Логотип Идель
Мәдәният

«АК ЧӘЧӘКЛӘР» АША ТАНЫЛУ

Яшь җырчы Зәринә Хәсәншина күпләргә «Ак чәчәкләр», «Мәхәббәт йолдызым», «Җилләр булып» җырлары аша яхшы таныш. Үз тамашачысын табарга өлгергән, тыйнак һәм зәвыклы җырчы белән иҗат юлы, «идеаль» ир һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек.

Яшь җырчы Зәринә Хәсәншина күпләргә «Ак чәчәкләр», «Мәхәббәт йолдызым», «Җилләр булып» җырлары аша яхшы таныш. Үз тамашачысын табарга өлгергән, тыйнак һәм зәвыклы җырчы белән иҗат юлы, «идеаль» ир һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек.

Унбиш яшеннән Казанда

Зәринә Хәсәншина Балык Бистәсе районы Тәберде-Чаллысы авылында туып үскән. Хыяллары артыннан унбиш яшендә шәһәргә укырга чыгып китә. Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында белем ала. Ә аннары Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Студент елларын искә алганда ул, беренче булып, гади авыл кызының Казанда күргән маҗараларын хәтерендә яңартты:

– Мин Казанга кинәт кенә чыгып киттем. Андый уку йорты барлыгын да ишетеп кенә белә идем. Әти-әнием каршы килмәде. Дөрес, әти төпле эш табуымны теләде, әмма кечкенәдән төрле конкурсларда югары дәрәҗәләргә ирешкәч, җырчы булырга теләвемне аңлады булса кирәк.

Зәринә фикеренчә, артист тормышында укытучылар берничә булырга тиеш: «Әгәр мөмкинлегең булса, бер генә укытучыдан тәҗрибә алырга кирәкми. Минем вокал укытучыларым берничә иде һәм мин алардан күп нәрсәгә өйрәндем», – ди ул.

Матурлык янында көнләшү дә бар

Зәринә социаль челтәрдә бик актив утыра һәм үзенең матурлыгыннан, тыйнаклыгыннан көнләшүчеләр дә булуына шикләнми. Ул үзе моңа бик җитди карый:

– Без бит хәзер интернет киңлегендә яшәешебезне ачып салабыз. Иҗаттан тыш, шәхси тормыш та чагылып бара. Ансыз булмый, чөнки артист халкы тамашачысына һәрчак якын булырга тиеш. Ләкин арада көнчелек хисе белән янган кешеләр дә очрап тора. Якын кешеләрең көнләшсә, чәчләр үрә тора инде. Шул кешенең уңышына сөенеп, үзеңә мотивация ала алсаң, әйбәтрәк була түгелме?

Мотивация дигәннән, Зәринәнең үз кумирлары да юк түгел. Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев, Эмиль Җәләлетдинов, Илһам Шакиров һәм Әлфия Афзалованың иҗатына гашыйк ул. Аларның иҗатын танытырга, тамашачыга ешрак тыңлатырга кирәк, дигән фикердә.

«Бай егет эзлисең, диләр»

Һәр җырчының да яратып башкара торган, ә бәлки аерым тарихка ия җыры була. Зәринә белән «Мәхәббәт йолдызым» җырының язылу тарихына кайтып килдек:

– Әлеге җырым, билгеле, беренче мәхәббәтемә бәйле. Эльмира Җәлилова җыр сүзләрен язып биргәч, Руслан Галимуллиннан көй язуын үтендем. Күпмедер вакыттан соң Руслан шалтыратып, көен тыңлатты. Ул чакта мәхәббәттән сагышланып йөри идем, шуңадырмы, җыр башкача яңгыраш алды. Беренче тапкыр күз яшьләремне тыя алмыйча җырлаганымны әле дә хәтерлим. Күп кеше әлеге җырга клип кирәк, дип язды. Ул вакытта «Ак чәчәкләр» фильмында төшкән Динар Хөснетдинов белән дуслашып киткән идек, клипта да бергә төштек.

Мондый кичерешләр иҗат кешесендә булырга тиеш, дип саный Зәринә. Бары тик йөрәгеңнән чыккан җырлар гына ихлас күңелдән, хисле килеп чыга, ди.
Беренче мәхәббәт турында сүз киткәч, Зәринәнең хәзерге шәхси тормышы белән дә кызыксындык. Моңа кадәр биргән интервьюларында ул ишле гаилә корырга теләвен шактый телгә алган. Бу теләге хәзер дә сүнмәгән икән. Зәринә үзенең киләчәген шәһәр читендә урнашкан зур йортта, тулы гаиләле итеп күзалдына китерә. Ә үзенә һәм егетләргә карата ул таләпчән дә булуын әйтте:

– Хәзер хис белән еракка китеп булмый инде, хәер, мин ул яшьтән уздым. Син үскән саен, ихтыяҗың да арта. Миңа, 25 яшьлек Зәринәгә, уртак тел табарга җиңел булган һәм һөнәремне аңлаучы ир-егет кирәк. Кызыксынуларыбыз туры килүе дә мөһим. Миңа кайчак: «Син байны эзлисең инде», –  диләр. Без, кызлар, байны эзләмибез, акчага карап кына яшәп булмый. Күрүгә үк, күңелдә чаткы кабынырга, ике арада химия барлыкка килергә тиеш. Ялкынлы мәхәббәт кирәк.

Зәринәнең хатын-кыз бәхете турында фикере дә кызыклы:

– Минемчә, хатын-кыз ирекле дә булырга тиеш. Бигрәк тә иҗат кешесе үзен канатлы итеп хис итә, шуңа күрә аны һәр нәрсәдә чикләмәскә кирәк.

«Асия ролен уйнарга тиеш идем»

«Ак чәчәкләр» җырын тыңламаган, фильмын карамаган кеше сирәктер. Нәкъ шушы җыр белән Зәринә эстрадада танылу алды.

– Тамашачы бу җырны бик яратты, әмма башта: «Син башкарасыңмыни аны?» – дип сораучылар күп булды. Мин, «Ак чәчәкләр» фильмында төшәргә теләп, кастингка бардым. Асия роленә алдык, дип хәбәр иттеләр. Ләкин берникадәр вакыттан соң, әсәр буенча әлеге кызның ирене юка булуы ачыкланды. Иренем калын булганга катнаша алмый калдым (көлә). Ә җыр мәсьәләсенә килгәндә, аны башта Вил Усманов үзе башкара иде. Аннары ул җырны «Казан егетләре» төркеменә җырларга тәкъдим итте. Без бергә эшләп йөргәнлектән, бәхет миңа да елмайды. «Ак чәчәкләр» җыры аша миңа танылу килде.

Фотолар Зәринә Хәсәншинаның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев