Логотип Идель
Эксклюзив

Зоопаркта ак көнгерә баласы туган!

Петровский бистәсендә урнашкан “Регина” кунакханәсе зоопаркында альбинос көнгерә дөньяга килгән.

Петровский бистәсендә урнашкан “Регина” кунакханәсе зоопаркында альбинос көнгерә дөньяга килгән. Бу хакта зоопаркның Инстаграм сәхифәсендә хәбәр иттеләр. Көнгерәне мал табиблары тикшереп, тиешле прививкаларны ясап, җенесен дә билгеләргә өлгергәннәр: яңа туган көнгерә кызына Алисә дип исем кушканнар. Табигатьтә альбинос көнгерәләр бик сирәк күренеш: мондый җан иясе туу ихтималы 50-100 мең затка берне генә тәшкил итә. Алисә белән бер үк вакытта икенче ана көнгерәнең дә баласы туган: аңа Алик дип исем биргәннәр. Алисә һәм Аликтан кала зоопаркта ике ана һәм бер ата Беннет көнгерәсе яши (Алик та, калган өч көнгерә дә Беннет көнгерәләренә хас карасу төстә).

Чыганак: Инде интернет-журналы

Фото: "Регина" зоопаркы Инстаграм сәхифәсе

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев