Логотип Идель
Эксклюзив

"Зөлайха күзләрен ача" (өзек)

Ишегалдына инде караңгы төшкәч кайтып керделәр. Утынны әрдәнә янына бушаттылар (Мортаза иртәгә ярачак), Сандугачны тугарып, чананы яшереп куйдылар. Убырлы карчык ягындагы калын бәс каплаган тәрәзәдә ут юк. Зөләйха барыбер белә: каенана аларның кайтып кергәнен шундук сизде.

Язучы Гүзәл Яхина Британиянең Oneworld басмасы тарафыннан инглиз телендә бастырылган "Зөләйха күзләрен ача" романы өчен EBRD халыкара әдәби премиясе финалистлары өчлегенә керде. Шул уңайдан, романның бер өзеген сезгә дә укырга тәкъдим итәбез. 

Ишегалдына инде караңгы төшкәч кайтып керделәр. Утынны әрдәнә янына бушаттылар (Мортаза иртәгә ярачак), Сандугачны тугарып, чананы яшереп куйдылар.
Убырлы карчык ягындагы калын бәс каплаган тәрәзәдә ут юк. Зөләйха барыбер белә: каенана аларның кайтып кергәнен шундук сизде. Менә хәзерге минутта ук тәрәзә янында идән такталарының хәрәкәтенә колак салып тора ул: керү ишеге шапылдавыннан бу такталар башта ничек итеп сискәнеп китәрләр, ә аннары хуҗаның авыр адымнарыннан ничек итеп шыгырдый башларлар. Мортаза чишенеп юынгач, әнисе ягына кереп китәчәк. Ул моны «кичке сөйләшү» дип атый. Чукрак карчык белән ни турында, ничек сөйләшеп була инде? Зөләйха моны һич аңламый. Шулай булса да, бу сөйләшүләр шактый озакка, хәтта сәгатьләр буена сузыла. Мортаза әнисе яныннан тынычланып, канәгать булып чыга, хәтта елмаерга, шаяртып алырга да мөмкин.
Аларның бүгенге кичке сөйләшүләре Зөләйха өчен бик кулай булды әле. Ире, чиста күлмәген киеп, Убырлы янына кереп китүгә, Зөләйха җилкәсенә әле кибеп тә өлгермәгән толыбын салып, өйдән чыгып чапты.
Буран Юлбашны эре бөртекле каты кар белән каплаган. Зөләйха, башын дога укыгандагы кебек аска иеп, җилгә каршы урам буйлап бара. Өйләрнең керосин лампаларыннан төшкән сары яктылыктан ямь биреп җемелдәп торган кечкенә тәрәзәләре караңгыда әйбәтләп күренми дә.
Менә басу капкасына да килеп җитте. Биредә соңгы өйнең коймасы астында Юлбашка – койрыгы, басу кырына борыны белән басу капкасы иясе яши. Зөләйханың аны күргәне юк, әмма аны нык ачулы, мыгырдаучан, диләр. Ничек инде башкача булсын? Эше шундый бит: авылдан явыз рухларны куарга, аларны басу капкасыннан авылга үткәрмәскә, әгәр инде авыл халкының урман ияләренә дә үтенечләре туа икән – ярдәм итәргә, арадашчы булырга. Җитди эш бу – күңел ачып йөрү түгел. Зөләйха толыбын ачты да, күлмәк бөрмәләрендә озаклап казынып, биленә чорнаган күчтәнәчле дымлы чүпрәкне чишеп алды.
– Гафу ит еш борчыганым өчен, – диде Зөләйха буранга. – Син бүген дә ярдәм ит, зинһар, кире какма.
Ияләргә ярау – җиңел, гади эш түгел. Кайсы иянең нәрсә яратканын белергә кирәк. Өйалдында яшәүче бичура, мәсәлән, талымсыз. Аңа юылмаган, бераз ботка яки аш калган ике тәлинкә куеп калдырсаң, төнлә аларны ялап бетерә дә шуның белән канәгать кала. Мунча бичурасы – таләпчәнрәк – аңа чикләвек яки көнбагыш бир. Абзар иясе – камыр ашын, капка иясе төйгән йомырка кабыгын ярата. Ә менә басу капкасы иясе – баллыны. Әнисе шулай өйрәтте аны.
Зөләйха беренче мәртәбә аңа үтенеч белән – кызлары каберләрен карап торуын, кыш көне, туңып ятмасыннар, дип, карны калынрак итеп ябуын, явыз, кара рухларны куып торуын сорап, зират иясе белән сөйләшсен дип, конфетлар китергән иде. Аннары балда болгатылган чикләвекләр, таралып торган кош теле, киптерелгән җиләк-җимеш алып килде. Алма кагын әле беренче генә китерүе. Яратыр микән?
Какның ябышкан кисәкләрен аерып, берәм-берәм үз алдына ташлады. Җил, аларны эләктереп алып, каядыр кырга очыртып алып китте дә, әйләндерә-бөтерә, басу капкасы иясе оясына китереп салды.
Бер генә кисәк тә Зөләйханың үзенә очып кайтмады: димәк, басу капкасы иясе аларны кабул итте. Болай булгач, Зөләйха үтенечен гамәлгә ашырачак: зират иясе белән үзенчә сөйләшәчәк, аны күндерәчәк. Кызлары язга кадәр җылыда, тынычлыкта ятачак. Зөләйха зират иясе белән турыдан-туры сөйләшергә курыкты – ни дисәң дә, ул бит гади хатын, өшкерүче түгел.
Ул, басу капкасы иясенә рәхмәтен белдереп, караңгылыкка баш иеп, өенә ашыкты. Тизрәк, тизрәк, Мортаза Убырлы карчыктан чыкканчы кайтып җитәргә кирәк. Өйалдына килеп кергәндә, Мортаза әнисе янында иде әле. Ул, Бөек Аллаһка рәхмәтен белдереп, учлары белән битен сыпырып куйды. Әйе, бүген ул чынлап та Зөләйха яклы.
Җылыга керү белән, ару-талчыгу биләп алды. Кул-аяклар чуен төсле каткан, баш мамыкка әйләнгән. Тән исә бер генә нәрсәне сорый – тынычлык, ял. Ул тиз генә иртән үк суынган мичкә ягып җибәрде. Сәкедә Мортаза өчен табын әзерләде, аңа ризыклар тезеп куйды. Кышкы абзарга кереп, анда мичкә якты. Терлекләргә ашарларына салып, асларын чистартты. Тайны, кичке имезү вакыты җиткәнгә, Сандугач янына кертте. Күбәләкне савып, сөтне сөзеп куйды. Биек киштәдән иренең мендәрен алып күпертте (Мортаза биек мендәрдә йокларга ярата). Ниһаять, үз ягына керергә дә мөмкин, мич артына.
Гадәттә, сандык өстендә балалар йоклый, ә хатыннарга сәкенең ирләр ягыннан калын, үтә күренми торган чыбылдык белән аерылып торган әллә ни зур булмаган өлеше тияргә тиеш. Тик менә унбиш яшьлек Зөләйха Мортаза өенә килгәндә шундый кечкенә буйлы иде, беренче көндә үк Убырлы, әле ул чакта ачык сары-коңгырт күзләрен килененә текәп: «Бу чәнти бармак буе кечкентәй сандыктан да егылып төшмәс», – диде. Һәм Зөләйханы тимер пластиналар һәм ялтырап тырпаеп торган кадаклар белән тышланган зур иске сандык өстенә урнаштырдылар. Шуннан бирле ул үсмәде – аны кая да булса күчерергә кирәк түгел иде. Сәкене Мортаза тулысынча үзе биләде.
Зөләйха, сандык өстенә матрас, юрган җәеп, баш аша күлмәген салды да чәчләрен сүтә башлады. Бармаклар тыңламый, баш күкрәккә салынып төшә. Ярым йокылы хәлдә ишетә – ишек шапылдап ябылды: Мортаза үз урынына кайта.
– Хатын, син мондамы? – дигән сүзләр ишетелде ирләр ягыннан. – Мунчаны ягып җибәр әле, әнинең юынасы килә.
Зөләйха учлары белән битен каплады. Мунчаны ягар өчен күпме вакыт кирәк бит. Өстәвенә Убырлы карчыкны юындырырга… Көч-дәрманны каян алырга? Хет тагын бер-ике мизгел генә булса да шулай селкенмичә утырырга иде. Көч тә килер, ул да торыр, мунчасын да ягар…
– Йоклыйсы иттең мәллә? Чанада йоклыйсың, өйдә йоклыйсың. Әни хаклы: ялкауның ялкавы син!
Зөләйха сикереп торды.
Мортаза аның сандыгы янына килеп баскан: кулында – филтәсе тигезле-тигезсез янып торган керосин лампасы, уртасы тирән чокырлы киң ияге ачудан киеренкеләнгән. Иренең калтырап торган күләгәсе мичнең яртысын каплый.
– Йөгерәм, йөгерәм, Мортаза, – диде карлыккан тавыш белән Зөләйха.
Йөгереп тә китте.
Бу бит җиңел эш түгел: әүвәл мунчага илтә торган кар баскан юлны чистартырга кирәк (иртән чистартмады – ягылыр дип уйламаган иде). Аннары коедан су ташырга – егерме чиләк, Убырлы суны күп түгеп юынырга ярата. Мичен ягып җибәрергә. Бичурага шукланмасын, әдәпсезләнмәсен, мичне сүндермәсен, сөрем чыгармасын, чабынырга комачауламасын өчен эскәмия артына чикләвек сибәргә. Идәнен юарга. Себеркене, җебетеп, пешерергә куярга. Чормадан кипкән үләннәр алып төшәргә: эт тигәнәге – хатын-кыз һәм ирләрнең яшерен җирләрен юар өчен, бөтнек – хуш исле бу чыксын өчен, әле аларны кайнатып алырга. Мунча алды идәненә чиста палас җәяргә. Убырлы карчык өчен дә, Мортаза һәм үзе өчен дә чиста кием китереп куярга. Мендәр белән эчә торган салкын су тутырылган кувшинны да онытмаска. Уф, ничек өлгерер?!
Мунчаны Мортаза ишегалдының бер почмагына, амбар белән абзар артына салып куйды. Мичен заманча ысул белән чыгарды. Казаннан алып кайткан журналдагы сызымнар белән озак интекте: бернинди аваз чыгармыйча, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, журналның сары битләре буйлап киң тырнагын шудырып йөртә-йөртә, барын да төгәл аңларга тырышып шактый маташты; рәсем-сызымнар белән һәрдаим чагыштырып, берничә көн кирпечләрне өйде. Казандагы Пруссия фабриканты Дизе заводында, үлчәмнәрен биреп, корыч бак ясатты, аны билгеләнгән текә чыгынтыга төгәл итеп урнаштырды, шома итеп балчык белән сылап куйды. Мондый мич мунчаны да, суны да бик тиз җылыта – утыныңны өстәргә генә өлгер, – гади мич кенә түгел бу, сокландыргыч бер нәрсә. Мулла-хәзрәт тә килеп карап китте, аннары үзенә дә шундый мич ясатып алды.
Бу эшләр белән йөгереп йөргәндә, арыганлык каядыр еракка кереп качты да яшеренде, йомгакка әйләнде – әллә баш артында, әллә умырткада шунда. Тиздән бәреп чыгачак, әлбәттә – тыгыз дулкын булып каплаячак, аяктан егып батырып үтерәчәк. Кайчан буласы гына билгесез. Менә инде мунча җылынды – Убырлы карчыкны юынырга чакырырга да була.

***

Мортаза әнисе янына ишек шакымыйча керә, ә Зөләйхага, ишеккә кагылганчы, аның алдындагы идәндә аяклары белән озак һәм каты итеп таптанып торырга кирәк – явыз карчык аның керүенә әзер булып торырга тиеш. Убырлы уяу булса, идән такталары шыгырдавын сизеп, киленен сукыр күзләрен усал акайтып каршы ала. Ә инде йоклаган булса, Зөләйха шундук чыгып китәргә һәм соңрак керергә тиеш.
«Бәлки йоклагандыр!» – дип өметләнеп уйлап алды каенанасы ишеге төбендә тырыша-тырыша таптанып торган Зөләйха. Ишекне бераз ачып, шушы ярыкка башын тыгып карады.
Металлдан челтәрләп эшләнгән аскуймадагы өч зур керосин лампасы иркен бүлмәне нык яктыртып утыра (Убырлы карчык аларны кичен Мортаза керер алдыннан гел яндырып куя). Юка һәм үткен пычак белән кырылган һәм елга комы белән алтынсу төскә кергәнче ышкылган идәннәр (Зөләйха җәй көне боларны эшләгәндә бөтен бармаклары тиресен сыдырып бетергән иде); тәрәзәләрдә кулларны кисәрлек итеп крахмалланган ап-ак челтәрләр; тәрәзәләр арасындагы стенада – бик матур кызгылт-яшел тастымал һәм озынча түгәрәк көзге. Ул шулкадәр зур – әгәр Зөләйха шул көзге каршына басса, баш түбәсеннән аякларына кадәр күренер иде. Гаять зур идән сәгате гәрәбә төсендәге лак булып ялтырый, асылма җиз теле вакытны ашыкмый гына, үз җае белән, әмма төгәл күрсәтә. Чынаяк кирпеч белән тышланган биек мичтә саргылт ут чытырдый (бу мичкә Мортаза үзе яга, Зөләйхага кагылырга да рөхсәт юк). Түшәм астына стена буйлап эленгән челтәр кебек юка ефәк кашага кыйммәтле каймадай бөтен бүлмәне чорнап алган.
Мактаулы һәм хөрмәтле урында – түр башында – бизәкләп коеп эшләнгән аркалы зур тимер караватта, күпертелгән ястык-мендәрләр өеменә чумып, кортка җәелеп утыра. Аяклары – идәндә, төсле тасма белән чигеп бизәлгән сөт төсендәге йомшак киез катада. Укмаш кашларына кадәр карчыкларча төшереп, озын, ак яулык бәйләнгән башы капчык кебек асылынып төшкән муенында туры һәм нык тора. Биек һәм киң яңак сөякләре күз кабакларының ян-яктан кыеклап салынып төшүеннән өчпочмакланган күзләренең тар ярыкларын терәтеп тора.
– Синең мунчаны ягып өлгерткәнеңне көтә-көтә үлеп китәргә мөмкин, – диде тыныч кына каенана.
Авызы, карт казның арты кебек эчкә баткан һәм җыерчыкланган, тешләре төшеп беткән диярлек, шулай булса да сөйләве аңлаешлы һәм төгәл.
«Үләрсең, ди, хәзер, – дип уйлап алды Зөләйха бүлмәгә кергәндә. – Әле мине җирләгәндә минем турында әллә нинди шакшы сүзләр сөйләрсең».
– Үлемемне көтмә дә, өметләнмә дә, мин әле озак яшәргә җыенам, – диде карчык. Яшмадан ясалган тәсбихын бер читкә куйды да вакыттан каралып беткән кәкре башлы таягын яныннан капшап тапты. – Без Мортаза белән барыгыздан да озаграк яшәячәкбез, без – нык тамырдан һәм яхшы токымлы агачтан үскәнбез.
«Хәзер мине черек тамырдан дип әйтәчәк инде», – дип борчылып, авыр сулап куйды Зөләйха, карчыкка эт тиресеннән халат кебек тегелгән озын тунын, мех калпагын һәм киез итекләрен китереп бирде.
– Без – син түгел, сыек канлы җебегән, – диде карчык, үзенең сөяккә калган аягын алга сузып. Зөләйха сак кына аның аягыннан мамык кебек йомшак киез катасын салдырып, биек кунычлы каты киез итек кидерде. – Ни буең, ни кыяфәтең юк. Бәлки синең бот арасындагы нәмәрсәңә яшь чагында бал сыланган булгандыр, ә бит ул җирең дә бик сәламәт булып чыкмады, ә? Гел кызлар гына таптың, әле аларның да ник берсе исән калсын.
Зөләйха икенче киез катаны ныграк тартты булса кирәк, карчык авыртудан кычкырып җибәрде.
– Әй, кызый, саграк кылан, кисәк тартма! Мин сиңа дөресен әйтәм, үзең дә беләсең. Сезнең нәсел, коры сөяк, бетә, корый. Ул дөрес тә: черек тамырга – череп бетәргә, сәламәт тамырга – яшәп китәргә һәм яшәргә дә яшәргә!
Убырлы, таягына таянып, караватыннан торды һәм шундук Зөләйхадан бер башка биек булды. Тоякка охшаган киң ияген күккә чөеп, ак күзләрен түшәмгә текәде:
– Бөек Аллам бүген миңа бу турыда төш иңдерде.
Зөләйха Убырлы җилкәсенә җиңел тунын салды да, мех калпагын кидереп, муенын йомшак шәл белән урады.
Ходаем, тагын төш! Каенана төшләрне сирәк күрә, әмма төшенә кергәннәр күрәзә булып чыга: сәер, кайчакта куркыныч, ишарәләр һәм әйтелеп бетмәгән фикерләр белән тулы күзпәйдалар туа; аларда киләчәк тормыш, тонык, кыек көзгедәге кебек, томанлы һәм бозылып, нык үзгәреп чагыла. Хәтта Убырлы карчык үзе дә аларның мәгънәсен һәрчак аңлата алмый. Бер-ике атна яки берәр ай үткәч, сер барыбер ачыла – ни дә булса була; еш кына – начары, сирәк кенә – яхшысы, әмма һәрчак – ул вакытка инде ярым онытылган төштәге күренешне бозык төгәллек белән кабатлый торган мөһим нәрсә.
Карт убыр беркайчан да ялгышмый. Мең тугыз йөз унбишенче елда, улының туеннан соң ук, кызыл чәчәкләр арасында адашып йөргән Мортазаны төштә күрә. Төшне юрый алмыйлар, әмма тиздән хуҗалыкта янгын чыгып, амбар белән иске мунча нигезенә кадәр янып бетә – шулай итеп төшнең сере ачыла. Ике айдан соң карчык төнлә тау булып өелгән, зур мөгезләр тырпаеп торган сары баш сөякләрен күрә һәм Юлбаш авылында бөтен терлекне кырып салачак ящүр (тилчә) эпидемиясе киләчәген әйтә. Шулай була да. Алдагы ун елда бары тик куркыныч һәм кайгы китергән төшләр генә керә: елга буйлап берәм-берәм аккан бала күлмәкләре; икегә ярык бишекләр; канга баткан чебешләр… Бу вакыт эчендә Зөләйха дүрт кыз таба, кызганыч: туу белән дүртесен дә җирлиләр. Егерме беренче елда Зур ачлык турында күргән төше тагын да куркынычрак була: каенана төшенә корым кебек кап-кара һава болыты керә – кешеләр шунда суда йөзгән кебек йөзеп йөриләр һәм, бер-бер артлы аяк-кулларын, башларын югалтып, акрын-акрын юкка чыга баралар.
– Без монда озак утырачакбызмы тирләп, – карчык, түземсезләнеп, таягы белән идәнгә бәреп алды да, беренче булып, ишеккә юнәлде. – Урамга чыгар алдыннан мине тирләтеп салкын тидертмәкче буласыңмы?!
Зөләйха тиз генә керосин лампаларының филтәсен борып сүндерде дә аның артыннан элдерде.
Болдырга чыккач, Убырлы туктап калды – урамга берүзе чыкмый. Зөләйха каенанасын терсәгеннән тотып алды – ә тегесе, озын, буыннары чыккан бармакларын кулына чәнчеп, Зөләйхага тотынды – мунчага алып китте. Бата торган йомшак кардан сакланып кына атлап, әкрен генә баралар. Буран һаман туктамаган, сукмакны яңадан яртылаш кар каплаган.
– Ишегалдын кардан син чистарттың мәллә? – диде Убырлы, мунчаның албүлмәсендә авыз кырые белән мыскыллы көлемсерәп, бер үк вакытта үзеннән кар сарган тунын салдырырга рөхсәт итеп. – Шулайдыр шул, күренеп тора.
Башын чайкап, калпагын идәнгә төшерде (Зөләйха тиз генә үрелеп алды), ишекне капшап табып, чишенү бүлмәсенә үзе кереп китте.
Мунчадан кайнар суда парландырылган каен себеркесе яфраклары, эт тигәнәге һәм юеш агач исе аңкый. Убырлы стена буендагы озын сәкегә барып утырды, дәшми тора: үзен чишендерүен көтә. Зөләйха башта эре сәйләннең авыр төймәләре тагылган ак яулыгын, аннары алдан бизәкле каптырма куелган киң бәрхет жилетын салдырды. Аннан соң – коралл, энҗе, затлы пыяладан тезелгән, вакыт узудан каралып чыккан авыр муенсаны, калын тукымадан тегелгән өске күлмәген, юка эчке күлмәген, киез итекләрен, шараварларын – әле берсен, әле икенчесен; мамык оекбашын, йон оекбашын, гади җеп оекбашын. Калын, җыерчыкланып беткән колагыннан зур, ярымай алкаларын да салдырмакчы булган иде, тегесе: «Кагылма! Югалтасың… яки, югалттым, дип әйтерсең…» – дип кычкырды. Җыерылган тиреле бармакларындагы тонык сары металлдан ясалган йөзекләренә Зөләйха шулай ук кагылмаска булды.
Убырлының катгый билгеләнгән тәртиптә төреп куелган киемнәре бөтен сәкене биләде – бер стенадан икенчесенә кадәр. Каенана игътибар белән барлык киемен капшап чыкты – канәгатьсезлек күрсәтеп, иреннәрен кысты, кайберләрен рәтләп, тигезләп куйды. Зөләйха үзенең киемнәрен ишек төбендә торган керләнгән кер кәрзиненә тиз генә ташлады да карчыкны чабыну бүлмәсенә алып кереп китте.
Ишекне бераз гына ачып җибәргәннәр иде – аларны кайнар һава, кызган ташларның һәм җебетелгән юкә кабыгының хуш исе төреп алды. Бите һәм аркасы буйлап тир ага башлады.
– Мунчаны әйбәтләп ягарга ялкауландыңмы? Мунча җылынмаган… – диде карчык, ян-ягын ышкый-ышкый, теш арасыннан гына. Иң биек ләүкәгә менеп, түшәмгә карап ятты, күзләрен йомды – тирләргә кирәк.
Зөләйха алдан әзерләп куелган ләгәннәр янына чүгәләп, чылатылган себеркеләрне йомшартырга кереште.
– Начар йомшартасың, – дип мыгырдавын дәвам итте Убырлы. – Күрмәсәм дә, сизеп торам: начар, начар! Син аларны, кашык белән аш болгаткан кебек, ләгәндә тегендә-монда йөртәсең, аларны камыр баскан кебек басарга кирәк… Мортаза сине, булдыксыз бер бәндәне, ник сайлады икән, ә? Бот арасындагы бал белән генә гомер буе тук булмыйсың бит…
Зөләйха, тезләнеп, себеркеләрне карчык өйрәткәнчә баса башлады. Тәне кызды, бите һәм күкрәге буйлап тир агып төште.
– Ә-ә, белдеңме инде, – дигән тавыш ишетелде биек ләүкәдән. – Мине каты себеркеләр белән чабарга җыенган идеңме, эшлексез? Мин үземне кимсеттермәм. Мортазамны да бирмәм. Аллаһ миңа шуның өчен озын гомер бүләк иткән, аны синнән саклау өчен… Миннән башка аны кем сакласын? Син аны яратмыйсың, кадерен дә белмисең – кыланасың гына. Салкын, кыланчык, җансыз – менә кем син. Мин синең кем икәнеңне сизәм, ничек кенә сизәм әле…
Ә төш турында берни дә әйтмәде.
Явыз карчык кич буе җанны ашаячак инде. Зөләйханың бу турыда ишетәсе килүен, түземсезләнеп көтүен белә. Әйтми, газаплый.
Зөләйха яшькелт суы агып торган ике себеркене алды да Убырлы янына ләүкәгә менде. Башы түшәм астына җыелып яндырып ала торган һава катламына эләкте, шундук улый башлады. Күзләренә төрле төстәге ком бөртекләре күренеп-күренеп китә, очалар, дулкын булып тирбәләләр.
Менә ул, Убырлы, янәшәдә генә: киң мәйдандагы кыр кебек, стенадан стенага кадәр җәелеп яткан. Буыннары, тырпаеп торган карт сөякләре өскә карап акаеп тора, йөзьеллык тәне сәер калкулыклар кебек алар арасына таралган, тиресе исә катып калган убылмадай салынып төшкән. Менә шул тигезле-тигезсез, әле ерганаклар белән бүлгәләнгән, әле кабарынып күтәрелгән үзәнлекләр буйлап җем-җем килеп тир елгачыклары бормаланып ага.
Убырлыны корсагыннан башлап ике куллап чабарга кирәк. Бу – мәҗбүри. Зөләйха әүвәл, аның тиресен әзерләп, себеркене тәне буйлап сак кына йөртеп чыкты, аннары ике себеркене чиратлаштырып чаба башлады. Карчыкның тәнендә шундук кызыл таплар килеп чыкты, каен яфраклары төрле якка сибелде.
– Чаба да белмисең бит, хәчтерүш. Ничә ел өйрәтәм бит инде мин сине… – диде, озакка сузылган себерке чапкан тавышны басар өчен үз тавышын күтәреп. – Чап катырак! Яле, яле, җебегән тавык! Минем карт сөякләремне җылыт!.. Усалрак эшлә, хөрәсән ялкавы. Үзеңнең сыек каныңны куып җибәр, бәлки куерыр! Мондый җебегән булгач, иреңне төннәр буе ничек яратасың соң син, ә? Китәр, китәр Мортаза, икенче хатынга китәр, каты итеп себерке белән чаба һәм ярата белгәнне табар да!.. Мин була торып та синнән катырак чаба алам. Яхшы итеп парландыр, югыйсә сугып җибәрәм. Чәчләреңнән эләктереп алырмын да ничек эшләргә икәнен күрсәтермен! Мин – Мортаза түгел, теләсә ни кыланырга юл куймам! Көчең, дәрманың кайда соң синең, җебегән тавык! Син үлмәгән бит әле. Әллә үлдеңме? – дип, тамагын ертып кычкыра башлады карчык, зәһәреннән кыегаеп киткән йөзен түшәмгә таба күтәреп.
Зөләйха, Убырлының болай кимсетүенә чыдый алмыйча, булдыра алуын күрсәтергә тырышып, ике себеркене дә нык тотып бөтен көченә селтәнеп, аның дер-дер килгән парда җемелдәп торган тәнен балта белән чапкандай чаба башлады. Һаваны ярып, себерке чыбыклары выжлый – карчык сикереп-сикереп китә, корсагы һәм күкрәге буйлап алсу төстәге киң сызыклар йөгерешә, аларда, кара бөртекләр булып, кан тамчылары бүртеп-бүртеп чыга.
– Ниһаять, – диде Убырлы, авыр сулап, башын яңадан ләүкәгә куеп.
Күзләре томалана башлаган Зөләйха ләүкә баскычыннан салкын, тайгак идәнгә төште. Тыны кысыла, куллары калтырый.
– Тагын пар өстә дә аркамны чап, – дип боерды Убырлы тыныч кына, әмма эшлекле тонда.
Ходайга шөкер, карчык идәндә юынырга ярата. Кырыена кадәр су тутырылган гаять зур агач ләгәнгә кереп утыра, аңа җайлап кына озын аякларын, кендегенә кадәр салынып төшкән күкрәкләренең такта кебек тигез капчыкларын тутыра да, Зөләйхага шәфкать белән карап, бер-бер артлы берәмләп кулларын, аякларын суза. Ә тегесе, аларны кайнар суда җебетелгән юкә мунчаласы белән ышкып, озынча сузылып тәгәрәшкән кер йомрыларын идәнгә юып төшерә.
Инде башны юарга кирәк: ботына кадәр җиткән, көмешләнгән юка ике чәч толымын әүвәл сүтәргә, сабынларга, асылмалы зур ярымай алкаларга кагылмыйча һәм сукыр күзләренә су кертмичә юып төшерергә.
Берничә чиләк салкын су белән коенып алгач, Убырлы әзер булды. Зөләйха аны чишенү-киенү бүлмәсенә алып чыкты, сөлгеләр белән чәчләрен, тәннәрен сөртеп киптерә башлады. Карчык серле йокысы турында берәр сүз әйтмәс микән, дип уйлап куйды. Бүген улына бу турыда сөйләгән булуына Зөләйха шикләнми, ул аңа барысын да шундук җиткереп тора.
Кинәт Убырлы алга сузган сөяк бармагы белән Зөләйханың янтыгына каты итеп, авырттырып төртеп алды. Зөләйха, «Ай» дип кычкырып җибәрде һәм читкә тайпылды. Карчык тагын бер кат төртте. Өченче һәм дүртенче … ни булган моңа? Әллә артык парланды микән? Зөләйха стена янына сикереп басты.
Бер-ике мизгелдән каенана тынычланды. Инде гадәткә кергән таләп хәрәкәте белән кулын сузып, түземсезләнеп бармакларын уйнатты. Зөләйха аңа алдан ук эчә торган су салып әзерләп куелган чүлмәкне тоттырды. Карчык комсызланып эчә башлады, су тамчылары тирән буразналар буйлап авыз кырыеннан иягенә агып төште. Аннары карчык, селтәнеп торып, савытны бар көченә стенага бәрде. Балчык чүлмәк кисәкләргә бүленеп челпәрәмә килде, бүрәнәләр буйлап кара су таплары агып төште.
Зөләйха, иреннәрен кыймылдатып, тавышсыз гына кыска дога укып алды. Йа Аллам, бу Убырлы белән ни булган бүген? Менә бит ничек котыра. Яшенә ияреп акылы да китте микән әллә? Зөләйха бераз көтеп торды да, аннары сак кына каенанасы янына килеп, киендерүен дәвам итте.
– Ә-ә, дәш-ми-сең-ме? – диде карчык, гаепләп һәм үзенә чиста эчке күлмәк, шараварын кидерергә рөхсәт итеп. – Һәрвакыт дәшмисең, телсез… Әгәр кем дә булса миңа әле генә мин эшләгәннәрне эшләсә, үтергән булыр идем мин аны.
Зөләйха туктап калды.
– Ә син берни дә булдыра алмыйсың: ни суга, ни үтерә, ни ярата белмисең. Синең явызлыгың, зәһәрең бик тирәндә ята, инде уянмас та; явызлыктан башка нинди тормыш, ди? Юк, син беркайчан да кешечә яши алмаячаксың. Үзең дә бит син – тавык, җебегән тавык…
…Тормышың да синең тавыкныкы кебек, – дип дәвам итте Убырлы, рәхәт-ләззәт белән сулу алып, стенага терәлеп утырды. – Минем тормыш менә дигән булды. Инде сукырайсам да, чукраклансам да – һаман яшим бит, миңа ошый болай яшәвем. Ә син яшәмисең, яши дә белмисең. Шуңа күрә сине кызганасы да килми, жәлләмим дә.
Зөләйха, карчыкның киез итекләрен күкрәгенә кысып тоткан килеш, үзен мәсхәрәләгән, йөрәгенә төшкән шушы сүзләрне тыңлап басып тора.
– Үләчәксең син тиздән, төштә күрдем. Без Мортаза белән өйдә калачакбыз, ә сине, утлы өч фәрештә очып килеп, турыдан-туры тәмугка алып китәчәк. Ничек бар, шулай күрдем: ничек итеп сине култыклап алуларын да, ничек итеп зур тәгәрмәчле арбага илтеп бәргәннәрен дә, ничек итеп упкынга алып киткәннәрен дә. Мин болдырда баскан килеш барысын да күреп тордым. Син шунда да берни дәшмәдең, бер сүз дә ычкындырмадың – Күбәләк кебек мөгрисең генә, акылдан язгандай, яшел күзләреңне миңа акайтып торасың. Фәрештәләр көлә, үзләре сине ныклап тотканнар. Камчы шартлатуга – җир убылып китте, шул ярыктан чаткылар белән төтен ургылды. Тагын бер шартлату – барыгыз да шунда очып киттегез һәм шул төтен эчендә югалдыгыз…
Зөләйханың аяклары хәлсезләнде, басып торыр рәте калмады: кулындагы киез итекләрне төшереп җибәреп, стенага килеп терәлде, идән суыгын бераз каплап торган юка паласка акрын гына шуып төште.
– Бәлки әле тиз генә булмас, – диде Убырлы, авызын тәмләп һәм зур итеп ачты. – Үзең дә беләсең: кайсы төш бик тиз тормышка аша, ә кайсы – берничә айдан, мин аларны ул чакта оныта да башлыйм…
Зөләйханың куллары тыңламый: карчыкны көчкә киендерде. Убырлы аның бу халәтен сизде, билгеле – имансызланып көлемсерәп куйды. Аннары сәкегә утырды да кәкре башлы таягына таянды:
– Бүген мунчадан синең белән кайтмыйм. Бәлки әле ишеткән бу сүзләрдән акылың зәгыйфьләнеп киткәндер. Кем белгән башыңа ниләр килгәнен. Әйдә, чакыр Мортазаны, өйгә мине ул алып керсен дә йокларга яткырсын.
Зөләйха парланган ялангач тәненә толыбын әйбәтләп киде дә чыгып чапты, өйдән ирен алып килде. Тегесе, яланбаш, киез итекләреннән карны да какмыйча, чишенү бүлмәсенә чабып керде.
– Ни булды, әни?
Әнисе янына йөгереп килеп, кулларыннан тотып алды.
– Кузгала да алмыйм… – кинәт, улының күкрәгенә башын салып, хәлсез тавыш белән әкрен генә әйтте Убырлы. – Башка түзәр хәлем калмады…
– Нәрсә, нәрсә? – Мортаза идәнгә тезләнеп, әнисенең башын, муен, җилкәләрен капшарга тотынды.
Калтыранган куллары белән карчык ….. күлмәгенең күкрәк турысындагы изү бауларын көчкә чишеп җибәрде, якасыннан тартты. Ачылып киткән изүдән тәненең чиста ак өчпочмагында эре кара бөртекләр булып укмашкан канның куе кызыл таплары каралып тора. Шундый ук кан таплары белән тиресенең болай сыдырылуы күлмәгенең ачык җирендә генә түгел, корсагына таба сузылып төшкәне дә күренә.
– Нәрсә өчен инде бу, ә? – Убырлы, авызын кәкре көянтә рәвешенә китереп, күзләреннән ялтырап торган ике яшь бөртеге кысып чыгарды һәм алар яңакларындагы бераз дерелдәп торган җыерчыкларга кереп югалды. – Мин бит аңа бернинди начарлык эшләмәдем…
Мортаза бу сүзләрдән соң сикереп торып басты.
– Син?! – дип үкерде Мортаза, артык көчәнмичә генә, Зөләйханы күзләре белән тишеп һәм янәшәсендәге стенаны куллары белән капшап.
Кулына киптерелгән үлән, мунчала бәйләмнәре эләкте – өзеп алды да читкә атты. Ниһаять, учына урам себеркесенең каты сабы килеп керде. Ул, аны ныклап тотып, бар көченә кизәнде.
– Мин аны кыйнамадым! – дип пышылдап әйтте Зөләйха, тәрәзә янына сикереп. – Беркайчан да, хәтта бармагымны да тидергәнем юк! Ул үзе сорады бит…
– Мортаза, улыкаем, кыйнама син аны, жәллә, – почмактан Убырлының калтырап чыккан тавышы ишетелде. – Ул мине жәлләмәде, ә син аны жәллә…
Мортаза себеркене турылап атты. Сабы Зөләйханың җилкәсен авырттырып китереп сукты, өстендәге толыбы идәнгә шуып төште. Киез итекләрен салды да чабыну бүлмәсенә очты. Аның артыннан ишек шапылдап ябылды, келәсе шалтырап куйды – ире аны тышкы яктан бикләп калдырды.
Зөләйха парланган кечкенә тәрәзәгә кайнар бите белән ябышып, биешеп торган кар пәрдәсе аша ире белән каенанасының ике биек шәүлә булып өйгә таба йөзеп баруын, Убырлы карчык бүлмәсе тәрәзәләрендәге утларның ничек януын һәм сүнүен, Мортазаның авыр гына атлап ничек итеп кире мунчага килүен күреп торды.
Зөләйха, зур чүмечне кулына алып, мич өстендә торган кайнар сулы ләгәнгә тыгып алды – өерелеп чыккан пар өскә күтәрелде.
Ишек келәсе тагын шалтырады: Мортаза ишек уемында эчке күлмәктән басып тора, ә кулында – шул ук урам себеркесе. Алга бер адым атлап, артыннан ишеген ябып куйды.
Кайнар су бәр! Хәзер үк, ни буласын көтеп утырма!
Зөләйха, еш-еш сулап һәм кулындагы кайнар сулы зур чүмечен алга сузып, артка чигенде, калак сөякләре белән бүрәнәләрнең тырпайган калкулыгын тоеп, аркасы белән стенага килеп бәрелде.
Мортаза тагын бер адым ясады да себерке сабы белән Зөләйха кулындагы зур чүмечне сугып төшерде. Янына килеп, аны түбән ләүкәгә күтәреп бәрде – Зөләйха тезләре белән нык бәрелеп, алар сызлавына түзә алмыйча, ләүкәгә сузылып ятты.
– Селкенмичә ят, хатын – диде усал итеп.
Һәм шундук кыйный башлады.
Урам себеркесе белән арканы кыйнау – түзәрлек әле. Мунча себеркесе белән чапкан кебек кенә. Зөләйха, ире кушканча, кузгалмыйча ята, суккан саен сискәнеп-сискәнеп куя һәм тырнаклары белән ләүкәне тырный.
Шуңа күрә ире озак кыйнамады. Тиз суынды. Ни дисәң дә, аңа әйбәт ир эләкте шул.
Шуннан соң Зөләйха аны юды, себерке белән чапты. Мортаза чишенү бүлмәсенә суынырга чыккач, салган киемнәрне юып куйды. Үзенә әйбәтләп юынырга хәле калмады – арыганлык уянды, күз кабаклары авырайды, башы томаланды: мунчала белән ян-якларын көчкә ышкып алды да чәчләрен чайкады. Мунча идәнен юарга гына кала – аннары йокларга, йокларга…
Идәнне тезләнеп юарга бала чактан өйрәттеләр. «Билдән бөгелеп яки чүгәләп бары тик ата ялкаулар гына эшли», – дия иде әнисе. Зөләйха үзен ялкауга санамый – менә хәзер тайгак, карасу төстәге идән җәймәләрен, корсагы һәм күкрәкләре белән идәнгә ятып, чуен кебек авыр башын иеп, артын югары күтәреп, кәлтә кебек шуыша-шуыша ышкып чистарта. Үзен тота алмый: айкала да чайкала.
Чабыну бүлмәсен бик тиз юып чыкты. Чишенү бүлмәсендә түшәм астына сузып ясалган киштәгә юеш паласларны элеп куйды – кипсеннәр. Күптән түгел генә Убырлы бәреп ваткан чүлмәк кыйпылчыкларын җыеп алды да идәнне кырып юарга кереште.
Мортаза әле һаман киенмәгән, ак җәймәгә төренгән килеш сәкедә ял итеп ята. Иренең күз карашы Зөләйханы әйбәтрәк, тырышыбрак, тизрәк эшләргә мәҗбүр итә – аның, буе кечкенә булса да, начар хатын түгеллеген күрсен. Менә хәзер дә, бөтен көчен җыеп һәм идәнгә җәелеп ятып, инде чиста такталар буйлап чүпрәген тегендә-монда, тегендә-монда ышкып йөртә, юеш, җыелмаган чәчләре тизлеккә ярашып айкала да чайкала, яшерелмәгән күкрәкләре идәнне себереп ала.
– Зөләйха, – түбән тавыш белән эндәште Мортаза, хатынының ялангач тәнен күреп.
Ул, тезләнеп баскан һәм идән чүпрәген тоткан килеш, билдән бөгелде, әмма йокылы күзләрен күтәрергә өлгерә алмады. Ире артыннан килеп кочып алды да сәкегә йөзтүбән илтеп салды, бар авырлыгы белән өстенә килеп ятты. Авыр сулап, гырылдый-гырылдый, аны сыта һәм каты такталарга ышкый башлады. Аның хатынын яратасы килә. Әмма тәне аңа буйсынмады – теләкләрен үтәргә җыенмады, оныткан иде инде… Ниһаять, Мортаза хатыны өстеннән торды, киенә башлады. «Хәтта бәдәнем сине теләми», – диде, Зөләйхага карамыйча гына һәм мунчадан чыгып китте.
Зөләйха сәкедән ашыкмыйча гына торды. Кулында – теге чүпрәге. Идәнне юып бетерде дә юеш керләрне һәм сөлгеләрне кибәргә элде. Киенгәч, өйгә китте. Мортаза белән булган әлеге хәл борчуга салды. Нишләргә соң, хәлсез бит. Убырлының коточкыч төше турында уйлап йөриячәк: тик иртәгә, иртәгә дә уянгач кына әле…
Өйдә инде ут сүнде. Мортаза әле йокламый – үз ягында каты итеп һәм дәртләнеп сулый, хәтта аның астындагы сәке такталары шыгырдый.
Зөләйха, капшана-капшана, үз почмагына керде. Мичнең кытыршы ягына кулы белән тотына-тотына үтеп, чишенмичә генә сандыгына ауды.
– Зөләйха-а-а! – дип, каты итеп кычкырып җибәрде Мортаза, әмма тавышы канәгатьлек белән ягымлы булып ишетелде.
Ул торып китмәкче булды – хәле генә юк, булдыра алмый. Тәне кесәл кебек сандык өстенә җәелгән.
– Зөләйха!
Ул сандыгыннан идәнгә шуып төште, сандык алдына тезләнеп басты, тик башын гына аннан аера алмады.
– Зөләйха, җебегән тавык, тиз бул!
Ул әкрен генә күтәрелә башлады һәм, иренең чакыруына буйсынып, чайкала-чайкала аңа таба китте. Сәкегә үрмәләп менеп, янына ятты.
Мортаза түземсез куллары белән аның шараварын төшерде (менә ялкау, чишенмичә дә килгән бит!), аркасына яткырып, күлмәген күтәрде. Аның өзек-өзек мышнап сулавы Зөләйханың йөзенә бәрә башлады. Зөләйха битен иренең мунча һәм суык һава исе килеп торган сакалы кытыклый, әле яңа гына кыйналган аркасы аның авырлыгыннан әрнеп авырта. Мортазаның тәне, ниһаять, аның теләгенә буйсынды һәм ул шушы теләген тизрәк гамәлгә ашырырга кереште – көчле итеп һәм туймас булып, озаклап, тантана белән…
Хатын бурычын үтәгән чакта Зөләйха гадәттә үзен гөбе белән чагыштыра иде: хуҗа хатын гөбедә көчле куллары белән юан һәм каты килесапны тиз-тиз йөртеп, май ясый. Тик бүген әлеге гадәти уй арыганлыкның авыр юрганын үтә алмаганга якынаймады. Йокы пәрдәсе аша Зөләйха иренең бүселеп чыккан хырылдавын әллә ни аера да алмады. Тәнен туктаусыз бәреп селкетеп тору, салмак кына тирбәлеп барган арба кебек, йокыга талдыра…
Мортаза хатыны өстеннән төште дә, тирләп чыккан башын учы белән сөртеп алып һәм тезгененнән ычкынган өзек-өзек сулышын тынычландырып, рәхәт бер канәгатьләнү белән һәм алҗудан сузып сулый башлады.
– Бар, үзеңә кит, хатын, – дип аның хәрәкәтсез тәненә төртеп алды.
Ул аның сәкедә үзе белән бергә йоклавын яратмый.
Зөләйха, күзләрен дә ача алмыйча, үзенең сандыгына таба китте; ни эшләгәнен белмәде – тирән йокыга талган иде.

Гүзәл Яхина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Гүзәл Яхина, Зөлайха күзләрен ача

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев