Логотип Идель
Реклама
Социальная реклама
Мәдәният

Бер Ромеога ике Джульетта

«Ромео һәм Джульетта» әсәрен куярга хыялланмаган театр бар микән? Юктыр, мөгаен. Бәхетсез гашыйклар турындагы моңсу бу тарих, гасырларны кичеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

«Ромео һәм Джульетта» әсәрен куярга хыялланмаган театр бар микән? Юктыр, мөгаен. Бәхетсез гашыйклар турындагы моңсу бу тарих, гасырларны кичеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без аны шулкадәр яхшы беләбез кебек. Әмма чыннан да шулай микән? Нигә андагы вакыйгалар безне һаман да борчый? Бу сорауларга җавапны Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры белән бергәләп эзләдек. 


 

Овидий, Луиджи да Порто, Артур Брук һәм Шекспир

Тарихка күз салсак, «Ромео һәм Джульетта» трагедиясен Уильям Шекспир XVI гасырда язган. Әмма Борынгы Греция язучысы Овидий бәхетсез гашыйклар турындагы тарихны I гасырда ук иҗат итә. Аның «Метаморфозалар» поэмасында да сүз бер-берсен үлеп яраткан, ләкин гаиләләре дошман булу сәбәпле кавыша алмаган яшь парлар турында сөйләнелә. Соңрак Италия язучысы Луиджи да Порто шулай ук ике бәхетсез гашыйк турында новелла яза. Төп геройларның исемнәре Ромео белән Джульетта була. Вакыйгалар да Верона шәһәрендә бара. Ләкин Англиядә яшәүче шагыйрь Артур Брук әсәргә бераз үзгәрешләр кертә. Нәкъ менә шушы соңгы версия Шекспирны үзенең үлмәс трагедиясен иҗат итәргә этәрә дә инде. 1594-1595 елларда язылган әсәр бүгенгесе көндә дә популяр һәм актуаль.

Ромео һәм Джульетта исемнәре, мөгаен, һәркемгә, хәтта әсәрне укымаган кешегә дә таныш. Гасырлар үтсә дә, Шекспир актуальлеген югалтмый, аның әсәрләренә битараф калу һич мөмкин түгел. Мәхәббәт һәм рәхимсезлек, нәфрәт һәм хыянәт, яхшылык һәм явызлык бәрелешләре мәңгелек. Бүгенге көндә дә бу исемлектән бик аз нәрсә үзгәрде. Мондый язмыш өлешенә төшкән төп геройлар инде берничә гасыр рәттән төрле сәнгать иҗатчыларын рухландыруны дәвам итә. Дөнья күләмендә танылган классик әсәргә Кариев театры да битараф кала алмады. 19-20 октябрь көннәрендә алар үзгәрешләргә һәм яңалыклар бай булган «Ромео һәм Джульетта» трагедиясен тәкъдим итте.

Бер мизгеллек мәңгелек 

Спектакльне карагач, Монтекки һәм Капулетти гаиләләренең трагедияләре мәңгелек тә һәм шул вакытта бер мизгеллек тә дигән фикер кала. Тамашачы өчен бу ерак та һәм шул ук вакытта бик якын да. Геройлар сәхнәдә, урамда, бер үк вакытта кайдадыр Англиядә һәм Казан урамнарында яшиләр кебек. Монда балконнан атылган романтик күз карашлары да, татлы сүз агымы да юк, бар вакыйга бер-берсен өзелеп сөйгән ике кеше язмышы белән үрелеп бара. Әлеге мәхәббәт тарихында – бер Ромеога ике Джульетта. Казан театр училищесы студенты Алия Фәйзиева һәм Кариев театры артисты Рузанна Хәбибуллина. Төп рольне Булат Гатауллин башкара. Ике сәгать ярым барган спектакль, актерлар уены, куелыш тамашачыларга онытылмаслык эстетик ләззәт бүләк итә. Спектакльнең музыкаль бизәлеше – CAUGA төркеме. Алар спектакльдә уйнап кына калмый, катнаша да. Бу спектакльгә үзенчә бер ямь өсти. 

«Спектакльгә яңа ачкыч таптым»

Илсур Казакбаев, спектакльне куючы, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссеры: 

– Спектакльләргә күп йөри торган, төрле театрларны күргән тамашачы «Ромео һәм Джульетта» фәлән театрда булды, тегендә куелды бит инде, дип әйтергә мөмкин. Имеш, тагын нәрсә белән безне гаҗәпләндерә аласыз! Бу классика! Һәм ул чынлап та, күп куела. Шуңа карамастан, мин ниндидер яңа ачкыч таптым сыман. Пьеса мәгънә ягыннан катлы-катлы, киң колачлы. Кем нәрсә күрергә тели, кемне нәрсә кызыксындыра, нинди авырткан урыннары бар – шуларны күрер. Трагедия дүрт йөз ел элек язылган булса да, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль. Шекспир һәм аның кебек зур язучылар әсәрләре белән эшләгәндә, дөньяны яңадан танып белү, үзең өчен көтелмәгән яклары белән ачу процессы бара. Классикага нәкъ менә шуңа күрә дә алынырга кирәк дип саныйм. 

 

«Бүгенге көнгә аваздаш әсәр»

Луиза Шарова, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры: 

Реклама

– Татар яшьләр театрында үзебезнең классика да, дөнья классикасы да куелырга тиеш дип уйлыйм. Нәкъ менә классика аша без дөньяны да, аның кагыйдәләрен, борылышларын да ныграк аңлыйбыз, фикер һәм карашларыбызны ныгытабыз. Тормыш белән күзгә-күз очрашырга әзерләнәбез. Шекспирны укыган саен аның ни дәрәҗәдә бүгенге көнгә аваздаш булуын аңлыйсың. «Ромео һәм Джульетта» – бүгенге көндә бик актуаль, ул яшьләр, үсмерләр аудиториясе өчен кызыклы, аларның күп кенә яшерен сорауларына җавап була ала. Мин режиссер Илсур Казакбаевны GAUGA төркеме солисты Оскар Юнысов белән таныштыруыма сөенеп бетә алмыйм. Бу – хыял иде: Шекспирның үлемсез әсәре, аның татар телендә органик яңгырашы, яшьләрчә гаҗәеп драйв, заманча динамик хореография... Хәтта мерчны да без бу спектакль өчен махсус ясадык – Шекспир цитаталары белән магнитик, браслетлар... 

 

«Ромеоны уйнау – дәрәҗә!» 

Булат Гатауллин, төп рольне башкаручы: 

– Мин бу рольне бик шатланып һәм шул ук вакытта дулкынланып кабул иттем. Шекспирны һәм Ромео ролен уйнау – ул зур дәрәҗә. Бу – артист биографиясендә яңа баскыч. Безнең Ромео белән эчке халәтебез һәм тормышка карашыбыз ошаган. Хәтта характерлар да ошаган. Аның бу яки теге адымнарын хуплыйм, ләкин үзем алай эшли алмас идем, Ромео миңа караганда күпкә хислерәк һәм көчлерәк. 

 «Ике Джульетта була дигән хәбәрне авыр кабул иттем»

Рузанна Хәбибуллина, Джульетта ролендә: 

– Үземне бик көчле кеше дип уйлый идем, юк, алай түгел икән. Бер Ромео һәм ике Джульетта була дигән хәбәр авыр бирелде. Берәү генә булырга тиеш иде, ләкин режиссер шулай хәл итте. Димәк, кирәк булган. Һәрбер артист Джульетта ролен уйнарга хыяллана. Минем дә хыял чынга ашты. 

 

«Хисләрнең төрлесен кичерәм» 

Алия Фәйзиева, Джульетта ролендә: 

– Без Рузанна белән икебез бер роль башкарабыз. Бер-беребезгә ярдәм итәбез, безнең арада көндәшлек дигән әйбер бөтенләй дә юк. Бер эш башкарабыз һәм минем өчен дуслык беренче урында. Ромео белән уйнавы бик ошый. Булат миңа һәрдаим ярдәм кулы суза. Театрда минем дебют бу. Хисләрнең төрлесен кичерәм, куркам, каушыйм, шатланам һәм шул ук вакытта миннән дә бәхетле кеше юктыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев