Логотип Идель
Мәдәният

ӘЗҺӘР ШАКИРОВНЫҢ «ҖЫЛАК» ЯЗМЫШЫ

“Кеше бит фәкать үләр алдыннан тормышта нәрсә эшләргә кирәк булганын аңлый. Мин, исән чакта, үзем турында үзем сөйләп калдырам әле дип сүз биргән идем. Күпме гомер узды, һаман тотынганым булмады. Ниһаять, керештем әле…”

Легендар шәхес - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрының күренекле артисты Әзһәр Шакиров иҗатына багышланган “Җылак” фильмы артистның шундый монологы белән башлана. Башта бу сүзләрне ишетү куркыныч булып китә: гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган артистны югалтасы килми, ул мәңге яшәр кебек тоелса, икенчедән, бу бит чыннан да ачы хакыйкать - кайчан да булса ул көн һәрберебезгә килә. Сорау туа: без кешенең кадерен исән чагында белергә өлгерәбезме? Аның хезмәтен тиешенчә бәялибезме?

Бу уңайдан, режиссер Алмаз Нургалиевның зур эшкә алынуын ассызыклыйсы килә. Ул псевдодокументаль элементларны берләштергән биографик нәфис фильм төшерергә алынган. Әзһәр Шакировның шәхесенә кагылышлы һәм бүген җәмгыятебезне борчыган актуаль сорауларга җавап эзләгән. Кичә, кинотеатрда күрсәтелгән фильм барышында без дә бу хакта уйландык, Әзһәр абый белән “янәшә” балачак, яшьлек елларын урап уздык. Ул кичергән хисләрне аңларга тырыштык. 

“Җылак” фильмы “Время кино” питчингында катнашкан. Шулай ук ул РФ Президентының Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган “Алтын тәлинкә” кинопремиясе каталогына керәчәк, диделәр. Кичәге чара МТД Медиа һәм “Время кино” дирекциясе катнашында оештырылды.

Нигә “Җылак”?

Әзһәр абый бик күп тамашачының мәхәббәтен яулаган артист. Берәр премьерада аның уйнаячагын белүгә тизрәк билет алырга ашыгасың. Ул үзенең профессиональлеге, ихласлыгы һәм матур аһәңе белән җәлеп итә. 

- Минем үземә коеп куйган геройларны уйнарга туры килмәде. Җыен юлдан язган, бәхетсез кешеләрне уйнаганда, үзем дә сизмәстән, нишләптер мин аларны җәлләтергә тырыша идем, - дип сөйли ул үзе. 

“Җылак” дигәннән, халык аңа үзе бу кушаматны таккан. Мөгаен, нәкъ менә бәхетсез рольләр уйнавы моңа сәбәпче булгандыр. 

Әлеге фильмда тамашачы Әзһәр Шакировның иҗади шәхес булуын күзәтә. Аның балачактан үтә сәләтле булуына игътибар бирелә. Кечкенә Әзһәрне Галиәскәр Сидеев уйный. 

Безнең каршыда гап-гади авыл малае. Әнә ул авылдашы Нәҗибә (Ихсанова - авт.) белән Казанга укырга керергә китәргә җыена. Колхоз рәисеннән ялынып справка сорыйлар. “Укып бетергәч авылга кайтабыз”, - дип антлар биргәннән соң, справкалы булалар. “Әгәр справка бирмәгән булса?” - дип уйлана Әзһәр. Бәлки башка юлдан киткән булыр иде кебек. Без аны бүген артист Әзһәр Шакиров итеп белмәс идек. Нәҗибә белән 40 чакрымдагы Тымытык авылына паспорт алырга килгәч, Әзһәрнең барлы-юклы тормышта үскәне күрсәтелә: киеме дә сәләмә генә, үзе дә ничектер кыюсыз. Аның каравы, алда танылачагын бу авыл малае әле күзалдына китерми. Алар Нәҗибә белән Казан университетына керергә торганда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесында ачылачак курска татар артистларын җыю турында хәбәргә тап булалар. Яшьләрнең йөрәкләрендә тизрәк шул уку йортына бару теләге, дәрте уяна. Һәм бу ничек кенә ышанмаслык булып тоелмасын, алар баралар! 

***

Бу урында бер моментка тукталасым килә. Кичә тамаша кылган журналистлар да аны әйтеп узды: “Нәҗибә белән укырга керергә бардылар да, кинәт кенә шул кыз күздән югалды. Кая китте ул героиня? Монда бит сүз зур артист турында бара”, - кебек фикерләр яңгырады. Әйе, килешәм. Әлеге фильм киң аудиториягә тәкъдим ителгән очракта, артистның иҗат тормышын белмәгән кеше ул кызны гади бер авыл кешесе итеп кабул итә.  Ә кемдер “Алар бергә калгандыр”, - дип уйларга мөмкин. (чөнки фильмда Әзһәр абыйның гаиләсе күрсәтелми)

Шәхсән үземнең Әзһәр абый белән Нәҗибә апаның шулай яланаяк Казанга чыгып китүләрен, бергә укырга кереп йөрүләрен ишетеп, укып белә идем. Әзһәр абый аны Нәҗибә апа исән чакта бер юбилей кичәсендә дә сөйләде. Ләкин Казаннан читтә яшәүче милләттәшләребез, Камал театрында бер дә булмаган тамашачы адашып калырга мөмкин. Шуңа күрә бер эпизод аша булса да Нәҗибәнең дә театр юлыннан киткәнен күрсәтеп, аларның бер театрда эшләгәненә аңлаешлы итсәләр сорау тумас иде. Режиссер журналистларның бу соравына киң итеп җавап бирде. “Әлеге фильм бит Әзһәр абый турында”, - дип ачыклык кертте. Хәер, ул үзе дә Нәҗибәнең “дәвамы” кирәклеген аңлагандыр.

Сүз уңаеннан, яшь Әзһәрне Туймазы театры артисты Илназ Гаффанов, Нәҗибәне Казан театр училищесы студенты Алия Абдрашитова уйнады. Алия фильмны тәкъдим итү чарасында катнашты һәм төшерү процессы, рольгә ничек алынуы турында сөйләде:

- Алмаз абый белән без 2021 елда Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар бәйгесендә таныштык. Үзем белән таныштыру этабында артист булу теләгемне белдердем. Бәйге ахырында Алмаз абый миңа Әзһәр Шакировның китабын укып чыгарга киңәш бирде. Берничә айдан телефоннан шалтыратып, Әзһәр абыйның тормышы турында фильм төшерә башлавы һәм миңа Нәҗибә ролен тапшырырга теләве турында белдерде. Аңа кадәр мондый тәкъдимнәр булмаганга, мин дулкынланып калдым.

Әзһәр белән Нәҗибәнең укырга бару мизгелләрен Кукмара районында төшердек. Алдан ук режиссер тарафыннан безгә әйтелде: камера алдында үзебезне гади, табигый, тормышчан тотарга, гомумән алганда, безгә биредә үзебез булып калырга кирәк иде. Шуңа күрә дә фильмны каравы рәхәт, чөнки артык кыланыш юк, бар да тормышчан. Алмаз абый Нәҗибә образын җыелма образ икәнен аңлатырга тырышты. Һәм әлеге фильмда мин үземне уйнадым дисәм д, хата булмас: дәртле, үткен авыл кызы.

Билгеле, съемка вакытында кызыклы, күңелле вакыйгалар булмый калмый. Мәсәлән, Әзһәр белән Нәҗибәнең яңгырлы көндә, күпер астында утыруларын төшерү мизгелләрен генә алыйк. Кояшлы җәйге көн, кыздыра, эссе.Ә сценарий буенча яңгырлы көн. Безнең өскә чиләкләп су сибәләр, рәвеш булсын өчен, сазлыктан йөреп, юри пычыранулар, ул пычракка барып төшергә куркып, тая- тая йөрүләр - алар үзе бер хатирә. Безгә су сибеп торалар-без кибәбез (көне эссе, ә кадрлар күп), шулай безнең чиста су бетте. Каяндыр ташый башладылар салкын су -  ул чишмәнеке булып чыкты. Төшерү вакыты беткәч, шул чишмәгә барып юындык. Шунсы кызык, беребезгә дә салкын тимәде. Кыскасы, галәмәт иде. Анын бит шул төшерү процессы кызыклы.

Бу минем кинога төшү буенча беренче тәҗрибәм һәм соңгысы булмасын иде. Мондый рольне ышанып тапшырганы, шундый зур мөмкинлек биргән өчен, мин фильмның режиссеры Алмаз Нургалиевка чиксез рәхмәтле. Съемкалардан соң да без һаман элемтәдә. Фильм белән бәйләнгән һәр яңалыкны, чараны гел әйтеп, белдереп тора, үзенең киңәшләрен биреп, алга таба атларга ярдәм итә. Балачакта телевизордан гына күреп белгән Әзһәр Шакиров кебек зур, олуг артистлар белән бер мәйданда эшләү турында мин хыяллана да алмадым, нинди хыяллану, төшемә дә кермәде ул минем. Шуңа күрә, хыялланып, йөрәк кушканча эшләп, үз максатларыңа ирешеп, ышанып яшәргә кирәк, - диде Алия.

Артистларга килгәндә, фильмда без күреп ияләнгән артистлар бик аз иде. Һәм бу, миңа калса, сөенечле дә, чөнки башка театр артистларын да күрәсе килә. Мәсәлән, баш табиб ролендә Татарстанның атказанган артисты, Әтнә театры артисты Марат Хәбибуллинны күреп шатландым. Театр директоры ролендә Харис Хөснетдинов уйнавын ошаттым - болар минем бары тик хискә корылган субъектив фикерләр. Шул субъективлыгымны дәвам итеп, Илназ Гаффанов уйнавына аерым тукталыйм әле. Бу егет мине (бәлки башкаларны да) Әзһәрнең яшьлеге икәненә чын-чынлап ышандыра алды. Ул артистның борчу-кайгыларын, күңеленә җыеп барган хисләрен карашы белән аңлатты. Фильмда Әзһәрнең әнисе авырып дөньядан китү мизгеле күзгә яшь китерә. (китереп кенә калмый, елата да). Уку, сәхнә, театр дип янып-ялкынланып торган егетнең тормышына көннәрдән бер көнне шундый кайгы керә: “Әниең үлде” дигән телеграмма килә.

Кышкы суык кич. Чемоданын тоткан Әзһәр урман аша авылына кайтып бара. Үз туган җиренең урманында адаша. Һәм, түзә алмый, карга утырып елый. Әзһәр абый үзе монологында “Мин әнинең йөзен хәзер хәтерләмим дә инде, фотога да төшмәде”, - ди. Шуңа күрә фильмда ана ролен уйнаган Ләлә Миңнуллинаның йөзе күренер-күренмәс кенә төшерелгән. Улы кайтканын гүя сизенгәндәй, күзеннән тәгәрәгән яшь тамчысы аның Әзһәр белән риза-бәхил булуын аңлатты кебек.

Ата белән ул мөнәсәбәтенә тукталыйк. Аның белән безне урта яшьтәге Әзһәр (“Нур” татар театры артисты Айнур Баянов) “таныштыра”. Егетнең Камал театрында эшләгән чагы. Халыкка таныла барган чагы. Бу юлы инде театрга әтисеннән телеграмма килеп төшә - улына авыр хәлдә ятуын хәбәр итә ул. Һәм иң мөһим момент - бу хәбәр Әзһәрнең спектакль алдыннан килеп ирешә. Нишләргә? Бөтен эшне, сәхнәне, тамашачыны ташлап авылга - әтисен озатырга кайтыргамы, әллә инде спектакльдә уйнаргамы? Әзһәр икенчесен сайлый. Әтисе аның Азнакайда исемле егет икәнен белә, шуңа да исән чагында “шушы дәрәҗәңне төшермә” дигән була. Әзһәр зур артист була. Хәзер инде, 84 яшендә, артист үзенең тормыштагы урыны хакында уйлана:

Кем ул артист? Аны кеше дип әйтергә буламы? Кеше түгел ул. Артист йә бар, йә юк , - ди монологында. - Мин үземнең максатыма ирештемме соң? - дип сорау бирә. 

“Әзһәр абыйның максаты нинди булган икән?” - дип уйланасың. Татар халкына тугры хезмәт итү була аның максаты! 

- Без, укыган чакта, татар булуыбыздан хурланып, ничек кенә булса да үзебезнең кем икәнебезне күрсәтмәскә тырыша идек. Хәтта шуңа кадәр барып җиттек ки, ана телен белмәгән бала иң укымышлы санала иде. Үз халкың белән горурлана белмә инде! Ничә йөз еллар сакланып килгән газиз ана телеңнән, гореф-гадәтеңнән, вөҗданыңнан, иманыңнан баш тартып кара әле син! Мин халкымның фаҗигасен аңладым. Шуңа күрә җаным туктаусыз өзгәләнә. Кайчан без үзебезнең язмышыбызга аек күз белән карарбыз икән? Без бит бүген бик аз калып барабыз… - дип ярсый ул.

Барыбыз өчен дә билгеле һәм авыр булган мәсьәләне яңгырату белән тәмамлана әлеге фильм. Әзһәр абый тарафыннан әйтелгән сүзләрнең тагын берсе аеруча истә калды:

"Гел акыл белән генә яшәсәң, үзеңне югалтасың. Кайчак аны читкә куеп, йөрәк кушканча эшләргә кирәк".

Ахырда, залда тамаша кылып утырган Әзһәр абый фильмның төп линиясе хакында сөйләде:

- Сез дә уйлангансыздыр: Ни өчен шундый кеше авыр тормыш сынауларын үткән? Монда бит фильмның мәгънәсен аңларга тырышырга кирәк. Сез сизгәнсездер: картайган кешене уйнау белән баланы уйнау бөтенләй икенче нәрсә - мәгънәләре башка, - диде ул. 

“Фильмда ни сәбәпле Әзһәр абыйның гаиләсе төшерелмәгән?” - дигән сорау да бирелде. Артистның җавабы кызык булды: 

“Җылак”та бит мине балачактан бүгенгә кадәр китергән, мине шулай формалаштырган сәбәпләр, вакыйгалар төшерелде. Ә гаиләм ул мине үзгәртмәде. Әгәр мин, мәсәлән, өйләнеп, аны кыйнап, башкага өйләнгән булсам, күрсәтерлек әйбер була (ягъни интрига бар). Әмма максаты андый түгел иде. Бу фильмда - минем мөһим мәсьәләгә карашым чагылдырасым килде, диде ул елмаеп кына.

Алмаз Нургалиев аның сүзен дәвам итте:

- Артистларның гаилә хәле турында тапшыру телевидение тулы. Ә фильм аның бигрәк тә иҗат кешесе турында, - диде.

Менә шундый “җылак” артист турында фильм карап кайттык. Әлеге зур һәм әһәмиятле эшкә алынган төркемгә (аеруча режиссер Алмаз Нургалиевка) рәхмәт әйтергә кирәк. Чөнки биографик нәфис фильм төшергәндә үз җилкәңә зур җаваплылык аласың: син шәхесне ничек бар шундый итеп ача белергә һәм тормышына якын килергә, аның ул вакытта күңел халәтен, талпынуын һәм җиңү-җиңелүләрен аңлаешлы итеп җиткерергә, кирәкле детальләрне генә тупларга тиешсең. Билгеле, сорау уяткан җирләре бар. Әмма иң мөһиме - Алмаз әфәнде бу эшкә вакытында алынган. Бик күп еллардан соң ул да, Әзһәр абый үзенең китабын язарга утырган кебек, "Бу эшкә, ниһаять, керештем әле", - диячәк. Һәм татар киносы тарихында шундый эз калдырганына рәхмәтләр ишетәчәк...

Тиздән, 22 февральдә  - Әзһәр Шакировның туган көнендә, "Җылак" кинотеатрда күрсәтелә башлаячак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз...

Фотолар: Фирүзә Вәлиева.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев