Логотип Идель
Эксклюзив

Үзебез сайлыйбыз!

Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.

Татарстан халкы әйләнә-тирә мохит төзеклеге ягыннан иң бәхетлеләр исәбендә. Соңгы биш елда гына зур шәһәрләрдә, район үзәкләрендә күпме ишегаллары тәртипкә китерерде, спорт, балалар мәйданчыклары булдырылды, күпсанлы парк-скверлар барлыкка килде. Ә иң мөһиме – боларның барысы да кешеләр сүзенә колак салып башкарыла.

Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала. Парклардан тыш, Татарстан халкы шулай ук «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалларын да сайларга мөмкин. Димәк, барысы да кешеләр активлыгыннан тора. Тавыш бирүдә ярдәм итү өчен Татарстанның волонтерлык штаблары да җәлеп ителгән. Мәгълүмати нокталар  җәмгыять урыннарында җәелдерелгән. Казан, Чаллы, Әлмәт Бөгелмә шәһәрләрендә 200гә якын волонтер җәлеп ителгән.

Сораштыруга Татарстанның барлык 45 районы һәм муниципалитетларындагы иҗтимагый киңлекләр кертелгән. Һәр кеше билгеле бер районда яки шәһәрдә бер генә тавыш калдыра ала. Тавыш бирүдә барлыгы 204 иҗтимагый киңлек катнаша. Алар арасында – парклар, скверлар, яр буйлары, бульварлар һәм урамнар. Шулай ук Татарстан буенча 3087 ишегалды өчен тавыш бирергә мөмкин. Әлеге ишегалларына якын торган күпфатирлы йортларда яшәүче кешеләр саны да исәпкә алыначак. Ягъни тавышлар санының биредә яшәүчеләр нисбәтенә карап, топ-200 объект сайлаячаклар. Тавыш санауның мондый системасы күп кеше яшәгән йорт тирәләренә дә, халкы азрак булганнарына да җиңү мөмкинлеге бирә. 

Үз фикереңне белдерү өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация узарга кирәк. Порталда теркәлмәгән кеше моны телефон номерын кулланып кына башкарырга мөмкин. Күрсәтелгән номерга шылтырату булачак, номерның соңгы 5 саны – тикшерү коды. Аннары тавыш бирү сайтында «Сайларга» дигән төймәгә басабыз. Әйдәгез, бергәләп Татарстаныбызны яшәү өчен иң уңайлы урын итәбез!

Тавыш бирү өчен сылтама: https://gorodsreda.tatar.ru/

Тимур Кадыйров, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе рәисе: 

– Ел саен Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә. Казан гына түгел, муниципаль районнар да игътибар үзәгендә булуы аеруча сөендерә. Һичшиксез, бу бик яхшы инициатива. Чөнки балачактан без буш вакытны урамда үткәрергә, төрле паркларда, яр буенда йөрергә күнеккәнбез. Иҗтимагый киңлекләр яхшы төзекләндерелгән, тиешлечә җиһазландырылган булса, бу бигрәк тә күңелле. Бу юлы 14 яшьтән башлап яшүсмерләр дә тавыш бирә ала. Димәк, үсмерләр үзләренең күңеленә якын булган мәйданчыклар булдыра алачак. Өстәвенә, сайлау мөмкинлеге бирелүе – хөкүмәткә республика халкының актив гражданлык позициясендә булуы мөһимлеген күрсәтә.

Мөнир Гафиятуллин, икътисад фәннәре кандидаты, доцент:

– Җиде ел эчендә бөтен Татарстан буенча 351 парк һәм сквер яңартылды! Ә быел тагын 67 яңа объект төзү планлаштырыла. Хәзер тавыш бирү юлы белән без иҗтимагый киңлекләрне сайлыйбыз. Берничә айдан шушы территорияләрнең нинди булачагы турында фикер алышуда катнаша алачакбыз – архитекторлар проектлар эшли һәм киләсе җәйдә республика районнарында яңа парклар барлыкка киләчәк. Шулай итеп, парк челтәре үсә, шәһәрнең йөзе формалаша. Ә тавыш бирүдә 14 яшьтән катнашу мөмкинлеге туган шәһәреңне яки бистәңне уңайлы һәм матур гына түгел, заманча итү мөмкинлеге дә тудыра. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев