Логотип Идель
Мәдәният

Чигүче майор

Татар халкы тормышында мендәр элек-электән мөһим урын биләгән. Каз мамыгыннан тутырылган мендәрләргә ихтыяҗ аеруча зур булган. Йортка яшь килен төшергәндә дә аны мендәргә бастыру йоласы тикмәгә генә бүгенге көнгә кадәр килеп җитмәгәндер.

Татар халкы тормышында мендәр элек-электән мөһим урын биләгән. Каз мамыгыннан тутырылган мендәрләргә ихтыяҗ аеруча зур булган. Йортка яшь килен төшергәндә дә аны мендәргә бастыру йоласы тикмәгә генә бүгенге көнгә кадәр килеп җитмәгәндер. Олырак буын хәтерли торгандыр әле: аның ястык дигәне дә бар иде. Әбиләребезнең саклап кына тота торган, өйгә ямь биреп, рәхәтлек сирпеп тора торган хәзинәләреннән.  

Милли бренд 

Телибезме-юкмы, замана көнкүрешкә үз төзәтмәләрен кертә бара. Хәзер инде каз мамыгын яңа материаллар алмаштыра. Әмма борынгыдан килгән милли бизәкләребез хасияте, тылсымы белән кеше күңелен һаман да җылытып тора. «Саба мендәрләре» буларак халык арасында танылу алган милли бренд күпләрнең күңелен яулады. Татарстанда гына түгел, Русия, хәтта чит илләрдә дә мендәрләр үзләрен киң танытты. Бельгия, Эстония, Төркия һ.б илләрдә узган төрле күргәзмәләрдә Саба мендәрләре милли хәзинә буларак кабул ителергә өлгерде инде. 

Әлеге күркәм милли проектның башында майор гаиләсе торганын белеп алгач, кызыксынуыбыз тагын да артты. Лилия һәм Фәрит Вафиннар төрле бәйгеләрдә еш катнаша. Призлы урыннар яулый, дәүләт грантлары ота, шул акча хисабына остаханәләрендәге техник җиһазны яңарталар, камилләштерәләр.  

– Мендәрләр белән шөгыльләнә башлагач, минем өчен бөтенләй икенче дөнья ачылды, – ди Фәрит Вафин. – Гаилә белән ял итүнең ләззәтен, төрле кешеләр белән аралашу шатлыгы һәм һәрвакыт кайдадыр сәфәрдә булу, төрле мәдәни чараларда, күргәзмәләрдә катнашуның кызыгын тоеп яши башладым. Дөньяда яшәүнең мондый күңелле мизгелләре дә була икән, дип уйлана калдым. Полиция карьерасын калдырып, cәнгать, иҗат юлына кереп киткәнемә сөенәм.

Беләсезме, күпме журналистлар, сәнгать кешеләре белән очрашабыз! Күңел халәтемнең баюына да куанып бетә алмыйм. Хатыным Лилия белән төрледән-төрле идеяләр эчендә янып яшибез.

Остакуллар, берләшегез!  

Фәрит Вафин киләчәктә Сабада төрле кул эше осталарын туплау нияте барын да әйтте. Халык арасында, авылларда кәсеп-һөнәр эшләренә мөкиббәннәр бик күп бит. Тик аларны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә, танытырга гына кирәк. Кемдер балчыктан төрле курчаклар әвәли, кайсыдыр чүлмәк ясый, шәл, оек бәйли, икенчеләре талдан үрә. Менә бу остакулларны берләштереп, алар җитештергән продукцияне танытасы килә Фәрит әфәнденең. Осталарның үз һөнәрен яшь буынга өйрәтеп калдыруы да мәслихәт. Чөнки халык һөнәрчелеген югалтырга хакыбыз юк.  

– Эштән кайткач, киренкелекне азрак басар өчен, җанга рәхәт бер шөгыль кирәген сизә башладык. Чигәргә болай да ярата идем, – дип хатирәләрен яңартты балалар бакчасында эшләүче Лилия ханым. – Ирем киңәше белән чигү машинасы алып, мендәр тышы чигеп карадык. Үзебезгә ошады. Дусларыбызга күрсәттек, алар кунакка барырга җыена иде. «Бүләккә менә шундый чигелгән мендәр алып барсак, яхшы булыр иде!» – диделәр. Балыкчы кешегә барасыларын белгәч, балык рәсеме чигеп тә бирдек. Бүләкне яраттылар, фотосын төшереп интернетка куйдык, тараттык. Менә шулай безнең мендәрләребез таныла башлады.  

Милли бизәккә сусау 

Иң гаҗәпләндергәне шул: кайчандыр Казаннан Байлар Сабасына кайтып төпләнгән Фәрит Вафин – озак еллар хокук саклау органнарында хезмәт куйган майор дәрәҗәсендәге кеше. Әмма милли хисләр Фәрит әфәндене дөньяга икенче төрле карарга мәҗбүр иткән. Дәрәҗәле ир-атның теләсә кемнең күңелен эретерлек милли бизәкләр чигелгән мендәрләр җитештерә  башлавы күпләрне сокландыра. 

Мендәрләргә заказ биргәндә, әби-әниләре чиккән үрнәкләрне дә тәкъдим итүчеләр бар икән. Халык белән эшләгәндә менә шушы милли орнаментларга сусау сизә Вафиннар. Ә аларны тарихи китаплардан эзләп табып, компьютерга кертәләр. Махсус программа аша үткәргәч, чигү машиналары шуның буенча төрледән-төрле бизәкләрне тукымага төшереп тә куя. 

Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башларга кирәк, дигән бер акыл иясе. Чыннан да, гүзәллекне үз кулларың белән тудыру ләззәтенә ни җитә?!


Фәрит Вафиннан «Идел» журналы өчен мастер-класс:  https://www.youtube.com/watch?v=kv3C2VZHD6w 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев