырта алачак. Атна уртасында йолдызлар сәламәтлегегезгә игътибар итәргә киңәш итәләр. Вак җәрәхәтләр һәм йогышлы авырулар булырга мөмкин. 

Чаян

Атна башы дәвалау-профилактика процедуралары өчен дә уңышлы булачак. Әгәр дә сез күптән түгел хирургия операциясен кичергәнсез икән, тиз арада терелерсез. Атна азагында энергия кимү ихтимал: хәлсезлек, арыганлык хисе барлыкка киләчәк. Күбрәк ял итәргә һәм азрак эшләргә тырышыгыз.

Укчы

Сезне күңелле сюрпризлар көтә. Бу атна концертларга, кинотеатрларга, күргәзмәләргә йөрергә шәп вакыт. Бу көннәрдә ир белән хатын мөнәсәбәтләре хисләрне яңарту чорын кичерә. Сез үзегезнең партнёрны яңача күрә, анда моңарчы күрелмәгән сыйфатларны ача аласыз. Ял көннәрендә романтик мөнәсәбәтләрдә пауза булырга мөмкин.

Кәҗәмөгез

Атна башында фатирыгызда нәрсәдер үзгәртергә теләк туарга мөмкин. Бу җиһазларны алыштыруга, интерьерны тулысынча яңартуга яхшы атна. Әгәр дә сез күптән йорт хайванын сатып алырга теләгән булсагыз, хәзер моны эшләргә вакыт җитте. Йортыгыз чистарак һәм матуррак булган саен, сезнең кәефегез дә яхшырыр.

Сукояр

Сездә, бәлки, яңа романтик мөнәсәбәтләр барлыкка килер. Урамда, транспортта, кафеда яңа кеше белән таныша аласыз. Ул романга күчмәскә дә мөмкин, әмма аның матур тәэсирләре барыбер калачак. Шулай ук балалар белән аралашу өчен уңайлы дәвер, алар сезне уңышлары белән шатландырачак.

Балык

Гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, психологик климатка да игътибар итегез. Сез элекке үпкәләрегезне җиңеп, гаилә тормышын гармония халәтенә китерә алачаксыз. Атна уртасында күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Югыйсә, баш авыртулары булу да ихтимал.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев