«Авылда эшнең бетәсе юк»
Авыл җирендә үзенең эшен булдырган, күңелен биреп шул эшне башкарган гаиләләргә сокланам.
Нурлат районында да нәкъ менә шундый яшь гаиләләр яши.
«Авылда эшнең бетәсе юк»
Үзенең нурлы ат һәйкәле белән каршы алган бу шәһәр – Габдулла Кариев, Фирдүс Тямаев, Рузил Миңнекаев, Илдус Садыйковның туган ягы. Биредә терлекчелек, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр күплегенә сокландык. Якты Күл авылында яшәүче Рәмзия һәм Рафис Фәйзуллиннар авылда үз теплицаларын булдырып, төрле сорттагы кыяр-помидор үстерү белән шөгыльләнә. Районда үз брендларын да булдырганнар инде – кемнән генә сорасаң да, «Кыяр помидорны Фәйзуллиннардан алабыз», – дип җавап бирәчәкләр. Теплицалар зурлыгы буенча 4 мең квадрат метрны тәшкил итә, алар 500әр метрга бүленеп корылган. Ни өчен нәкъ менә бакчачылык белән шөгыльләнүләрен Рафис болай дип аңлатты.
– Мин кечкенә чакта әти-әниемнең зур булмаган теплицалары бар иде. Аларның эшләгәнен күреп, үзем дә шунда кайнашып үскәнгә, миңа бу эшне башлау авыр булмады. Үзебезгә булышчылар табуы гына кыен. Мондый эшкә бары тик чын-чынлап теләге булганнарны гына яллап була, җир эшенең үз нечкәлекләре бар. Рафисның сүзенә тормыш иптәше Рәмзия дә кушылды:
– Безнең икебезгә дә 32 яшь. Белемебез буенча, мин – икътисадчы, Рафис – машина төзү буенча инженер. Икебезнең дә әти-әниләр бакчачылыкка оста булганга, бу мавыгу безгә дә күчкән, күрәсең. Менә инде сигезенче ел яраткан эшебезне башкарабыз. 10 яшьлек кызыбыз Рания дә безнең белән бакчада казына. Ул да безнең эздән китәр, ахрысы (көлә).
– Рәмзия, кияүгә чыккач авылда яшәрмен дип уйлаган идеңме? Күп кызлар бит шәһәргә ашкына…
– Мине авыл да, эш тә беркайчан да куркытмады. Кыяр-помидорны май аенда сата башлыйбыз. Нурлатның үзәгендә үзем сатучы эшен дә башкарам. Зарланмыйм, миңа монда рәхәт, теләгән кешегә авылда да эш табыла.
Рафис аның сүзен куәтләп: «Авылда калу Рәмзиянең хыялы иде», – дип өстәп куярга онытмады. Үзара шаярышып, елмаеп яши торган гаилә булып чыкты Фәйзуллиннар. Якты Күл авылына кыяр-помидорлары өлгергәч кайтырга килешеп, без юлыбызны дәвам иттек.
Шәһәрдән – авылга
Бикүле авылында Миләүшә һәм Фаил Гафиятуллиннар гаиләсе каршы алды. Фаил – Бикүледә, ә Миләүшә Югары Норлат авылында туып үскән. Өйләнешкәч, шәһәр җирендә дә яшәп караганнар. Әмма күңелләре барыбер авылга тартылгач, бирегә кайтып төпләнгәннәр. Хәзерге вакытта яңа йорт салу белән мәшгульләр. Йортны авылда калучы яшьләргә бирелә торган дәүләт программасы ярдәмендә төзиләр. Гафиятуллиннар 11 сыер, 10 бозау һәм 1 кәҗә асрый.
– 2020 елда улыбыз тугач, маллар асрый башладык. Башта бер сыер алдык, бу эш икебезгә дә ошап китте. Күңелгә яткан эшне башкару – ярты бәхет. Хәзер инде кызыбыз да бар, ике баланы кеше итәргә кирәк. Алар сыер сөтен дә, кәҗәнекен дә бик яратып эчәләр, – ди гаилә башлыгы.
Миләүшә сыерларны ике аппарат белән сава. Бозауларга фураж салганда да: «Лапочкам, Бурагым», – дип назлап эндәшә ул. Әле моннан тыш мәдәни чараларда катнашырга да өлгерә:
– Җәйге сезонда 25-26 литр сөт савабыз. Эшем бер генә дә авырлык китерми. Авылда калганыбызга да үкенмим, кечкенәдән терлекләр белән шөгыльләнеп үстем. Авылда яшәүнең иң уңай ягын экологик чиста продуктлар – сөт, ит, каймак җитештерүдә күрәм. Без малларны сөт өчен генә түгел, ит өчен дә үстерәбез. Хәзерге вакытта 8 үгез буласы бозау, 2 булачак сыер үсеп килә. Араларында айршир, гольштейн, холмогор токымлылары бар.
Бикүле авылында барлыгы 225 хуҗалык, анда 594 кеше теркәлгән. Яшьләргә эшләү өчен генә түгел, ял итәр өчен дә мөмкинлекләре бар. 2022 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы ярдәме белән «Туган авылым» ял паркы барлыкка килгән. Шунда ук сәхнәсе дә бар, тиздән универсаль спорт мәйданчыгы да булачак. Әлеге паркта «Туган авылымда кунакта» дигән кунак йорты төзелгән. Авыл халкы, шулай ук монда нигезләре калмаган кешеләр, үзләрен туган нигездә итеп хис итсен өчен мичтә коймак пешереп чәй эчә ала.
Алсу Шакирова, Бикүле авылы җирлеге башлыгы:
– Яшьләрне авылда калдыру юнәлешендә эшләр алып барыла. Бүгенге көндә 12 гә якын яшь гаилә авылда төпләнгән. Алар терлекчелек белән шөгыльләнә, өйдә ризык пешереп саталар, төзелештә йөриләр. Терлекчелек белән шөгыльләнүче 7 яшь гаилә бар. Аларның бөтенесе дә Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелә торган дәүләт программасының кече фермерлык төзү буенча субсидиясен кулландылар. 2021 елдан алып безнең авылда 19 гаилә кече фермага 300 мең һәм 600 мең сум күләмендә субсидия алды.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев