Логотип Идель
Мәдәният

«Балалар сурәтендә хикмәт бар»

Дизайнер-иллюстратор Камилә Вәлиуллина-Вайс иҗаты бер караганда балалык мотивлары белән гаҗәпләндерсә, дизайн, иллюстрация өлкәсендәге барлык трендлар җыелмасы буларак та югары бәяләнә.

Дизайнер-иллюстратор Камилә Вәлиуллина-Вайс иҗаты бер караганда балалык мотивлары белән гаҗәпләндерсә, дизайн, иллюстрация өлкәсендәге барлык трендлар җыелмасы буларак та югары бәяләнә. Шул ук вакытта татарлыгын да ассызыкларга онытмый ул.  

Әби-бабай фатихасы 

– Камилә, син кайсы яклардан? Үзең белән таныштыр әле. 

– Мин – Казаннан, шунда тудым, укыдым. Соңгы елда өемнән ерактан булсам да, Татарстанны бик яратам, элемтәләрне өзмим. Биш яшьтән рәсем түгәрәкләренә йөри башладым, сәнгать мәктәбендә, ДАШКАда укыдым, аннан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында архитектор белгечлеген үзләштердем. 
Рәсем сәнгатендә беренче адымнарымны ясаганда, гаиләм зур терәк булды. 2000 еллар башы иде ул. Ничектер авыр еллар кебек истә калган: әни гел эштә, акча эшли. Без әби-бабай белән бергә яшәдек. Алар минем кызыксынуымны төрле яклап хуплап торды. Бабаем беренче кыйбатлы буяулар алды, ә әби дәресләргә йөртте һәм гел мине көтеп утыра иде.  Рәссамлык юлым шулайрак башланып китте. 

– Әби-бабайга кайдан килгән андый кызыксыну? 

– Гел рәсем ясагач, сәләтем күреп алганнар инде. Бабаем инженерлыкка укыган, әмма укуын тәмамлый алмаган, гаилә корган, балалары туган. Бәлки шул рәвешле үз хыялларын да чынга ашыргандыр. Балачакта ул миңа буягыч итеп гел йортлар ясый иде. Беренче рәсемнәрем, образларым турында истәлекләрем шундый бер күренешкә бәйле: без әби белән бакча йортында икәү генә утырабыз, әби миңа әкиятләр сөйли, куллар белән шәүлә театрын уйный, төрле образлар: куяннар, бүреләр күрсәтә. Бу хатирәләр миндә рәсем ясау, образлар белән уйнау теләген уята. 


«Архитектор булып бер көн дә эшләмәдем»

– Белгечлегең буенча син – архитектор. Хәзер архитектура белән шөгыльләнәсеңме?

– Юк. Мин укыган елларда халык арасында: «Рәссам булып эшләү керем китерми, җитдирәк һөнәр сайларга кирәк», – дигән стереотип таралган иде. «Бабай да инженерлыкка укыган бит, миннән булыр ул», – дип уйладым да бардым. Рәссам да, дизайнер да булып эшли алам – универсаль белгечлек дип укыдым. Белем алу кызык булды, югары уку йорты миңа дөньяның ничек корылганлыгын аңларга ярдәм итте, шәхси үсеш бирде. Шулай да буш вакытым булган саен рәсем төшерә идем. Нәтиҗәдә архитектор булып бер көн дә эшләмәдем. Бераз интерьер бизәүчесе булып эшләдем – акча кирәк бит. Заманында бөтен тәкъдимнәргә ризалаша идем. Хәзер төп эш урыным – халыкара ширкәттә, анда дизайнер-иллюстратор вазифаларын башкарам. Бер ел элек бу компания үзе мине тапты һәм эш тәкъдим итте. Төрле кушымталар өчен иллюстрацияләр ясыйм. Аудиториям – Урта Көнчыгыш илләре. Ниһаять, үземне эксперт итеп тоям. 

- Россиядә алган белгечлегең чит ил ширкәтендә эшләүгә каршылык тудырмады, димәк?  

- Иң мөһиме – телне белү. Һәм... булган мөмкинлекләреңне куллану, дизайн, иллюстрация өлкәсендә трендларны барлау. Нигез белемнәр кайда да бер. Безнең Мәскәү командасы, шул исәптән мин дә – компаниядә яхшы белгечләр саналабыз. Бу – безнең нигез белемнәребез төпле булу күрсәткече дә. 


- Эшләгән эшләрең арасында үзем өчен, эш өчен дигән бүленеш бармы? 

- Элек андый бүленешне булдырырга тырыша идем. Ләкин бөтен нәрсә бер-берсе белән кисешкәнен аңладым, аны бүлүе катлаулы. Мәсәлән, мин берәр фильм карап утырам ди, анда бер деталь күреп алсам, паузага куеп, күзәтәм, «Бу шрифт матур, моны эштә кулланырга була икән», – дип хәтеремә сеңдереп куям. Алай да рәсемне шәхси максатларда да куллана алам, мәсәлән, стресс белән көрәшкәндә, скетчбукка сурәтләр төшерәм. Монда инде истә калган балачак образлары да була ала. 


 
- Ә хәзерге вакытта рәсем ярдәмендә нинди борчулар белән көрәшәсең?

- Хәзергә чит илдә мин, төгәл яшәү урыным юк. Шушы хисләргә бәйләп, чемодан тоткан эт сурәте ясадым. Үземә охшаттым: ул гел сәяхәт итә, кулында каһвә, телефон (чөнки мин һәрнәрсәне фотога төшерергә яратам). 

Гомумән, һәр иҗади кешенең рәсеме һәрчак үзе, тәҗрибәсе, тормышы турында. Кайчак сүз белән әйтә алмаганны рәсем ярдәмендә җиткерергә була. Якын кешемә хисләрне белдерер өчен дә телефонда гына ниндидер открыткалар ясый алам. Бу – минем аңлашу ысулым. 


«Рәсемнәрең балаларныкы кебек...»

- Синең аудиторияң кем ул? 

- Эштә күбрәк саннарга нигезләнәсең, маркетинг бүлеге белән сөйләшәсең, аерым план үтисең, аның инде алдан билгеләнгән аудиториясе бар. Иҗат өчен ясаган рәсемнәр бөтен кеше өчен. Дөресен әйткәндә, минем өчен ул мөһим дә түгел, аерым бер төрле кешене күз угында тотмыйм да. Кайберәүләр карый да: «Синең рәсемнәрең бигрәк балаларныкы кебек», – ди. Мин аларга елмаеп кына карыйм, бу – аерым бер кеше фикере. Соңгы арада сорамаганга фикер белдерүчеләр бераз кимеде, билгеле. Хәзер яңа дорфа бәяләмә этикасы эшли бит. 

- Ә бала шикелле ясау начармы? 

- Белмим. Дөресен әйткәндә, аларның ни әйтергә теләгәнен аңламыйм да. Еш кына кешеләр башкалар турында әллә ни уйламыйча фикерен белдерә. Бу аларның уңышсызлыгы яки китек кәефе тәэсире генә дип уйлыйм. Баштарак мин дә социаль челтәрләргә рәсемнәрем урнаштырырга кыенсына идем, янәсе, архитектор-дизайнер була торып, дөрес кабул итмәсләр. Хәзер фикерем үзгәрде. Уңай фикерләр, кызыксынучылар барлыгын да күрдем. 


 
- Иҗат стилеңә ничек килдең? 

- Безнең мәктәпләрдә син фотограф шикелле төп-төгәл рәсем ясарга тиешсең. Мин аны кабул итә алмадым, моның өчен фотоаппарат бар бит. Иллюстрация шул ягы белән кызык та: үзең күзаллаганча сурәтли аласың. Бала вакытымда ясаган барлык рәсемнәремне әбием кадерләп саклаган. Инде үсеп җитеп, аңа кунакка килгәч, шул эшләремне күрсәтте. Алар миңа нык тәэсир итте. Үзеңнең эчеңә караган кебек булды ул. Балачакта тирә-якны, предметларны ничек кабул итүемнән илһамландым. Шул рәвешле бу стилемне үз-үземә мөрәҗәгать итеп таптым. Хәзер дә балалар эшләрен, аларның ничек ясауларын күзәтергә яратам. 

Күпләр, рәсем ясый белмим, ди. Ләкин аларның рәсем ясауга ихтыяҗы, теләге була.  

Әлбәттә, сурәтне дөрес төшерү буенча кагыйдәләр җыелмасы бар, ләкин бу хакыйкать түгел. Һәркем үзе теләгәнчә ясарга хаклы, беркем килеп сиңа билге куймаячак. Бу шулай ук система, мәктәп йогынтысы: начар эшләдең икән, димәк, син начар кеше. Шуңа күрә тәнкыйтьне кабул итү дә авыр. Ләкин моның белән көрәшергә, аннан котылу юлын табарга кирәк. Иң мөһиме – синең хисләрең, халәтең. Шул ук Ван Гогны алсаң да, ул бик наив стильдә ясаган, аны үз чорында кабул итмәгәннәр. 

Минемчә, төрле хорафатлардан азат булган балалык карашын саклап калу мөһим. Гел җитди булсак, безнең яшәргә вакыт калмаячак.


Бер тәэсир эчендә 

- Син еш кына үзеңнең Россиядән булуыңны, татарлыгыңны ассызыклыйсың. Бу үзбилгеләнү өчен мөһим икәнен аңлыйм. Ә сәнгатьнең милләте бармы һәм бу кирәкме? 

- Тарихи күзлектән караганда, төрле милләтләрнең үзлеген, мәдәниятен аңлау кирәк. Шул ук вакытта, мәсәлән, Россиядә күп милләтләр бер-берсенә керешеп киткән, күренешләрнең, шәхесләрнең каян килеп чыгышын төгәл әйтү дә кыен, чөнки без барыбыз да бер-беребезгә тәэсир итәбез, хәтта бу глобаль масштабларда бара. Интернеттан теләгән вакытта АКШ, Чехия яки Әрмәнстан рәссамын күзәтергә була. Без барыбыз да якынча бертөрле хәлләр, вакыйгалар турындагы хәбәрләрне укыганга, бер тәэсир эчендә яшибез. 

Аерым бүленү кирәкме дигәнгә, киресенчә тарихи һәм мәдәни аралашу, синтез аша без бер-беребезне баетабыз. Әйе, без аерылабыз, ләкин уртак нокталар табып, төрле проектларда кисешә дә алабыз. 

- Милли проектларда катнашканың бармы? 

- Әйе, андый проектларым бар. 2021 елда «Россия рәссамнары» проектында катнаштым. Мин анда милли элементлар кертеп, Казанны сурәтләдем.  Казан минем өчен ул нәрсә: мәчет, милли ризык, китапханә, алар заманча элементлар белән кисешә. «Kazaner» дигән хыялый проектым бар иде, янәсе казанлылар тормышын чагылдырган журнал тышлыклары. Бу уйдырма журналның саннарын сораучылар да булды хәтта.

Хәзерге вакытта Татарстан экологиясенә, табигатенә багышланган балалар өчен китап әзерләүдә катнашам. 

- Кайсы рәссамнарны күзәтәсең?

- Архитектура белгечлегенә укыганда, Энди Уорхол иҗатын ярата идем, аны тулысынча өйрәндем. Хәзер күбрәк иллюстраторларны күзәтәм, ләкин эшләгәндә карамаска тырышам. Чөнки үзең дә сизмәстән, нәрсәнедер алардан алырга мөмкинсең. Дэвид Хокни, Дэвид Ширли белән кызыксынам – аларның эшләре генә түгел, ә шәхесләре, гамәлләре, яшәү рәвешләре дә мине илһамландыра. 

Эльза Нәбиуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев