Логотип Идель
Мәдәният

Алсу Сибгатуллина: «Кабатланмыйм һәм кабатламыйм»

Алсу Сибгатуллина – бизәнү әйберләре остасы. Гади хоббидан башланган эш хәзер аның тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Ул театр актрисаларының сәхнә образлары өчен бизәнү әйберләре иҗат итә, хатын-кызлар белән тәҗрибә уртаклаша, милли юнәлештә дә эш алып бара

Алсу Сибгатуллина – бизәнү әйберләре остасы. Гади хоббидан башланган эш хәзер аның тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнгән. Ул театр актрисаларының сәхнә образлары өчен бизәнү әйберләре иҗат итә, хатын-кызлар белән тәҗрибә уртаклаша, милли юнәлештә дә эш алып бара: арсеналында изү, яка чылбыры, түбәтәй, чулпы һ.б. эшләнмәләр бар.


 

 Хыял = чынбарлык

«Балачакта, яшь чакта барысы да язмышын ап-ачык күзаллый. Тормышның бу чорында бар да аңлаешлы, тормышка ашырырлык сыман. Бу вакытта хыялланырга да, теләгәнеңә омтылырга да курыкмыйсың, әмма, күпмедер вакыт узгач, серле бер көч пәйда була да кирегә сукалый башлый: без теләгән язмыш юк, имеш», – ди данлыклы прозаик Пауло Коэльо. Алсу Сибгатуллина замандашыбыз тасвирлаган серле көчкә бирешмәгән мисалларның берсе булып тора. Балачактан ук матурлыкны күрә белеп, әнисенең төймәләренә, әбиләренең балдак-йөзекләренә кызыгып, «Мин дә үскәч шундый матур-матур әйберләр ясаячакмын!» дип хыял корып йөргән кызчык хәзер театр актрисаларының сәхнә образлары өчен бизәнү әйберләре иҗат итә – хыялына тугры калып, хатын-кызлар өчен матурлык тудыра ул. 

– Балачак хыялымны үсеп, югары белем алып, тормышка чыгып, балалар тугач кына тормышка ашырдым. Бизәнү әйберләрен сигез елдан артык ясыйм. Иң элек ул декрет ялындагы бер юаныч кебек кенә иде, шуңа бу шөгыльгә буш вакытымны гына багышлый алдым. Соңрак гади хобби яраткан эшемә әйләнде, – ди оста.
Эшләнмәләре күбесенчә эретеп ябыштыру һәм чигү техникалары ярдәмендә туа. «Эретеп ябыштыруга караганда, чигү эше вакытны күбрәк ала. Чөнки һәр төймәне, һәр сәйләнне аерым-аерым чигеп утыру кирәк», – дип искәртә ул. Хәзерге вакытта интернетта кул эшләре буенча түләүле мастер-класслар, курслар тәкъдим итүчеләр шактый. Бу өлкәдә Алсу Сибгатуллинаның үз позициясе бар: аның мастер-класслар да, курслар да сатып алганы булмаган, ул эшкә үзлектән төшенү яклы. Болар барысы да үз стилеңне булдыру өчен мөһим, дип саный ул. Эретеп ябыштыру техникасын үзләштерүдә исә остага ютуб видеохостингындагы олы яшьтәге ир-атларның дәресләре ярдәм иткән. Хәзер исә ул үзен дә остаз буларак сыный: иҗаты белән танышып баручылар өчен төрле эшләнмәләр (брошка, Хюррем Солтан стилендәге таҗ, алкалар һ.б.) ясау буенча бушлай марафоннар оештыра.

Милли юнәлеш

– Һәрбер иҗатчы иң элек үзен эзли. Аннан, ошаган юнәлешенә тап булгач, шул өлкәдә үсә. Милли бизәкләр юнәлешенә өч ел элек кереп киттем. Без ул вакытта Мәскәүдә тора идек. Дустым: «Казанда милли мәдәният юнәлеше көчәя бара. Күп кенә дизайнерлар шуңа мөрәҗәгать итә. Әйдә, син дә берәр нәрсә ясап кара әле», – диде. Беренче чулпы, изүләрне аңа ясадым, – дип искә ала бизәнү әйберләре остасы.

Милли булса да, Алсу Сибгатуллина иҗат иткән бизәнү әйберләре әбиләребез киеп йөргән эшләнмәләргә охшамаган. Аңа моның өчен шелтә белдерүчеләр дә бар. Ләкин Алсу милли эшләнмәләрне тарихи китаплардагыча ясауны максат итеп тә куймый. Аның максаты – милли эшләнмәләрне заманга яраклаштырып, яңа техникалар кулланып эшләү, яңалык кертү. Яка чылбыры, мәсәлән, формасы белән тарихи яка чылбырына охшаса да, аны тәшкил иткән материаллар бөтенләй башка, ясау техникасы да үзгә. Түбәтәйләр дә үзенчәлекле – алар тоташ “пайка”дан, шуңа аларда таҗ чалымнары да бар.

– Бизәнү әйберләре ясаганда күп вакыт ясауга да, җыюга да түгел, уйлап табуга китә. Артистлар шылтыратып, менә шушы күлмәккә бизәнү әйберләре кирәк, диләр. Алар өчен әйберләрнең уникаль, кабатланмас булуы мөһим. Һәрбер кешегә аерым сөйләшеп, беркемнекенә дә охшамаган әйберләр иҗат итәм, – ди ул. 

Шома эш рецепты

Бер брошканы ике кичтә ясап булса (җәмгысы 8-10 сәгать), изүгә, көн дә бер-ике сәгать эшләгән очракта, бер ай китәргә мөмкин. «Балалар үсеп, үзеңне тулысынча шул эшкә багышласаң, тизрәк булыр иде, дип уйлыйм кайвакыт. Әмма чынбарлык башкачарак. Ике-өч сәгатьтән күбрәк утырсаң, арка, күзләр авырта башлый. Монотонлы эш арыта», – дисә дә, останың иҗатка нон-стоп режимында чумган чагы да юк түгел. 

– Сургуттан бер кыз заказ биргән иде. Күлмәккә туры китереп, тулы комплект бизәнү әйберләре ясау өчен нибары ике атна барлыгы ачыкланды. Бу кыз Татарстанның башка осталарына да язган, әмма алар бу вакыт эченә сыеша алмыйбыз, дип кире каккан. Минем өчен бу үзенә күрә бер «вызов» булды. Заказны алдым да көне-төне алкалар, түбәтәй, яка чылбыры, билбау һәм йөзек ясадым. Бик күркәм чыгыш ясап, Сургут кызы Русиядә икенче урынга лаек булды, – дип хатирәләрен яңартты Алсу. Клиентларның аңлый торган һәм ачык булуы зур әһәмияткә ия, эшнең шома баруы шуңа да бәйле, дип саный оста, бу вакытта энәң дә сынмый, башка мәшәкать тә тумый икән.

«Мин моны кая киим инде?!»

Останың клиентлар «коллекция»сендә уйга батарга мәҗбүр иткән ханым-туташлар да булгалый. 

– Сиңа берәр кеше язса, иң беренче аны өйрәнәсең бит инде. Артистмы, шөгыле нинди... Шулай бер хуҗабикә ханым язды, миңа бик зур таҗ кирәк, ди. Әмма зур таҗларның да чиге бар, максималь дәрәҗәдә ул – сигез сантиметр. Юк-юк, миңа бик зур кирәк, ди бу. Уналты сантиметр булсын, ди. Төсен һәм башка нечкәлекләрен сайлау, эскиз булдыру өчен, миңа эшләнмәләрне нинди максатларда куллануларын белү мөһим. Өй өчен кирәк булып чыкты. Бу ханым төрекләрнең мәгълүм бер сериалын ярата икән. Шуңа, өйдә киеп йөрер өчен, таҗ алырга теләгән. Социаль челтәрләрен өйрәнгәч, башка осталардан да шундый таҗлар ясатуын күрдем. Коллекционер, кыскасы. Без булсак, мин моны кая киим инде, дип баш ватар идек. Шаккаттым бу ханымга», – дип елмаеп искә алды Алсу.

Уңайлылык һәм сыйфат – беренче урында

Эш урынының уңайлы булуы да мөһим, бу эшнең сыйфатына турыдан-туры бәйле, дигән фикердә оста. Шуңа аның киергесе дә махсус ныгытмалар ярдәмендә эш өстәленә беркетелгән. Сыйфатлы материаллар табу, заказ биреп, исән-имин кайтарту да күп көч һәм сабырлык таләп итә. Уңайлылык останың бизәнү әйберләрендә дә чагылыш таба. Калфакны гына алыйк. Күбесе аны чәчкә беркетә торган рәвештә ясаса, Алсуныкы, баштан төшмәсен өчен, каймага тегелгән. Чулпылары исә мизгел эчендә алкаларга әверелә: моның өчен аларның резинкаларын алып, швензалар беркетергә кирәк. Кулдан җыйганга күрә, бу эшләнмәләр җиңелрәк тә. 

Алсу Сибгатуллинаның арсеналында уникаль материал – мамык энҗене очратырга була. Япониядә уйлап табылган энҗенең эчендә – мамык. Мондый төр материалны ясау өчен мамыктан шарлар әвәлиләр һәм махсус перламутр буяу белән каплыйлар. Шуңа мамык энҗе шарлары да, алардан ясалган эшләнмәләр дә чын энҗеле бизәнү әйберләренә караганда күпкә җиңел килеп чыга. 


Алсу Сибгатуллинадан мамык энҗеле алкалар ясау буенча мастер-класс:

https://youtu.be/uQT90kIQ0u8 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев