Алинә Хәбибуллина: «Шигырьләрем мунчага ягылырга китә иде»
Беренче шигырьләрем шулкадәр беркатлы... Мөгаен, башлангыч сыйныфта язылган булгандыр инде ул. Кайберләрен өй җыештырганда табып укыйм, беркатлы булсалар да, ихлас алар...
Безнең белешмә:
Алинә Хәбибуллина 2001 елның 22 июлендә Актаныш районы Әтәс авылында туган. Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясен тәмамлаган. Хәзерге вакытта КФУның Татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы бүлегендә III курс студенты.
Уңышлары: «Глаголица» (2018), «Илһам» (2019), «Иделем акчарлагы» (2020) бәйгеләрендә – Гран-при, 2021 елда Шәриф Камал исемендәге әдәби премия, Сажидә Сөләйманова исемендәге стипендия иясе.
Блиц-сораштыру
– Илһам ул – ...
– Бер кешенең исеме.
– Яшәү девизың?
– Сүз үтерә дә, терелтә дә.
– Спорт яисә әдәбият?
– Әдәбият.
– Үзеңне нинди мультгерой белән тиңләр идең?
– Көлсылу (Золушка).
– Иҗат итү ул – ...
– Бушану.
– Биш елдан соң үзеңне кем итеп күрәсең?
– Журналист.
Беренче шигырьләрем шулкадәр беркатлы... Мөгаен, башлангыч сыйныфта язылган булгандыр инде ул. Кайберләрен өй җыештырганда табып укыйм, беркатлы булсалар да, ихлас алар... Дәрестә күңелсез тоелса, караламага гел шигырь яза идем. Ә караламалар, гадәттә, мунчага ягылырга китә барды. Көннәрдән бер көнне, мөгаен, берәр җиргә туплап куярга кирәктер, дигән фикергә килдем. Сигезенче сыйныфта үзем өчен генә Вконтакте челтәрендә махсус төркем булдырдым һәм язылган шигырьләремне шунда куеп бара башладым. Шактый актив тупланса да, соңгы арада бу эш ничектер онытылды, иҗатым күбрәк телефонда гына саклана...
Гаиләдә иҗат итүемне хуплап үстерделәр. Казанда узган бәйгеләргә мине әнием йөртте. Аларның «матур язасың» диюләренә караганда, бу эшемне хуплап үсендерүләре күпкә кыйммәтрәк. Әбием дә, бабаем да, әтием белән әнием дә – укытучылар. Шуңа күрә безнең өйдә китап һәрвакыт түрдә, иң биек урында. Алар үзләре дә яза.
Спортка мәхәббәт кечкенәдән үк вак-вак адымнар аша күңелгә сеңгән. Әтием физкультура укытучысы булгач, бергә йөгерә, физик күнегүләр ясый идек. Җиңел атлетика, гимнастика, чаңгы спортын үз итәм. Җәй көне авылда бакча арты буйлап бик теләп йөгерергә чыга идек, кыш көне беренче кар төшкәннән алып, эрегәнчегә кадәр чаңгыда шудык. Хәзер шөгыльләнергә бик үк вакыт таба алмасам да, телевизордан, интернеттан спорт өлкәсенә кагылган яңалыкларны һәрвакыт карарга тырышам.
Яратып укыган шагыйрьләрем, язучыларым бар. Мәсәлән, Илсөяр Иксанованың шигырьләренә үлеп гашыйкмын. Прозаик Ринат Вәлиуллин әсәрләренең фәлсәфәсе ошый.
Хикәя өчен идеяне, сюжетны беркадәр вакыт башымда уйлап йөрергә кирәк. Автобуста, урамда барганда, яисә берәр кафеда утырганда, ашарга пешергәндә башымда булган сюжетны эшкәртергә тиешмен: ничек итеп язарга теләвемне, башын-ахырын... Хикәя язарга утыргач, үземне кирәкле бер халәткә кертергә тиешмен. Әгәр сагыну турында язарга кирәк икән, телефонымда булган плейлистымнан берәр моңсу җыр табам, колакчыннарны киям һәм шушы дулкынга тулысынча чумам. Шигырьне беркайчан да кирәк дип язмыйм, ул күңелдә туа һәм мин аны теркәп куям. Ләкин күңелдә туганда да ул тулысынча шигырь түгел, ә ниндидер бер фикер, кыска юллар буларак барлыкка килә. Һәм мин онытканчы дип аны тизрәк телефоныма теркәп барырга тырышам. Шул фикерләр шактый җыелганнан соң, билгеле бер форматка китерәм, ниндидер бер йомгак ясап, өч-дүрт куплетлы шигырь язам.
Шигырь язу өчен кайбер чакта ун минут җитә, кайбер чакта бер сәгать тә аз булырга мөмкин. Күбрәк халәткә карый. Әгәр дә нәрсә әйтергә теләвемне төгәл беләм икән, шул хис хәзерге вакытта күңелемдә бар икән – бик җиңел языла. Булмаса, фикерне тагын да үстерер өчен көч кирәк. Мин алай көчәнеп язарга яратмыйм. Шуңа күрә күп очракта алар ничектер интуитив рәвештә һәм шактый җиңел языла.
Танышу социаль челтәрләренә махсус теркәлдем. Яшьләр турында мәкалә өчен сентябрь аенда сораштыру үткәрдем, шуңа күрә андагы системаны, форматын, эшләү ысулын аңларга кирәк иде. Иптәш кыз белән уртак аккаунт ясадык, бөтенләй башка кешенең фотосын куйдык – бик матур кыяфәтле модель иде ул. Социаль челтәрләрдә танышу бик куркыныч, чөнки экранның аргы ягында кем утырганын белмисең, ул теләсә кем була ала. Шундый нәтиҗәгә килдек: әгәр дә синең тышкы кыяфәтең матур икән, танышырга теләүчеләр дә күбрәк.
Егетне ошатсам, беренче адымны үзем дә ясый алам. Социаль челтәрләрдә танышырга теләк белдереп язучылар бар. Катгый кире какмыйм, аралашам, миңа кем язганын аңларга телим. Ләкин кешенең эләктереп ала торган сыйфаты булмый икән, аралашуны дәвам итү авыррак бирелә һәм әңгәмә ничектер үзеннән үзе тәмамлана. Социаль челтәрләр аша танышу – нормаль күренеш. Дусларымның туксан тугыз проценты инстаграмда табышкан.
Хәзер бик сирәк кеше урамда таныша. Сирәк, ләкин булгалый. Хәтерлим, май аенда имтиханга әзерләнергә дип, Черек күл паркына бардым. Китап укып утырганда, яныма бер егет килде: «Милли китапханә кайда, әйтә алмассызмы?» – ди. Китабымны ябып, аңлатырга керештем. Ә ул әкрен генә яныма килеп утырды да: «Сезнең белән танышырга мөмкинме?» – димәсенме! Мин кызып-кызып аңа Милли китапханәнең кайда урнашканын аңлаттым, ә аның танышасы килгән икән. Форумнарда да танышып була, шулай ук Татар китабы йорты бик матур чаралар уздыра, яшьләр шунда да йөри.
Гашыйк булу – күп төрле мәгънәгә ия. Бер кешегә генә гашыйк булмыйсың бит. Мин менә язны көткәндә гашыйк булып яшим, канатланып мәхәббәт турында шигырьләр язам. Ләкин алар билгеле бер кешегә атап язылган дип кабул итәргә кирәкми.
Иң зур казанышым – Казанда укуым. Бу минем хыялым иде. Республикабыз мәркәзендә уку бик зур дәрәҗә, монда ялкау булмасаң, үсәргә мөмкинлекләр күп. Моның өчен язмышыма рәхмәтлемен. Беренче курста, башка уку йортына керергә теләгәнгә, үкенү хисе дә бар иде. Ләкин бүген нәкъ менә җаныма якын уку йортында белем алам дип сөенеп туя алмыйм.
Ландыш Гобәйдуллина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев