Логотип Идель
Эксклюзив

Йолдызнамә: «СЕЗНЕ ҮЗГӘРЕШЛӘР КӨТӘ»

Атнаның икенче яртысында эштә шактый ук четерекле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Алдан ук кайгыру кирәкми, хезмәттәшегезнең ярдәме белән барлык мәсьәләләр дә тиз чишелер.

Кучкар (21.03–20.04) 
Яраткан кешеләрегезгә җылы, назлы, ягымлы сүзләр җиткерү теләге барлыкка килә. Бу тикмәгә генә түгел! Алда сезне үзгәрешләр көтә. Атнаның икенче яртысында эштә шактый ук четерекле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Алдан ук кайгыру кирәкми, хезмәттәшегезнең ярдәме белән барлык мәсьәләләр дә тиз чишелер. Бу исә үзегезгә билгеле бер нәтиҗә чыгарып куюга китерер.

Үгезбозау (21.04–20.05)
Көтелмәгән җирдән акча килеп керер. Иң мөһиме - җавапсыз кешеләргә әҗәткә бирмәгез. Эштә кәгазь эшләренең очына чыгысыз. Күп вакыт сузып килгән мәсьәләләрегезне чишәрсез. Йоклап йөрмәгез: юкса, үтә дә кызыклы яңалыклар ишетмичә калачаксыз.  

Игезәкләр (21.05–21.06)
Тирәгездәге кайбер кешеләргә карата күңелегездә канәгатьсезлек хисләре барлыкка килергә мөмкин. Әлегә эч серләрегезне беркемгә дә ачып салмагыз. Алдагы тормышыгызга зыян салуыгыз бар. Аның каравы, шәхси тормышыгызга бик тә кирәкле шәп кенә үзгәрешләр үтеп керер.  

Кысла (22.06–22.07)
Эшне җиренә җиткереп эшләү өчен аз гына көч куярга кирәк булыр. Дусларыгыз белән үзара бәхәс кубарга мөмкин. Бер танышыгыздан алынган хәбәр дөньяларыгызны яктыртып җибәрер. Инде күптәннән көтелгән өстәмә акча эшләү мөмкинлегенә бәйле хәбәрләр көтелә.   

Арыслан (23.07–23.08) 
Акча мәсьәләсендә якыннарыгыз белән киңәшләшеп кенә эшләгез. Ә менә шәхси тормышка кагылышлы әйберләр турында ялгызлыкта калып уйланыгыз. Ачык йөзле, шат күңелле, мөлаем булуыгызның матур гына нәтиҗәләре күренер! 

Кыз (24.08–22.09) 
Бу атнада күңелегезгә ятышлы эшләр белән генә шөгыльләннргә тырышыгыз. Мәҗбүри булганнарын киләсе атна башына калдырыгыз. Юкса, авыр булачак. Тирәдәгеләрне үзегез белән ничек сөйләшергә кирәклегенә төшендерегез. Борчылмагыз, сезне дөрес аңларлар.   

Үлчәү (23.09–23.10) 
Эштә җитәкчегезнең юк-барга бәйләнүе алҗыта башладымы? Хафаланмагыз – хезмәт сөючән, тырыш булуыгызны аңлаганнан соң фикерен үзгәртәчәк ул. Атна ахырында гаиләгездәге мөнәсәбәтләрне тагын да җылытып, җанландырып җибәрердәй хәлләр көтегез.   

Чаян (24.10–22.11) 
Күңелегезгә якын кешеләр белән күбрәк аралашыгыз. Язгы хәлсезлек, төшенкелекне бетерү өчен шулай кирәк, ди йолдызлар. Эш сөючән Чаяннарның тормышында менә дигән мөмкинлекләр көтә. Әмма уңышка илтәсе юлның озынрак буласын белеп торыгыз.   

Укчы (23.11–21.12) 
Акча мәсьәләсе итәктән тарта башлар. Күбрәк исраф итә башлагансыз ахры, бу турыда уйланырша вакыт. Хәер, инде бу атнада ук матди хәлне яхшыртуның искиткеч шәп мөмкинлекләре пәйда булыр. Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләрнең алынуына бәйле булыр алар.     

Кәҗәмөгез (22.12–20.01) 
Эшегезгә бәйле бер бик матур хәбәрне ишетеп мәмнүн калырсыз. Иң элек матди хәлнең яхшыруына өметләндерер кебек ул. Ялларда дусларыгыз белән эчкерсез аралашу вакытында сәеррәк хәлләр турында белеп, үзегезгә шәп кенә нәтиҗәләр чыгарып куярсыз.   

Сукояр (21.01–19.02) 
Тормышыгызның барлык өлкәләрендә уңыш сезгә елмаерга гына тора. Иң мөһиме, дүшәмбедән бөтен фикерләрне туплап, вак-төяккә вакытыгызны әрәм итмәскә! Атна ахырында дәрәҗәле бер кешенең үзегездән ярдәм соравы күңелле генә бер хәл белән тәмамланыр.    

Балык (20.02–20.03) 
Эштә мактаулы хезмәткәргә әйләнерсез. Бик зур күңел күтәренкелеге барлыкка килү нәтиҗәсе бу. Атна урталарында балаларыгыздан сөенечле хәбәрләр ишетү ямь өстенә ямь булыр.  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев