Айдар Әхмәдиев: Җавапны үткәннән эзлибез
Айдар Әхмәдиев – татар сәнгате дөньясында танылып килүче яңа исем. Казанда дөньякүләм премьерасы шаулап узган «Кави-Сәрвәр» операсының либретто авторы буларак күпләребезнең игътибарын җәлеп итте Айдар. Казан егете Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында куелган «Рөстәм маҗаралары» спекталендә дә чирканчык алып өлгерде.
Татарның халык язучылары күбрәк үзләре иҗатын җиң сызганып пропагандалаганда, Казанның Финанс институты һәм Россия Ислам университетында гарәп телен тирәнтен өйрәнгән Казан егете, әдәбият мәйданында абруйлы урын тоткан, ләкин хаксызга күләгәдә кала килгән, киң массаларга бик үк таныш та булмаган Кави Нәҗми һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһамованың саф мәхәббәте, репрессия чорында сыналган мөнәсәбәтләре турында зур әсәр язарга алына. Композитор Миләүшә Хәйруллина белән озак еллар кузгатылмый яткан теманы калкытып дөньяга чыгара.
Татарның «каш өсте», киң җәмәгатьчелеккә үрнәк булырдай иҗатчыларыбыз тарих тузанына күмелә бара. Шулай булгач, Айдарның бу хезмәтен олы батырлык итеп кабул итәргә кирәк! Гомумән, 1930 еллар чорын музыка сәнгатендә чагылдырулары белән дә алар беренчеләр түгелме икән әле, дигән сорау туа. Һәм әлеге кыю адымнары өчен аларны мең мәртәбә зурлыйсы, мактыйсы килә.
Айдар Әхмәдиев «Туфан самавыры» тапшыруы кунагы булды. Иҗат дәрьясына тәвәккәл адымнар белән атлаучы егетнең фикерләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Белемгә ихтыяҗ көчле булды
Сәнгать мине бала чактан үзенә ымсындыра килде. Мәктәптә укыганда да кечкенә генә сәхнә куелышлары оештыра идек. Казандагы 65 нче рус-татар гимназиясенең татар классында укыдым. Чеп-чи татар классы, хәтта тәнәфес вакытында да без бер-беребез белән татар телендә генә аралаштык. Мине Галимҗан Ибраһимов исемендәге гимназиягә укырга алмадылар, шуннан соң әти-әни 65 нче мәктәпнең татар классына бирде. Моның өчен аларга рәхмәтем чиксез.
Ислам университетына телләр өйрәнергә килгән булсам, финанс институтына килеп эләгүем замана модасына иярү дә булгандыр. Ул вакытта финанс белем алу хуплана торган иде. Һәр яшь кеше йә юрист, йә икътисадчы булырга теләде. Алай күңелем дә тартты, дип әйтә алмыйм. Әмма мәктәптә яхшы укыдым, математикадан да «5ле». Шул ук вакытта телләргә карата да кызыксынуым көчле булды. Ислам университетына гарәп телен өйрәнергә керергә карар кылдым. Фарсы телләренә ихтыяҗ барлыгы үзен сиздерде. Мулла булам, дигән фикердән бигрәк, телләр өйрәнергә теләү мине Россия Ислам университеты бусагасын атлап керергә этәрде. Финанс институтында читтән торып уку бүлегендә белем алдым.
Малайзия тәҗрибәсе
Көннәрнең берендә Россия Ислам университеты берничә шәкертен халыкара килешү нигезендә Малайзиягә укырга җибәрергә карар кылды. Факультетыбызның деканы шылтыратып: «Сиңа ике юнәлеш бар. Берсе – Төркиягә, икенчесе Малайзиягә», – диде. Мине икенче тәкъдим кызыксындырды. Ул вакытта Малайзия турында бернәрсә дә белми идем әле. Малайзиядә алты ел яшәдем, ислам финанслары юнәлешендә белем алдым. Ләкин укуымны тәмамлый алмадым, билгеләрем дә әйбәт иде. Тырышып укысам да, нишләптер җан тартмады. Бәлкем мине Казанга кайтып, опера язу насыйбы көткәндер... Аллаһы Тәгалә үзе шулай кылган булган инде.
Һәрбер яшь кеше үз гомерендә чит илгә чыгып ниндидер тәҗрибә алырга тиеш. Дөньяга күз бөтенләй башкача ачыла. Телләр өйрәнү, башка мәдәният кешеләре арасында яшәү бер яктан караганда, әлбәттә, сынау, ә икенче яктан караганда ул, бик зур тәҗрибә. Шәхсән миңа авыр булмады, үзем генә түгел – Россия Ислам университетыннан өч студент бергә киткән идек. Беренче айларда бергә яшәдек. Мөселман иле булгач, анда иганә эшләре көчле, булышып торалар. Яшәү өчен шартлар бик уңай. Кышкы салкыннар юк, ел әйләнәсендә җәй. Җиләк-җимеш бик күп. Менталитет ягыннан малайзия халкы татарларга охшаган. Сабыр, тыйнак. Мәсәлән, метродан берәрсенә терсәк белән ялгыш орынып китсәң, Россиядә кычкырып та салырлар иде. Ә анда гафу итегез, дип кенә торалар. Конфликтлар яратмыйлар, кычкырышмыйлар. Аларда хәзер дин күтәрелә, мәктәпләр дә дин сабаклары укытыла. Милли йолаларын да саклыйлар.
Казан мөмкинлекләре
Казанга визаны яңартырга дип берничә айга гына кайткан идем. Әмма алты ел эчендә башкалабыз шулкадәр үзгәргәнен күреп, таң калдым. Бик күп кызыклы проектлар оештырылып торуы куандырды. Татарча фатирниклар, «Әлиф» проекты, «Угол» эшчәнлеге сөендерде, Камал, Кариев театрлары эшчәнлеге... Болар барысы да мине нык сискәндереп җибәрде, яңарыш кебек кабул иттем. Милли тормыш белән кызыксына башладым. Режиссер Әминә Миндияр үзләре белән эшләп карарга тәкъдим ясады, Илгиз Зәйниев пьессасы буенча спектакль әзерлибез, диде. Мин шулай әкренләп театр өлкәсенә кереп киттем. Шунда Миләүшә Хәйруллина белән таныштым.
Казанда яшьләргә иҗат итәргә мөмкинлекләр бар. Тырышып курыкмыйча эшләргә генә кирәк. «Кави-Сәрвәр»не яза башлаганда, опера кайда да булса куелыр дигән өмет хыялы юк иде дә әле. Үзебез өчен башланган проект иде. Ләкин тирә-юньдәге кешеләрнең тәкъдиме белән җитәкчеләр дә ярдәм күрсәтте.
Сорауларга җавап – үткәндә
Адәм баласы белемгә, яңалыкларга һәрвакыт ачык, күңеле таләп иткән һәр юнәлешне өйрәнергә тиеш. Дөньяви тормыш, дин, сәнгатьтә дә үзен күрсен ул. Инкыйлабка кадәр Габдулла Тукай, Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев һ.б. барысы да мәдрәсә тәмамлап, олы сәнгатькә килгән әдипләр. Алар динне дә, дөньяви фәннәрне белгән. Нинди генә гыйлем алсаң да, аның файдасы булачак.
Дөньяда тотрыксызлык заманында иҗатчыларыбыз чал тарихка мөрәҗәгать итә икән, димәк алар үз сорауларына җавап эзли. Күптән түгел «Идегәй» дастаны татар сәхнәсенә күтәрелде. Борынгы поэзиянең бүгенге сәхнәдән яңгыравы ук куандыра. Иҗатчыларның тарихка алынулары, үз сорауларына җавап эзләүдән килә. Тарихтагы күңелсез вакыйгалалар кабатланмасын өчен дә кирәк ул. Тарихны белми торып, киләчәкне күзаллап булмый бит. Иҗтимагый торгынлык вакытында без киләчәккә күз сала алмыйбыз, җавапларны үткәннәрдән эзли башлыйбыз. Гомумән үткәнгә күз салсак та, шул ук «Идегәй»не, башка операларны алсак та, аларны тарихи документ буларак кабул итмибез. Анда үткән вакыйгалар турында сүз барса да, бүгенге заман турында сөйлиләр. Шул метафора аша бүгенгесе җиткерелә. Без иҗатчылар параллель китерәбез.
Либреттога кадәр шигырьләр язганым юк иде
«Кави-Сәрвәр»гә кадәр шигырьләр язганым юк иде. Либретто язу һәм шигърият алар икесе ике төрле нәрсә. Поэма белән дә аны чагыштырып булмый. Шигърият ул мөстәкыйль жанр, музыкасыз да шәп яңгырарга мөмкин. Кайвакытта чит ил поэмаларын тыңлыйсың, берни аңлашылмый, әмма телнең музыкасын, ритмын сизәсең. Ә либретто һәм җыр текстлары аерым языла. Инглизчә аны җыр сүзләренең лирикасы дип атыйлар, шигърият дип түгел. Либреттоны язганда шигърият белән мавыгырга ярамый, чөнки музыкага урын калмый. Бик ук катлаулы тирән мәгънәләр салып үзенчәлекле рифма, ритмнар белән уйнасаң, композиторга да авыр була. Музыкага салсаң, аның мәгънәсе тамашачыга барып җитмиячәк. Сүзләр гадирәк булган саен, ул тамашачыга да аңлаешлырак һәм җырчыга да башкарырга җиңелрәк.
Үземнең либреттомны язганда чит ил, рус телендәгеләрен күп укыдым. Музыкаль белемем бар һәм бу күп нәрсәләрне аңларга мөмкинлек бирә. Бала чактан ук опера белән кызыксындым. Хәзер интернет заманында бигрәк тә җайлы, шул ук Нәҗип Җиһанов операларын да кат-кат тыңладым. Шулай да иң төп киңәшчем Миләүшә Хәйруллина үзе булды. Музыка язганда ритмны ватырга кирәк, дүрт юллыклар белән генә язып булмый, диде. Ә кайвакытта бөтенләй гади проза кирәк. Миләүшә сүзләргә бик игътибарлы, аның мәгънәсен тикшерә һәм музыка аша шул фразаларны ачарга омтыла. Ә инде репетиция вакытында төп партияләрне башкаручы Артур һәм Эльза үз рәхмәтләрен җиткерде. «Безгә җырларга шулкадәр рәхәт һәм җиңел. Миләүшәнең музыкасы һәрбер иҗек-авазны ача. Телне ватмый», – диделәр.
«Кави-Сәрвәр» командасында 25-35 яшьлекләр. Бу проектны дусларыбыз белән берләшеп тормышка ашырдык. Проектка 2019 елның май аенда нигез салынган иде. Бер ел дәвамында музыка язылды. Либретто да паралель языла барды. Бер-ике битне язам да Миләүшәгә илтәм. Башта сценарий, синопсис төзелде һәрбер персонажның характеристикасын яздык. Өйрәндек, документлар белән эшләдек. Шигъри юллар музыка барышында язылды.
2020 елда Мәскәүдә Татар мәдәнияте көннәре узган иде. Менә шундагы концерт программасына Миләүшә Хәйруллина үз музыкасын алуларын сорап мөрәҗәгать итте. Александр Сладковский дуэтны программага алды. Кави-Сәрвәр дуэты беренче тапкыр Мәскәүдә яңгырады. Моннан тыш безнең анда Кави-Сәрвәр арияләре бар. Аларның инде кечерәк сәхнәләрдә яңгыраганы бар.
Кави-Сәрвәр мәхәббәте тетрәндерде
Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова мәхәббәт тарихы белән шәхсән мин 2019 елның маенда таныштым. Казандагы Мергасов йортын күпләребез белә. Менә шул йортны саклап калу кампаниясе вакытында йорт тирәсен җыештырып йөргәндә яныбызга бер ханым килеп, китаплар таратты. Ә ул ханым Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Тансыковна икән. Ул Казан Аграр университетында фәлсәфә фәннәре буенча профессор. Китапта Кави белән Сәрвәрнең репрессия вакытында бер-берсенә язган хатлары бастырылган. Бу хатларның эчтәлеге безне тетрәндерде. Сынаулар аша узган көчле, саф мәхәббәт сурәтләнә аларда. Сынмаган, кешелекләрен югалтмаган шәхесләр булып күз алдына килеп бастылар. Кави Нәҗми төрмәдән чыга, ә Сәрвәр ханым әле зинданда, коточкыч шартларда кала. Үпкә чире белән авырый, тешләре коелып бетә. Хатын-кыз буларак, сине ирекле итәм, чөнки мин моннан исән-имин әйләнеп кайтмам, дип язган... Чын татар хатын-кызларына хас булганча, ул сабыр итә, бөтен хәлен дә сөйгәненә зарланып язмаган. Салкында кул-аяклары өшүе, шешенүе турында улы Тансык абый хатирәләреннән яхшы беләбез.
Тансык Нәҗмиев шулай ук тетрәндергеч тормыш юлы узган. Әти-әнисен кулга алганнан соң, аны Эрбет колониясенә җибәрәләр. Тугыз яшьлек малай колониядән качып, Себердән хәтле Казанга кайта. Ач, ялангач диярлек эт тартмаларына кача-поса тимер юл аша туганнарына кайтып төшә. Аның исән калуы үзе бер могҗизага тиң.
Әсәрне язганда, һәрбер персонажны яратып язарга тиеш буласың. Һәрберсен аңларга кирәк. Бәя бирмәскә, дияр идем. Чөнки андый чорда яшәргә Аллам сакласын. Бик сынаулы еллар булган. Ә без андый шартларда үзебезне ничек тотар идек икән? Аларны тәнкыйтьли дә алмыйбыз, яклый гына алабыз. Ә әсәрнең уңышына килгәндә, тамашачы үзе бәя бирәчәк...
Мөршидә Кыямова әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев