Логотип Идель
Эксклюзив

Йолдызлыклар турында сез белмәгән фактлар

Йолдызлыклар турында сез белмәгән фактларны тәкъдим итәбез:

Йолдызлыклар турында сез белмәгән фактларны тәкъдим итәбез:

Кучкар:

+ мөмкинлекнең үз кулларына төшкәнче көтә алмауларын һәм теләкләренә ирешү өчен көрәшергә кирәклеген аңлыйлар. Шуңа күрә, беркайчан да көтәргә яратмыйлар. Аларга  эшкә тиз арада барып тотыну кулайлырак кебек тоела.
+кагыйдә буларак алар талантлы алдакчылар түгел. Күп очракта аларга  дөресен сөйләү күпкә уңайлырак,ләкин кайвакытта кешегә тәэсир ясау өчен алдалыйлар.
+алар яңа проектлар башлау осталары. Ләкин ,кагыйдә буларак, беркайчан да башлаганнарын азагына кадәр эшләп бетермиләр.
+ башкалардан беркайчан да ярдәм сорамыйча, үзләре турында кайгырта алуларына чын күңелдән ышаналар,чөнки ярдәм сорауны зәгыйфьлек билгесе дип саныйлар. Бу еш кына аларны уңайсыз хәлдә калдыра.
+алар бөтен гомерләренең якты вакыйгалар белән тулылануын телиләр һәм барысы да гадәтигә әйләнгәндә ачулары чыга. 

Үгезбозау:

+үгезбозаулар үзләренең нык эмоциональ булмаулары белән билгеле, ләкин бу алай ук түгел. Эмоциональ тотрыклык аларга вакыт белән килә. Гадәттә яшьлектә алар хискә ирек бирәләр.
+Әгәр дә сез үгезбозаулар белән аралашкан булсагыз,аларның тавышының ничек тынычландырганын беләсез. Ул кешеләрне тыңларга мәҗбүр итә. 
+Әгәр сезгә үгезбозау үпкәләгән икән, бик кызганыч. Кагыйдә буларак, аларга кешеләрне гафу итү бик авырдан бирелә. 

Игезәкләр:

+ үз фикерләрен ничек бар шулай итеп әйтергә курыкмыйлар.
+алар гаять талантлы, тиз җайлашалар һәм яңалыкка өйрәнәләр. Шулай ук, бик әйбәт хәтерле. Детальләрне хәтерләмәсәләр дә сез сөйләгән бөтен мөһим мәгълүматны истә калдырачаклар. 
+ бер урында тыныч кына утыруның нәрсә икәнен белмиләр.
+ холыксыз булырга мөмкиннәр, аеруча якын кешеләре белән
 +Игезәкләр менә дигән алдакчылар. Шуңа күрә кемнеңдер аларны алдарга тырышуын алар шунда ук сизәләр. 

Кысла: 

+Әгәр сезгә хис-кичерешләрегез, проблемаларыгыз белән уртаклашырга кирәк булса, моның өчен иң яхшы кандидат Кысла. Ул сезне тыңлап кына калмыйча, сезнең белән бергә утырып еларга да мөмкин. Кыслалар барлык әйберләрне хис-кичерешләр аркылы кабул итәләр. 
+Еш кына аларның сәер юмор хисе булырга мөмкин.
+күпчелек Кыслалар, тыныч гаилә тормышын телиләр. Шуңа күрә, аларга сезне үзләреннән өстенрәк кую бернәрсә түгел. 
+алар әйберләргә бик яхшы фотографик хәтергә ия. 

Арыслан:

+яшьлектә алар еш оялчан кешеләр булалар, ләкин олыгайган саен үз-үзләренә ышана башлыйлар.
+Арысланнар һәр ситуациядә нәрсәдән дә булса көләргә сәбәп табалар.
+алар үзләренең мөһим, кадерле кешеләренең барысы да яхшы булуын телиләр һәм  моның өчен  барысына да әзерләр.
+ үзләрен бәяли торган кешеләр белән чолгап алырга тырышалар.
+ бөтенесен дә мөстәкыйль эшли алалар, ләкин төркемдә эшләүне өстенрәк күрәләр.

Кыз:

+Әгәр сезнең чынлап та гадел фикер ишетәсегез килсә, Кызга мөрәҗәгать итә аласыз. Алар сезгә бу дөреслек ошамаса да  дөресен әйтәчәкләр.
+аларга тормышны җитди кабул итмәү авыр. 
+Кызның тормышы, һәр көннән ләззәт табып яшәүчеләр өчен бик күңелсез тоелырга мөмкин. Ләкин аларны бер көн икенчесенә охшаган булу канәгатьләндерә. 
+аларга үзләрен тыныч хис итсеннәр өчен оешканлык, тәртип һәм контроль кирәк.
+Кыз бик сак эш итә. Аеруча, әгәр беренче тапкыр күрешәсез икән. Алар сезгә дөрес сүзләрне табып, иң беренче чиратта башта сезне ачачаклар, аннары гына үзләре. 

Үлчәү:

+алар еш кына бәхәснең кызган вакытында юк булырга мөмкиннәр. Ләкин әйтер сүзләре булмаганга түгел, ә вакытларын әрәм итүнең мәгънәсен күрмәгәнгә. 
+аларга беркайчан да башкалар белән дуслашу кыенлык тудырмый.  Кагыйдә буларак, үлчәү барысы белән дә уртак тел таба ала һәм, кирәк булса, беренче адымны ясарга да курыкмый. 
+Үлчәү башка кешеләрнең хис-кичерешләрен тыңларга һәм сөйләргә ярата. Алар  башкаларны тыңлый беләләр һәм һәрвакыт булышырга әзер. 
+тынычлык сөюче кешеләр.
+озак вакыт ялгыз булырга яратмыйлар.

Чаян:

+үзләренең көнләшүләре аркасында еш кына проблемаларга очрыйлар.
+аларга зур компаниядә үз урыннарын табу авыр.
+әгәр чаян сезгә нәрсәдер сөйләргә теләсә, тыныч кына тыңлап торыгыз. Аларга сезнең киңәш һәрвакыт кирәк түгел. 

Укчы:

+фәлсәфи бәхәсләргә керергә яраталар. Кайберләре фәлсәфәгә бик җитди карыйлар һәм бу турыда сәгатьләр буена сөйләшергә әзер. 
+физик активлык алар өчен бик мөһим, чөнки тик кенә бер урында утыра алмыйлар, гел хәрәкәттә булырга тиешләр.
+аларга  үз хис-кичерешләрен вакыт-вакыт белдерү мөһим, чөнки әгәр алар моны эшләмичә, барсын да үз эчләренә туплый башласалар, чын шартлау булырга мөмкин. 

Кәҗәмөгез: 

+алар еш кына башкаларга кырыс булып тоелалар,ләкин чынлыкта алай түгел. Бары тик якынрак белергә кирәк. 
+юмор хисе гаять коры.
+үзләренең реаль киләчәк тормышларын күзаллыйлар һәм беркайчан да болытларда очып йөрмичә, нәрсә теләгәннәрен төгәл аңлыйлар. 
+алар үз хис-кичерешләрен әйләнә-тирә дөнья белән уртаклашырга уңайсызланалар. Еш кына нәрсә хис иткәннәрен яшерергә яраталар. 

Сукояр:

+ Алар уникаль һәм стандарт булмаган һәрнәрсәгә гаҗәпләнәләр.
+бары тик Сукоярлар гына үзләрен башкаларга караганда яхшырак беләләр.
+кешеләрне гаҗәпләндерә һәм шаккатыра беләләр. Шуңа күрә, күп очракта гадәти системага каршы баралар. 
+кешеләр әйләнәсендә булырга яраталар, ләкин мондый ихтыяҗны сизмиләр. Шүңа күрә нигездә үзләрен ялгызлыкта бик уңай хис итәләр. 
+алар үзләренә ышанганнарын сизәргә тиеш. 

Балык:

+барлык Балыклар эмоциональ дигән ялгыш фикер яши. 
+аларга бүтән кешеләрнең хис-кичерешләрен аңлау һәм хәлне аек акыл белән бәяләү авыр булырга мөмкин, чөнки андый вакытларда хискә биреләләр. 
+башкаларның нәрсә хис итәчәкләре мөһим түгел, чөнки Балыклар да шуны ук хис итәчәкләр. Нәкъ менә шуңа күрә алар тирә-юньдәгеләрне бәхетле итәргә тырышалар.

+кешеләр Балыкларны еш кына бәяләп бетермиләр, бигрәк тә сүз ярышлар турында барганда. Алар акрын гына хәрәкәт итәләр, ләкин һәрвакыт уңышка ирешәләр.

Алинә Маликова әзерләде

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев