Логотип Идель
Мәдәният

«БӨТЕН НӘРСӘ СИНЕ ХӘТЕРЛӘТӘ» ҖЫРЫНА АККОРДЛАР

Әлеге язмада халык күңелендә мәңгегә уелып калган бер җырга аккордлар тәкъдим итәрбез.

БӨТЕН НӘРСӘ СИНЕ ХӘТЕРЛӘТӘ

Әлеге җыр 1988 елда Гөлшат Зәйнәшеваның «Якты моңнар» дигән җыентыгында дөнья күрә, 1991 елда «Кайту» дип аталган альбомда патефон пластинкасында чыга. Бу җырны беренчеләрдән булып Зөһрә Сәхәбиева җырлый. Соңрак исә Вафирә Гыйззәтуллина башкара. Интернетта бу җырның Алсу Әбелханова белән Филүс Каһиров башкаруында дуэт варианты да очрый. Алинә Шәрипҗанова исә аны «Үзгәреш җиле»ндә башкарган. Хәзер исә «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә» җырын син үзең уйнап һәм җырлап карый алачаксың!

Луиза Батыр-Болгари көе
Гөлшат Зәйнәшева сүзләре

Cm Gm Cm Gm
Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,
Cm Eb Gm С7
Бөтен нәрсә сине уйлата.
Fm B7 Eb C7
Уйласам, уйларым, җырласам, җырларым
Fm Gm Cm
Сагышымны гына яңарта.
Ab B Eb
Таңнар атса, таңнарым,
Fm B7 Eb С 7
Кичләр җитсә, кичем сагышлы.
Fm G7 Cm F 
Нишләтергә, дуслар, нишләтергә, дуслар,
Fm G Cm
Йөрәктәге ачы сагышны?
Cm Gm Cm Gm 
Бөтен нәрсә сине хәтерләтә:
Cm Eb Gm С7
Күкләр, җирләр, сулар, Иделләр.
Fm B7 Eb C7
Иделләргә агып китте — кире кайтмас
Fm Gm Cm
Синең белән узган гомерләр.

Шулай ук укыгыз:

ТӨННӘР БУЕ ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙ ЯТАМ

БАЛАН

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев