Логотип Идель
Мәдәният

Булат Гатауллин: Сәхнә – дөреслек урыны

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин, биредә алтынчы сезонын гына эшләүгә карамастан, дистәләгән роль башкарырга өлгергән инде. Ул иҗат иткән образлар арасында кемнәр генә юк: «Галиябану»дан Хәлил, «Артист»тан Кәрим Тинчурин, Эдвард Куян, Алхимик, «Мио, минем Мио!»дан Мио, «Озын-озак балачак»тан Кендек, «Хикмәт әкиятләре»ннән Гашыйк Болыт һәм Шекспирның Ромеосы!

Булат Казан театр училищесын, соңрак, читтән торып, Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Актер гына түгел, режиссер да әле. Аның белән театрда күрештек. Фойега ул ясап китергән үлән чәенең хуш исе таралды. Сәхнә ягыннан суккан, каккан тавышлар ишетелә. Кичен күрсәтеләчәк «Шәй-бу! Шай-бу!» спектакленә әзерлек бара икән. Булат анда Рафаэльне уйный. «Кариев театрында күп спектакльләрнең декорациясе күләмле. Мәсәлән, «Озын-озак балачак» спектакленә сәхнәне көн дәвамында әзерлиләр. Ә «Галиябану»да артистлар хәтта көймәдә «йөзә», – дип тизрәк театр турында сөйләргә ашыкты егет.

– Булат, иң элек синең белән якыннан танышыйк әле. Нинди гаиләдә туып үстең?

– Әти-әни – гади кешеләр. Яшь чакларында «Оргсинтез» заводында эшләгәндә танышып кавышканнар. Бер-бер артлы өч бала – абыем, апам һәм мин тугач, әни хуҗабикә роленә күчте. Әти, гаиләне тәэмин итү өчен, кайда гына эшләмәде. Үзе Нурлат ягыннан. Әни исә Апас районы кызы. Каникуллар шунда Сатмыш районында дәү әни белән дәү әти янында үтте. Кызганыч, икесе дә юк инде. Ә нигез бар – әти-әни атна саен кайта. Җай чыкканда без дә теләп кайтабыз. Әти ягыннан исә бабай, сугышта катнашып, Берлинга ук барып җиткән. Ни аяныч, ул бабам белән әбием дә мәрхүмнәр.  

– Казанда туып, шәһәр мохитендә үссәң дә, авыл турында шундый җылы итеп, саф татарча сөйлисең...

– Авыл минем өчен рухи көч туплау урыны. Дәү әти белән дәү әни тудырган андагы җылы мохит кечкенәдән күңелгә сеңгән, кайтасы гына килеп тора. Авылга керүгә туктап күкрәк киереп сулыйм, гүя яши башлыйм. Шәһәр ыгы-зыгысы үзеннән-үзе паузага куела. Авылның табигате үк җанга дәва. Ә йортыбыз соң?! Дәү әти үз куллары белән бизәп ясаган капканы ачып керүләре үк рәхәт. Зур ак мич тә сүтелмәгән. Романтика! Хәзер бит авылларда да йортлар таштан, коймалары биек... Ә безнең йорт андый түгел, чын авылча, татар рухлы.

– Дәү әни белән дәү әтиеңнең сиңа биргән иң шәп киңәше нинди?

– Дәү әни һәрвакыт дога укый, дәү әти җомга һәм тәравих намазларын бер дә калдырмый иде. Алар әнә шулай үз мисалында иң кирәкле әйберләргә өйрәттеләр: Аллаһка ышанырга, рәхмәтле булырга, шөкер итәргә... Билгеле, авылда хезмәт тәрбиясен дә яхшы үтәсең.

– Клубка чыга, кызлар озата идеңме?

– Юк. Бәйрәмнәрдә җырларга-биергә чыккан гына истә. Биш яшемнән бию түгәрәгенә йөри башладым, аннары музыка мәктәбендә балалайка һәм вокал классында укыдым, оркестрда уйнадым. Ул елларда мин катнашмаган конкурс-фестиваль калмагандыр. Шундый мөмкинлек тудырганнары өчен әни белән әтигә әле дә чиксез рәхмәтлемен! Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, мин кем буласымны яхшы белә идем: йә театр юнәлешендә китәм, йә музыка көллиятенә керәм дидем. Беренчесе якынрак тоелды. 

– Артист һөнәрен сайлагач, гаилә белән театрга да еш йөргәнсездер?

– Башлангычта укыганда, татар теле укытучысы белән театрга киттек. Островский урамындагы иске бинага барган хәтердә. Анда шундый салкын иде, куртка киеп, аякларны туңдырып утырдык. Шул вакытта караган спектакльдән бер күренеш әле дә күз алдымнан китми: идән астыннан Су анасы чыга, бу вакытта төтен җибәрделәр, бигрәк матур эшләнгән инде. Бүтән берни хәтерләмим. Артист булып эшли башлагач, Кариев театрына барганыбызны аңладым. Артистларга тамашаның фабуласын сөйләп күрсәткәч, «Серле балдак» спектакле булырга тиеш, диделәр. 

– Кариев театры белән башлангыч сыйныфлардан ук таныш булсаң да, диплом алгач, Әлмәткә китәргә җыенгансың түгелме?

– Әйе, дүртенче курста укыганда, Әлмәт театры дип шашып алдым. Алар Казанга гастрольләргә килгәч, спектакльләрен күреп, башымны югалттым. Бик күп фестивальләрдә катнашулары, чит илләргә чыгулары да ымсындыргандыр. Диплом спектакленнән соң Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева мине эшкә алырга ышандырды. Шул ук вакытта үзебезнең режиссер Ренат Әюпов та чакырды. Сайлау алдында калдым. Өйдәгеләр Әлмәткә китү теләгемне бер дә хупламады, кеше ничек Казанга килергә белми, син киресенчә китәргә йөрисең, дип кырт кистеләр. Ренат Әюпов шундук роль дә тәкъдим итте. Әлмәттә исә билгесезлек көтә иде.

– Биш ел эчендә уйнаган рольләрең шактый, араларында саллылары да җитәрлек. Әйтик, Ромео образы үзе генә дә нигә тора! 

– Һәр артистның Шекспирны уйнарга хыяллануы хак. «Ромео һәм Джульетта»ны куярга ниятләгәч, режиссер Илсур Казакбаев килде дә, син Ромеоны уйныйсың дип әйтмәде, билгеле. Ике атна кастинг белән тилмертте. Шушы вакыт эчендә әлегә рольгә лаек икәнемне көн саен дәлилләргә тиеш идем. Ике атнадан мине сайлады да кебек. Ләкин без гастрольдән кайтуга икенче состав табып куйган иде. Тагын кәҗә мае чыкканчы сынады. Эшли-эшли бер Ромео төшеп калды, миңа ике Джульетта булды. 

– Мондый рольләр уйнау башкаларда көнчелек уятмыймы?

– Театрда яшьләр арасында мөнәсәбәт бик җылы. Бер-беребез өчен сөенеп, ярдәмләшеп яшибез. Шуңа да көнчелек хисе сизмәдем. Ә Ромеоны эшләү җиңел түгел. Теле дә шигъри юллар белән язылган, бию өлешләре дә күп. Джульетталар да төрле, икесен дә яратырга кирәк. Соңгы чыккан спектакльләрдән «Рөстәм маҗаралары» да шактый авыр бирелде. Анда Альбина Гайзуллина белән икәү генә уйныйбыз һәм берничәшәр образ тудырабыз. Декорация гади, махсус эффектлар юк. Үзең һәм партнерыңның күзләре генә. Монда инде тамашачының игътибарын читкә җибәрмәүдә актерлык осталыгының югары ноктасы таләп ителә. Яңадан мәктәп узган кебек тоелды.  

– Соңгы елларда Кариев театрында бер-бер артлы яңа төр форматлар туып тора, читтән режиссерлар килә. Мондый ритмда эшләү арытмыймы?

– Мин моңа шатланам гына. Килгән һәр режиссер белән яңача ачылабыз. Театр ул – тере дөнья. Бигрәк тә яшьләр театры төрләнеп торырга тиеш. Безне яшьләр дә, балалар да карый, ә аларның карашлары гомумән бүтән. Акыл сата башласаң, торып, залдан чыгып китәргә дә күп сорамаслар. Шуңа да ышанычларын яулый белергә кирәк. 

– Режиссерлардан кайсысы белән эшләү сиңа аеруча нык тәэсир итте?

– «Хикмәт әкиятләре»н куйган Бурятиядән килгән Сойжин Жамбалованы аерып әйтергә мөмкин. Үзе дә милли театрда эшләгәч, аңа безнең проблемалар тирәннән таныш. «Мио, минем Мио!» һәм «Бәхетле көнем» спектакльләрен чыгарган Екатерина Гороховская балаларны искиткеч нык тоя. Безгә аның дөньяның яратуы сеңеп калды. Ул репетиция вакытында ук җылы атмосфера тудырды һәм әле дә спектакльләрендә шушы халәт сизелә. Мин аларны уйнаганда рәхәтләнәм. «Бәхетле көнем», гомумән, артистлар өчен дә, тамашачыга да – күңел терапиясе ул. Мин анда аңым белән сулый башлыйм. Шулай ук Илсур Казакбаевны җылы кабул иттек. Әлеге режиссерларның һәркайсы белән элемтәдә торабыз. 

– Сер түгел, сезнең театрда өлкән буын артистлары белән яшьләр арасында каршылыклар булгалый...

 – Бу сорау сөялле урынга тиң. Хәер, буыннар арасында аңлашылмаучанлыклар гомер бакый булган һәм ул беркайчан бетмәячәк. Без – яшьләр өлкәннәрне хөрмәт итәбез, чөнки алар театрга нигез салган, аны, һәр кирпечен өеп төзегән. Әмма иҗат ул ярату, бер-береңә ихтирам күрсәтү икәнне онытырга ярамый. Спектакль чыгарганда театрда булган мохит әсәргә сеңми калмый. Акырып-бакырып башкарылган эш тамашачыга да сизелә. Яратып эшләнгән, режиссер, актер аңлашып тудырган әсәр генә уңыш бирә. Андый спектакльне уйнау да башка. Һәркем аңласын иде: хакыйкать алтын урталыкта. 

– Өлкәннәр сүгеп атса, күңел төшәме?

– Күңелгә тия инде. Ләкин андый сөйләшүләр дә кирәк. 

– Тормышның бүгенге катлаулы вазгыяте иҗатыңа йогынты ясадымы? 

– Без театр тәрбияли, яктылыкка, нурга илтә дисәк тә, чынбарлыкны онытырга ярамый. Тамаша залына кереп утыргач, проблема югалмый. «Рөстәм маҗаралары»н чыгарган Тимер Кулов та: «Хәзер театрның вазифасы – берләштерү», – диде һәм спектакль алдыннан шундый сүзләр яздырды: «Шушы бер сәгатьтән артык вакытны бергә үткәрсәк иде. Курыксак, бергә куркыйк». Монда «бергә» сүзе бик мөһим. 

– Театр үз сүзен әйтә аламы соң?

– Минем өчен сәхнә – дөреслек урыны. Артист ихлас булса гына тамашачы кабул итә. Мин сәхнәдә үз сүземне, фикеремне белдерә алам. Шуңа да иҗатны чикләмәсеннәр иде. Бүгенге вазгыять куркыта, әлбәттә. Күңел безне идеальләштерелгән тормышка өндәүләре белән һич килешми. 

– Социаль челтәрләрне актив алып бармыйсың. Ни өчен?

– Вазгыять үзгәргәч, туктап тордым. Нидер язарга, бүлешергә хакым юк иде. Әле дә үзем өчен бик кадерле булган әйберләрне генә чыгарам.

– Быел – Куян елы. Сиңа да Эдвард кушаматлы куян роле уңыш китерде түгелме?

– «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» – беренче премьерам. Куян Эдвард бик бай роль, ә спектакль эчтәлекле. Анда уйлар, фикерләр тирән. Әсәрне күп кеше карады. Әле дә кайчан була дип язалар, сорыйлар. Кемдер исемемне дә белми хәтта, Эдвард дип эндәшә. 

– Популяр булган спектакльнең репертуардан төшеп калуын ишетү авырмы?

– Җиңел кабул иттем, «Әйдәгез, уйныйк», димәдем. Ул миңа үсеш биргән бер чор иде һәм мин ул спектакльгә рәхмәтле. Алга таба атларга кирәк. Чыккан спектакльгә ябышып яту дөрес түгел.

– Күптән түгел син үзеңне режиссер буларак та сынап карадың бит әле. Нинди хис кичердең?

– Татар халык әкиятенә нигезләнеп куелган куркыныч әкият жанрындагы «Гөлчәчәк» – режиссер буларак тәүге эшем. Без аны гадәти булмаган форматта – фойеда уйныйбыз. Максаты – яшьләрне татар мохитенә тарту. Онытылып барган әкиятләргә шулай яңа сулыш өреп, аларны яшьләргә күрсәтсәк, халкыбызның авыз иҗатына мөнәсәбәт үзгәрер, игътибар артыр иде. Спектакль утыз биш минут бара. Ахырдан, тамашачыны «Мәтрүшкә-Party», ягъни мәтрүшкәле чәй эчә-эчә фикер алышу көтә. Әкиятләр, андагы образлар, символлар турында гәпләшәбез. Бу да үзенә күрә бер тәрбия чарасы. 

– Театрда эшләү сине ничек үзгәртте?

– Театрда һәр роль үзгәртә. Яңа әсәр чыгарганда укыйсың, эзләнәсең, режиссер белән сөйләшәсең, яңа кешеләр белән танышасың. Болар барысы да үз эзен сала. Шунысы хак: сәхнәдәге персонажларым чынбарлыктагы Булаттан күпкә көчле. Алар сүзләрен әйтә ала, теләгәннәрен эшли. Ә без тормышта чикләнгән. 
  
Булат Гатауллин белән Кариев театрына экскурсия:  https://www.youtube.com/watch?v=hKSCuHiEZqk&t=5s
Булат Гатуллин Рәдиф Гаташ шигырен укый: https://www.youtube.com/watch?v=D3Aykj-A21U&t=3s

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев