Логотип Идель
Мәдәният

Акварель аша

Рәссам Эльмира Мостафина Чистай шәһәрендә туып үскән. Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган. Санкт-Петербургта Илья Репин исемендәге сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура дәүләт академик институтының графика факультетында белем алган. Бүген ул Санкт-Петербургта яшәп иҗат итә.

Тырышлык җимешләре 

Эльмира Мостафина 1993 елдан алып республика, бөтенроссия, халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә. 1999 елдан алып Санкт-Петербург сынлы сәнгать галереялары белән дә хезмәттәшлек итә. Аның һөнәри уңышлары да бихисап. Мәсәлән, 2005 елда «Россия рәссамнары – дөньяга» III Халыкара биенналеда ул «Шәһәр пейзажы» номинациясендә беренчелекне яулаган. 2006 елда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил юбилейлары уңаеннан «Рәссамнар – шагыйрьләргә» күргәзмәсендә дә аның «Карлы Петербург» сериясенә кергән акварель хезмәтләре экспозицияләнгән. Ул 2005 елдан алып Санкт-Петербург рәссамнар берлегендә һәм шушы каланың Акварелистлар җәмгыятендә дә. 

Ә менә үзенең беренче шәхси күргәзмәсен 2007 елда, Төньяк башкаланың «Голубая Гостиная» сәнгать галереясында ачкан. 2009 елда Чикагода оештырылган шәхси күргәзмәсен чит ил тамашачылары да шулай ук җылы кабул иткәннәр. 

– Мәскәүнең Мәгариф музеенда ачылган шәхси күргәзмәмә дә тамашачыларым бик теләп килде, – дип искә ала рәссам. – «Монако» галереясында үткән «Ике Венеция» дип аталган күргәзмәмне дә күпләр ошатты. Мин тырыш. Шуңа күрә 2013 елда РФ Мәдәният министрлыгы стипендиаты да булдым. 2016-2017 елларда Дәүләт Эрмитажының Выборгтагы филиалында – «Ефәк палитра», 2017 елда Санкт-Петербургның Электр транспорты музеенда «Петербург белән бер сулышта» дип аталган шәхси күргәзмәләремне ачтым. 2018 елда иҗатымны Берлин каласында тәкъдим иттем. 2020-2021 елларда күргәзмәләрем Зеленогорск, Сестрорецк шәһәрләрендә узды, 2020 елда исә калабызда «Минем сөекле Татарстаным» күмәк күргәзмәсе эшләде һәм анда да үз әсәрләрем белән катнашырга насыйп булды.  

 

Питер темасы якын 

Эльмира Мостафина – 2020 елдан алып Татарстан Рәссамнар берлеге сафында. Аның эшләре Санкт-Петербургның Пушкин йортында, Пушкинские Горы каласының Пушкин музеенда, шулай ук Россия, АКШ, Германия, Финляндия, Швециядәге шәхси тупланмаларда да саклана. 

– Санкт-Петербург темасы күңелемә үтә дә якын, – ди Эльмира. – Бу шәһәр, язмышым белән бәйле булганга күрә, йөрәгем түрендә. Аның күренешләрен импрессионизм жанрында иҗат итәм. Питер миңа теләсә кайсы фасылда һәм теләсә кайсы һава торышында да ошый. Иҗатымда ул кояшлы да, яңгырлы да, димәк, көләч яисә бик моңсу булып та, гомумән төрлечә килеп чыга. 

 

Җанлы дәресләр 

Эльмира барыннан да әүвәл акварель сәнгатенә гашыйк. Аның мондый эшләре һәрчак кояш нурларына коенгандай якты.

– Акварель – әсәрләрне җанлы итүгә дә җай буяу. Сез моны минем чәчәк бәйләмле хезмәтләрем аша да күз аллый аласыз. Чәчәк сурәтләре – иҗатымның мөһим бер өлешен тәшкил итә, – ди оста. 

Эльмира Мостафина – ирекле рәссам. Әмма гел иҗатта гына түгел. Башкалар өчен осталык дәресләре дә үткәрә. Акварель буяулар белән ясарга өйрәтүдән кала, зонтлар бизәргә һәм яулыкларга төсле рәсемнәр төшерергә дә өйрәтә.  Укучы балаларны сынлы сәнгатькә тарту чараларында, төрле бәйге жюрилары эшчәнлегендә теләп катнаша. Балачакта үзе дә бәйгеләрдә катнашып, башкалар белән ярыша-ярыша укыганга һәм шундый бәйгеләрнең берсендә беренчелекне яулап, сынлы сәнгать өлкәсенә тагын да ныграк тартыла башлавын да яшерми.  

Рәссам милли темаларыбызга карата һәрчак игътибарлы, төрле техникаларга мөрәҗәгать итеп, милли киемле горур хатын-кыз образларын иҗат иткән инде. Моннан кала киндерләрдә җилкәнле көймәләрне, корабларны да бик теләп сурәтли ул. Эльмира әйтүенчә, «Көймәләр – уңыш символы. Иҗади тормышым вакыйгалар белән тулы һәм яңа ачышларга бай».

Фотолар Эльмира Мостафинаның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев