Логотип Идель
Мәдәният

Әлмәт театрында «Кызу сезон»!

Әлмәт театры – эзләнүчән театр. Алар һәрвакыт нинди дә булса заманча яңа алымнары белән шаккатырып тора, төрле зәвыклы тамашачы өчен тамашалар әзерли. Соңгы елларда куелган «Җил артыннан», «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрләре генә дә ни тора...

Быелгы сезонда коллектив  үзенең 80 еллыгына әзерләнә. Һәм тагы да кыю проектларга алына. Театрның алыштыргысыз директоры Фәридә ханым Исмәгыйлева  - әлеге театрның зур табышы. Һәрвакыт ачык, иҗат, яшьләрне яратучы, гореф-гадәтләргә зыян салмаучы җитәкче ул.

Әлмәтлеләр быелгы сезонда җиде премьера чыгарырга ниятли. Арт Арт бүлмәсендә (Сәнгать мохите) артистлар үзләренең проектларын тормышка ашыра башлаган. Монысы да зур игътибарга лаек. 

«Тамаша залына яңа кәнәфиләр урнаштырдык, синхрон тәрҗемә җайланмалары алдык, чөнки фестивальгә барсак та, гастрольләрдә дә колакчыннар таратабыз, стационарда да аларсыз булмый, - ди Фәридә ханым. -  Хәзерге вакытта репертуарыбызда 33 спектакль  бар. Өчесе – тәрҗемә әсәре... Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосын бүгенге көнгә яраклаштырган Илгиз Зәйниев инсценировкасы буенча сәхнәләштерәбез».  

Болардан тыш Әлмәт театры артисты Резеда Хәйретдинованың «Киңәш кирәк» пьесасын Динар Хөснетдинов куячак. Ә Яңа ел тамашасын театр режиссеры Ильяс Гәрәев әзерли.

Шулай ук Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәре дә театр репертуарына керергә мөмкин. Бу хакта да сөйләшүләр бара. Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» трагедиясен куярга Казахстаннан режиссер Алибәк Омирбекуглы чакырылган. 

Әлмәт театры  быелгы сезонын «Ат  карагы» спектакле белән ачып җибәрде. «Кызу сезон»ның әлеге исемдәге спектакль белән ачылуы ниндидер мәгънәгә дә ия түгелме икән әле? Адәм баласының күңелендәгене каршылыклар, намус иреге төшенчәләре һәрвакыт көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә анысы. Җәмгыятьтә тотрыксызлык сизелә башласа, яшьләрнең тарихи фактлар һәм образларга игътибар итүе күзәтелә. Алар күңелләрендә туган миллион сорауга җавапны тарих битләреннән эзли булса кирәк....

«Ат карагы»нда театрның ир-ат артистлары  гына уйный.

Ат карагы диюгә, безнең күз алдына данлыклы Шәкүр карак килеп баса. Милли герой дәрәҗәсенә күтәрелгән әлеге карак турында халыкта төрле риваятьләр, гыйбрәтле мәзәкләр дә йөри бит. Революциягә кадәр татарда бөтен Идел буен дер селкетеп торган карак-шәхес булган ул. 

Әлмәтлеләр «Ат карагы»н Казанга февраль аенда алып килергә җыена. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев